ХАЛЫКАРА ЯШЬЛӘР КӨНЕ
12 август – Халыкара яшьләр көне. Шул уңайдан, «Созвездие-йолдызлык» республика үзәгендә дәүләт яшьләр сәясәтенең 30 еллыгына багышланган зур чара узды.
Бәйрәм видеороликлар карау белән башланып китте. Ул яшьләрнең көнкүрешен, кызыксынуларын, максатларын тулаем ачып бирде. Кунакларны «Созвездие-Йолдызлык» хәрәкәтенең актив катнашучылары үзләренең чыгышлары белән шатландырды.
Бер сәхнәдә төрле елларда Татарстан республикасында яшьләр сәясәте өчен җаваплы ведомстволарны җитәкләгән 6 министр очрашты. Алар – Марат Бариев, Рафис Борһанов, Владимир Леонов, Дамир Фәттахов, Тимур Сөләйманов һәм Ринат Садыйков. Һәрберсе матур теләкләре, истәлекле хатирәләре белән бүлеште.

Шулай ук залга тармак ветераннары, төрле еллардагы профильле ведомство җитәкчеләре һәм бүгенге активистлар җыелган иде. Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева әлеге тармакта эшләүчеләрне котлап, рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
«30 ел элек әлеге эшне башлап җибәргәндә, мин яшьләр сәясәте югары үрләргә ирешер, дип уйламаган идем», – дип сүзен башлады Марат Бариев:
- Без илдә беренчелердән булып яшь гаиләләргә ярдәм итүне, студентларга стипендия түләүне, сәләтле яшьләргә мөмкинлекләр тудыруны башлап җибәрдек. Күргәнегезчә, хәзер соңгы 10 елда Россияда әлеге сораулар бик мөһим урын алып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
5 февраля 2026 - 11:59
«ЯЛКЫН» ЖУРНАЛЫ БЕРЕНЧЕ РЕСПУБЛИКАКҮЛӘМ МӘКТӘП МЕДИАЛАРЫ ПАТРИОТИК ФЕСТИВАЛЕНӘ СТАРТ БИРДЕ
-
4 февраля 2026 - 16:22
«ӘЙТ» ШОУ-КОНФЕРЕНЦИЯСЕ: ПРОЕКТТА 1700ДӘН АРТЫК ЯШЬ ТАТАРСТАНЛЫ КАТНАШТЫ
-
4 февраля 2026 - 11:44
ТАТАРСТАНДА УКЫТУЧЫЛАР ҖИТМӘВЕН ПЕДКЛАССЛАР АЧУ БЕЛӘН ХӘЛ ИТӘЧӘКЛӘР
-
3 февраля 2026 - 10:41
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ ЯЗГЫ КАНИКУЛ ДАТАЛАРЫН БИЛГЕЛӘДЕ
Нет комментариев