Логотип Идель
Бу – тема!

КОСМИК ФИЗКУЛЬТ-ТӘНӘФЕС

Орбитадагы тормыш фән белән генә чикләнми – анда ял итү өчен дә вакыт табыла. Ә космоста нинди спорт төрләре белән шөгыльләнәләр икән? 

ШАХМАТ

1970 ел. Андриян Николаев һәм Виталий Севастьянов «Союз-9» космик корабында Җирдәге уенчылар белән радиоэлемтә аша тарихта беренче космик шахмат партиясен уйный. Җирдәге уенчылар - авиация генерал-полковнигы Николай Каманин һәм очучы-космонавт Виктор Горбатко. Матч алты сәгать дәвам итә. Шул вакыт эчендә «Союз-9» Җир шарын дүрт тапкыр әйләнеп чыга. Уен 35 нче йөрештә тигез исәп белән тәмамлана.

Фигуралар очып китмәсен өчен уенга махсус уемтыклы шахмат тактасы ясала.

ФУТБОЛ

2018 ел. Россия космонавтлары Антон Шкаплеров һәм Олег Артемьев Халыкара космик станциясендә футбол матчы уздыралар.

Космонавтлар импровизацияләнгән капкага гол кертергә тырыша. Җиһазларга зыян китермәс өчен тупка каты тибәргә дә ярамаган. Матч өчен футбол буенча дөнья чемпионатының рәсми тубы кулланыла. 

Туп җиргә 2018 елның 3 июнендә әйләнеп кайта һәм Россиядә футбол буенча дөнья чемпионатын ачу тантанасында катнаша.

БАДМИНТОН

2018 ел. Халыкара космик станциядә бадминтон буенча беренче матч уза. Матч Россия милли бадминтон федерациясе контролендә үтә. Космонавтларга тоткаларга тотынып торырга һәм каешлар кулланырга туры килә. 

Воланга сугарга тырышканда алар хәтта кайчак сальто да ясаган.

ЙӨГЕРҮ 

Космонавтлар көн саен ким дигәндә 2 сәгать махсус тренажерларда спорт белән шөгыльләнә. Бу космоста вакытта мускуллар атрофиясен булдырмау һәм йөрәк-кан тамырлары системасын ныгыту өчен кирәк. Шуңа күрә һәр космонавт махсус тренажерда йөгерә.

Космоста бернәрсә дә җиңел генә бирелми – шөгыльләнгәндә очып китмәс өчен алар үзләрен каешлар белән бәйләп куялар. 
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев