Логотип Идель
Бу – тема!

АЛЛО, АЛЛО! ЭЛЕМТӘДӘ ГАЛӘМ – космостан серле ачышлар

Сез галәм турында ниләр беләсез? Галимнәр аның турыда ниләр ачыклаган икән? Чынлыкта, галәм – бик кызыклы һәм серле киңлек. Бүгенге көндә аның нибары 1-5% гына өйрәнгәннәр. Әлеге язмада мин үземнең дустым Юлдус белән сезне соңгы елларда гына булган яңа фәнни космик ачышлар белән таныштырмын. 

Алло, алло, ялкынлылар! Элемтәдә Юлдус. Сез Галәм белән кызыксынган кебек, мин дә сезнең планетагызны күзәтеп торам. Ә Галәм ул шулкадәр киң, зур! Аны әле өйрәнәсе дә өйрәнәсе.

КОСМИК ЧӘЧӘК БӘЙЛӘМЕ

  • Юлдус, 8 Март хөрмәтенә Роскосмос чәчәкләргә охшаган космик томанлыкларның фотосурәтләрен күрсәтте. Син дә күрдеңме ул чәчәк бәйләмнәрен?
  • Күрмичә соң! Аларга үзем төртеп күрсәттем бит (шаярам инде). Алар Җир шарыннан меңләгән яктылык еллары ераклыгында урнашкан. Томанлыклар арасында Лалә – Аккош йолдызлыгындагы якты водородтан торган болыт, Ирис – йолдызлар арасындагы тузанның зәңгәр балкышы бар.

Галимнәр сүзләренчә, әлеге «космик чәчәкләр» кайнар яшь йолдызларның нурланышы нәтиҗәсендә барлыкка килә. Бу исә водородның ачык алсу төсләр белән балкуына китерә. Әлеге искиткеч процесс вакытында яңа йолдыз системалары формалашуы бара.

КОСМОНАВТ ЧЕБЕН, ТЫЧКАН ҺӘМ КЫРМЫСКАЛАР

  • Юлдус, менә тагын бер кызыклы ачыш турында укыдым. 2025 елда Россиянең 2 нче номерлы «Бион-М» биоспутнигы уңышлы очыш башкара. «Космонавтлар» исәбендә тычканнар, тритоннар, дрозофил чебеннәр, кырмыскалар, микроорганизмнар һәм үсемлекләр була. Россия фәннәр академиясенең медицина-биология тикшеренүләр институты оештырган бу уникаль экспериментның бурычы – поляр орбитаның тере затлар өчен куркынычсыз булуын аңлау һәм дәлилләү. Алар орбитада 30 тәүлек уздыра, һәм нәтиҗәләр уңышлы булып чыга: тулаем алганда төрле организмнар орбитада булуны  җиңел кичерәләр икән.
  • Мин дә яшим бит әле! Гәрчә кеше булмасам да.

КОЯШНЫҢ КҮЗГӘ КҮРЕНМИ ТОРГАН ЯГЫ

  • Микроорганизмнары бер хәл, әле сезнең Кояшны да бөтен килеш күргәнегез юк бит, ә минем бар. Шулай да якын арада сез дә күрерсез әле кояшның күзгә күренми торган ягын, чөнки аны ниһаять фотога төшергәннәр!

Кояш тирәсендә очып йөри торган космик аппарат Җир шарына Кояшның күзгә күренми торган ягыннан фотолар җибәрә башлаган. Фотосурәтләр буенча Җиргә иң якын йолдызның әлеге өлешендә активлык юк яисә ул бик кечкенә. Бүгенге көндә әлеге аппарат Кояш тирәли әле ярты юлны да узмаган.

КАРА ТИШЕКЛӘР ДӘ БИИ БЕЛӘ 

  • Юлдус, синең космостагы кара тишекне дә күргәнең бар инде, димәк?
  • Көн саен яныннан үтеп китәм. Белмәсәң белеп кал – әле алар бииләр дә. 

Халыкара астрономнар командасы радиотелескоплар системасы ярдәмендә бер-берсе тирәсендә әйләнә торган ике кара тишек (астр. черная дыра) күрә алган. Шул әйләнүләре аркасында аларны «бии торган» дип атаганнар. Моңарчы астрономнар аерым торган кара тишекләрнең булуын гына белгәннәр. Хәзерге күзәтүләрдә исә кара тишекләрнең парлары булуын раслый алганнар.

«ТЕЛЕДРОИД»: КОСМОСТАГЫ ЯҢА РОБОТ

  • Юлдус, син Галәмне әле өйрәнәсе дә өйрәнәсе дисең, әнә безнең космонавтлар робот ярдәмен дә куллана башлаганнар инде. МКС-75 экспедициясенең төп экипажы составында булган космонавтлар Петр Дубров һәм Анна Кикина кешесыман робот белән идарә итүгә керешкәннәр. Шулай булгач тиз арада бөтен Галәмне өйрәнеп бетерербез әле.
  • Галәмнең күңеле киң инде - кем генә юк монда. «Теледроид» дигән кешесыман робот турында мин дә ишеттем. Ул – вакуум, радиация һәм температурага чыдам яңа эксперименталь робот. Әле аның белән якыннан танышырга өлгермәгән идем, янына барып киләсе булыр.

Бу роботны беренче тапкыр Халыкара космик станциянең тышкы өслегенә урнаштырачаклар. Супервизор режимында робот белән тавыш ярдәмендә идарә итеп булачак, ягъни космонавт команда бирә, ә робот, техник күзгә таянып, аны башкара, мәсәлән, инструментлар бирә. «Теледроид»ның моторикасы башка роботларныкына караганда яхшырак дип санала.

  • Кызык инде синең белән, Юлдус! Тагын калдымы әле ачышлар?
  • Иң кызыклыларын сөйләдек инде. Тагын яңалыкларым булса, элемтәгә чыгармын. Алло, алло! Тотмый башлады бугай… Икенче юлы озынрак антенна аласы булыр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев