Бу – тема!
ТУКАЙ ТУРЫНДА КЫЗЫКЛЫ ФАКТЛАР
- Тукай китаплар җыю белән шөгыльләнгән. Аның бүлмәсе алар белән тулган булган. Ул һәрвакыт бүтәннәр дә китапларны укый алсын өчен ишеген ачык калдыра торган булган. Нәтиҗәдә кайберләрен кире кайтармаганнар, ә шагыйребез вафат булганнан соң, шәхси китапханәсе бөтенләй юкка чыккан.
- Габдулла Тукайны җирләгән көнне Казанда матәм көне игълан ителгән. Кибетләр, фабрикалар ябылган, мәктәп, мәдрәсәләрдә дәресләр уздырылмаган.
- Шагыйрь 5 телдә иркен сөйләшә алган. Алар – урыс, татар, төрек, гарәп, фарсы телләре.
- Аның иҗат җимешләре 40(!) телгә тәрҗемә ителгән.
- Тукайның балачагыннан фотосурәтләр юк. 1903 елда 17 яшендә ул беренче тапкыр объектив каршына басарга җөрьәт итә.
- Үз язмаларын гәҗит-журналларга тапшырганда, ул тәхәллүсләрен алмаштырып тора торган була. Бүгенге көндә безгә 70кә якыны билгеле. Алар арасында «Догачы», «Каз», «Кырмыска», «Болгар» бар.
- Шагыйрь вафатыннан соң Казанда тышлыкларына Тукай сурәте төшерелгән конфетлар, шәм, сабын чыгара башлаганнар. Тукай музеендагы экспонатлар арасында шагыйрь сурәте төшерелгән конфет тышлыгын әле дә күреп була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 августа 2025 - 11:19
КАЗАНДА БРЕЙКИНГ ҺӘМ УРАМ СӘНГАТЕ БУЕНЧА 17 ХАЛЫКАРА ТУРНИР «КОМБОНЕЙШН» УЗАЧАК
-
13 августа 2025 - 15:41
ТАТАР ТЕЛЛЕ РАДИОЛАР АРАСЫНДА ВОЛЕЙБОЛ УЕННАРЫ
-
11 августа 2025 - 15:32
Архитектура һәм дизайн өлкәсендә үзеңне сынап карарга мөмкинлек: «ЯШЬЛӘР ҺӘМ ШӘҺӘР МОХИТЕ» ФОРУМЫ
-
8 августа 2025 - 16:46
АКТИВ ЯШҮСМЕРЛӘРГӘ ПАТРИОТИК ЛАГЕРЬ
Нет комментариев