Алсу КАСЫЙМОВА автор яңалыклары
-
БЕР ЕЛМАЮДАН БАШЛАНГАН ИГЕЛЕК
Ел саен октябрьнең беренче җомгасында Дөньякүләм елмаю көне билгеләп үтелә. Бу көн календарьдагы гади генә матур дата түгел. Ул кешеләргә игелекле гамәл кылырга һәм тирә-яктагы кешеләрнең кәефен күтәрергә кирәклеген искәртә. 2026 елда Дөньякүләм елмаю көне 2 октябрьгә туры килә. -
ШПАРГАЛКА ЯСАУНЫҢ ФАЙДАСЫ БАРМЫ?
Имтихан алдыннан күпләрнең өстәлендә бер үк күренеш: китаплар, дәфтәрләр, төрле төстәге маркерлар һәм кечкенә генә кәгазь битләре. Кемдер аны «коткаручы» дип саный, кемдер кагыйдә бозу чарасы дип карый. Ләкин шпаргалканың бөтенләй башка ягы да бар: аны куллану түгел, ә әзерләү процессы үзе белемне ныгытырга мөмкин. -
НИЧЕК КЕШЕ ФИКЕРЕНӘ ИГЪТИБАР ИТМИ БАШЛАРГА?
Аноним, 13 яшь: «Мин социаль челтәрләрдә блогымны алып барырга телим. Инде беренче адымнарны ясый башладым, ләкин минем хейтерлар барлыкка килде. Әллә нинди сүзләр язалар, аларны укыгач, бөтен нәрсәне ташлыйсы килә, теләк бетә. Ничек кеше фикеренә игътибар итми башларга?» -
ГАБДРАХМАН ӘПСӘЛӘМОВ «АК ЧӘЧӘКЛӘР»
«Ак чәчәкләр» – табиблар хезмәте, кеше гомере, мәхәббәт һәм кешелеклелек турында роман. Гөлшәһидә белән Мансурның язмышы аша без һөнәргә тугрылык, авыр сынауларда үз-үзеңне югалтмау, чын хисләр һәм кеше тормышының иң зур кыйммәт булуын күрәбез.Әсәр 1960 нчы елларда иҗат ителгән. -
БЕРЕНЧЕ «ЖВАЧКА» КАЙЧАН БАРЛЫККА КИЛГӘН?
Сумала, агач кайрысы, хәтта резинага охшаган матдә. Бүгенге җиләкле, бөтнекле һәм төрле төстәге жвачканың тарихы менә шулардан башлана. Ә кешеләр аны меңнәрчә ел элек үк чәйни башлаган. -
ХӘТЕРНЕ ЯХШЫРТАБЫЗ
Хәтерне ничек яхшыртырга? Кайчак дәрестә укыганны өйгә кайткач онытабыз, ә берничә ел элек булган вакыйганың һәрбер детален хәтерлибез. Ни өчен? Чөнки хәтер – компьютердагы папка түгел: ул мәгълүматны гел үзгәртеп, яңартып тора. -
СИҢА НИНДИ УКУ ЫСУЛЫ ТУРЫ КИЛӘ?
Бер үк теманы бөтен кеше дә бертөрле өйрәнми. Кемдер конспект язып истә калдыра, кемдер укытучының аңлатуын тыңлагач кына теманы аңлый, ә кемгәдер «үзем эшләп карыйм әле» дигән юл якынрак. -
МӘКТӘП МИФЛАРЫ: ДӨРЕСМЕ, ЮКМЫ?
Мәктәптә рәсми дәресләрдән тыш тагын бер «фән» бар. Аның дәреслеге юк, контроль эшләре дә үткәрелми, ләкин кагыйдәләрен һәркем белә кебек. Мәсәлән: соңгы партада начар укучылар утыра, отличниклар барысын да беренче тапкырдан аңлый, контроль эш алдыннан төне буе укысаң – бишле аласың, ә күп китап укысаң – күзләрең начарлана. -
МӘКТӘПТӘ ИҢ КИРӘКЛЕ 7 SOFT SKILL
Мәктәптә барысы да билгеләр тирәсендә генә әйләнә кебек: өй эше, БДИ, олимпиада, контроль эш... Әмма тормышта «5ле»ләр генә җитми. Кемдер күп белә, ләкин фикерен аңлата алмый. Ә кемдер авыр хәлдә каушап калмыйча, тиз генә чишелеш таба. -
ГАДИ РИЗЫКНЫҢ КӨТЕЛМӘГӘН МӨМКИНЛЕКЛӘРЕ
Бәрәңге – безнең кухнядагы иң гадәти ризыкларның берсе. Боламык, кыздырылган бәрәңге, бәлеш эчлеге, аш... Аны шулкадәр еш күрәбез ки, кайчак «бәрәңгенең нәрсәсе кызык инде?» дип тә уйларга мөмкин. -
ЯХШЫЛЫК ЭШЛӘР ӨЧЕН МИЛЛИОНЕР БУЛУ КИРӘКМИ
«Хәйриячелек» сүзен ишеткәч, күз алдыгызга нәрсә килә? Зур фондлар, миллионлаган сум акча, танылган кешеләр, хастаханәләргә кыйммәтле җиһазлар? Ә чынлыкта хәйриячелек күпкә якынрак. Ул безнең көндәлек тормышыбызда да булырга мөмкин. Һәм моның өчен бай булу да, супергерой костюмы кию дә кирәкми. Хәйрия – ул кемгәдер ярдәм итү. Ә ярдәм акча белән генә үлчәнми. -
КӨЗГЕ БУКЕТ: ТАБИГАТЬНЕҢ ИҢ МАТУР ТӨСЛӘРЕ
Көзне соры һәм күңелсез ел фасылы дип уйлыйсызмы? Алай түгел! Табигать нәкъ менә көзен иң матур төсләргә төренә: агачлар сары, кызыл, кызгылт-сары яфракларга күмелә, бакчаларда соңгы чәчәкләр ата, ә миләш тәлгәшләре агачларда уттай янып тора. -
ГАДЕЛ КУТУЙ «ТАПШЫРЫЛМАГАН ХАТЛАР»
«Тапшырылмаган хатлар» – мәхәббәттән өмет өзелү, гаилә таркалу һәм яңадан үз аягыңа басу турында повесть. Галиянең хатлары аша без аның авыр сынауларны үтеп, көчле, мөстәкыйль шәхескә әверелүен күрәбез. -
ӘТИ-ӘНИ ТЕЛӘКЛӘРЕМ ТУРЫНДА ИШЕТМИ
Аноним, 13 яшь: «Яңа уку елыннан әти-әни мине театр түгәрәгенә бирергә тели. Үзләре иҗат кешеләре булгач, мине дә шул өлкәдә күрәләр. Ә мин футбол уйнарга яратам. Аңлатып, әйтеп карыйм, сүземне бөтенләй ишетмиләр. Миңа нишләргә?» -
ЧӘЧӘКЛӘРНЕҢ ДӘ ҮЗ ТЕЛЕ БАР
Ни өчен кайбер чәчәк бәйләме атналар буе тора, ә икенчеләре бер көннән үк шиңә икән? Флористлар моны чәчәкнең сыйфаты белән генә түгел, кешенең мөнәсәбәте һәм энергетикасы белән дә бәйли. Бу язмада без белгеч белән чәчәк бәйләме җыю нечкәлекләре, аларны озаграк саклау серләре һәм бүгенге флористика трендлары турында сөйләштек.
Белми калма
-
2 октября 2026 - 07:42
«ПУШКИН КАРТАСЫ» ӨЧ РЕСПУБЛИКАНЫ БЕРЛӘШТЕРӘЧӘК
-
1 октября 2026 - 10:00
2027 ЕЛДАН РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ БЕРДӘМ МӘКТӘП ТЕЛЕВИДЕНИЕСЕ ЭШЛИ БАШЛАЯЧАК
-
30 сентября 2026 - 09:49
КАЗАНДА ҖЫЛЫТУ СЕЗОНЫ 1 ОКТЯБРЬДӘ БАШЛАНА
-
29 сентября 2026 - 15:08
КАЗАНДА ДӨНЬЯНЫҢ ТӨРЛЕ ИЛЛӘРЕННӘН 110 ЯШЬ АВТОР ҖЫЕЛАЧАК