1 ИЮНЬДӘ КАЗАННЫҢ БАРЛЫК РАЙОННАРЫНДА БАЛАЛАРНЫ ЯКЛАУ КӨНЕ УҢАЕННАН БӘЙРӘМНӘР УЗАЧАК
1 июньдә Казанның барлык районнарында Балаларны яклау көне уңаеннан бәйрәм программалары оештырыла. Төп мәйданчык – «Елмай» паркы. Биредә 12:00 дән 21:00 гә кадәр «Без син булган җирдә» дип аталган мультиформатлы программа үтәчәк. Бу хакта мэриядә узган аппарат киңәшмәсендә балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Дмитрий Хвостиков хәбәр итте.
Кечкенә кунакларны түбәндәге җәмәгать киңлекләрендә көтәләр:
- «Крылья Советов» паркы — 11:00 дән 13:00 гә кадәр;
- «Ак чәчәкләр» («Белые цветы») бульвары — 09:30 дан 13:30 га кадәр;
- Урицкий паркы — 12:00 дән 15:00 гә кадәр;
- «Салават күпере» паркы — 15:00 дән башлап.
Моннан тыш, «Калейдоскоп» балалар паркында да бәйрәм узачак: программада мастер-класслар, ишегалды уеннары, вокаль һәм хореографик номерлар белән концерт, крио-шоу һәм сабын күбекләре шоуы каралган. Шулай ук балаларны «АртЦентр» сәүдә үзәге янында да көтәләр — анда программа 10:00 дә башлана.
Балаларны яклау көне уңаеннан төп мәйданчык Казанда «Елмай» паркы булачак. Биредә 12:00 дән 21:00 гә кадәр «Без син булган җирдә» дип аталган мультиформатлы программа узачак. Казанлылар өчен 17 төрле мастер-класс, өстәл хоккее, мини-футбол турниры һәм армрестлинг мәйданчыгы әзерләнә.
Искәртеп узыйк, җәй көне Татарстанда якынча 180 мең бала өчен ял оештырылачак. Еллык план буенча бу сан 240 мең балага җитә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
27 мая 2026 - 08:50
1 ИЮНЬДӘ КАЗАННЫҢ БАРЛЫК РАЙОННАРЫНДА БАЛАЛАРНЫ ЯКЛАУ КӨНЕ УҢАЕННАН БӘЙРӘМНӘР УЗАЧАК
-
26 мая 2026 - 08:54
27 МАЙДА КАЗАНДА «КОРБАН-ФЕСТ» УЗАЧАК
-
25 мая 2026 - 09:11
УКЫТУЧЫГА БҮЛӘК БӘЯСЕ 3 МЕҢ СУМНАН АРТМАСКА ТИЕШ
-
22 мая 2026 - 09:40
«ИДЕЛ – ИДЕЛЬ» ЖУРНАЛЛАРЫ РЕДАКЦИЯЛӘРЕ VK FESTТА ТАТАР СӘХНӘСЕН ОЕШТЫРА
Нет комментариев