Бу – тема!
ЯЗ КӨНЕ НИНДИ СПОРТ ТӨРЛӘРЕНӘ ӨСТЕНЛЕК БИРЕРГӘ?
Яз – табигатьнең яңару чоры. Елның әлеге фасылында физик активлыкка кызыксыну тагын да арта. Кышкы салкыннардан соң язгы кояш нурлары астында спорт белән шөгыльләнү күңелләрне күтәрә, килешәсездер? Әлеге язмада исә яз көне шөгыльләнеп була торган кайбер спорт төрләре белән танышырбыз.
- Йөгерү – иң популяр һәм гади спорт төре. Аның өчен артык әзерлекле булу, инвентарьлар кирәкми. Йөгерү организмны көчәйтә, кан әйләнешен яхшырта, стресстан арынырга һәм энергия тупларга ярдәм итә. Яз көне табигатьтә йөгерү аеруча күңелле, барлык матурлык синең күз алдыңда була.
- Велосипедта йөрү – язның иң күңелле шөгыльләренең берсе. Тирә-яктагы яшеллек, чәчәкләрнең хуш исе, тизлек актив тормыш рәвешенә җәлеп итә. Велосипедта йөрү йөрәккә һәм мускулларга яхшы йогынты ясый, шулай ук калорияләрне яндыруда да зур роль уйный.
- Язгы айларда теннис белән шөгыльләнү – популяр. Теннис – физик көч таләп итүче, күңелле спорт төре, анда тиз реакция һәм төгәллек кирәк. Яз көне ачык мәйданда теннис уйнау – барлык тормыш мәшәкатьләрен онытып, ләззәт алу.
- Футбол – ачык һавада уйнау өчен иң кулай спорт төрләренең берсе. Стадионда, паркта, болында футбол уйнау –дуслар белән вакыт уздыруның яхшы ысулы. Әлеге спорт төре командада эшләү күнекмәләрен үстерә, реакция тизлеген арттыра.
- Яз көне йога белән шөгыльләнү тынычланырга ярдәм итә. Ачык һавада йога практикалары уздыру аеруча файдалы, чөнки кеше сәламәтлек һәм тынычлыкны беренче урынга куя.
Сәламәт һәм үзегезгә карата игътибарлы булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
14 апреля 2026 - 08:53
ЧУВАШИЯ РЕСПУБЛИКАСЫНДА II БӨТЕНРОССИЯ «ТАТАР ТЕЛЕ - ХАЛКЫМ ТЕЛЕ» КОНКУРСЫНЫҢ ФИНАЛЫ УЗДЫ
-
13 апреля 2026 - 11:09
МЕДВЕДЕВ ҖӘМГЫЯТЬ БЕЛЕМЕ ДӘРЕСЛЕКЛӘРЕНЕҢ БАШ МӨХӘРРИРЕ БУЛДЫ
-
10 апреля 2026 - 10:54
«АЛДЫНГЫЛАР ХӘРӘКӘТЕ» ТАТАРСТАНДА 238 ТЕМАТИК СМЕНА ОЕШТЫРА
-
9 апреля 2026 - 11:29
«ЯЗ ГҮЗӘЛЕ – 2026» ҖИҢҮЧЕСЕ БИЛГЕЛЕ
Нет комментариев