Логотип Идель
Бу – тема!

ФИЛҮС КАҺИРОВ КОНЦЕРТЫННАН ЯҢАЛЫКЛАР

Көзнең салкын кичләрен Филүс Каһиров ямьләндерде. 29-30 октябрь көнне Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган, Татарстанның халык артисты җыр моңга гашыйк тамашачыларны бер урынга җыйды.

 

Тамашаны бизәүчеләр – «Мирас» инструменталь ансамбле. Һәр җыр тере тавышка башкарылды, фонограмманың «ф» хәрефе дә юк иде. Нинди генә яхшы аранжировкалар заманы булса да, халык үзебезнең баянга кушылып җырлаучыларны күбрәк ярата икән, дигән фикергә килдем. Гомумән, кешеләр шул кадәр моңга сусаганнар. Залдан тамашачы «Чаба, поезд чаба» җырын сорап алганда да, Филүс программа бозыла дип, борчылып тормыйча, халыкның үтенчен кире какмады. Шуны да искәртеп узарга кирәк: биючеләр бөтенләй юк иде, җырчы берничә сәгать буе барлык игътибарны үзенә генә каратып тота ала. Филүс Каһиров үзе дә бик яхшы биюче икәнен аңладым. Беренче тапкыр концертта утырганда миңа каз тәннәре чыкты!

«19 ел элек тә беренче концертымны Камал театры бинасында куйган идем», дип хатирәләрен яңартты җырчы.

Ул вакытта борчылганнарымны әле дә хәтерлим. Тамашаны карарга Татарстан Республикасының беренче президенты Минтимер Шәймиев та килгән иде. Бүгенге көндә дә шушы легендар бинада концерт куюым белән мин бик бәхетле, – диде ул.

 

Мәзәкләр, шаяртуларның да урынлы булуы бик сөендерде. Җырчының харизмасын ерактан ук сизеп була. Ул тамашачыларны 5 минут эчендә елата да, көлдерә да ала. Чәчәкләр, бүләкләр бирергә чыккан тамашачылар да үзләрен бик тыйнак тоттылар, һәрберсе микрофон алып, нәрсә булса да әйтергә тырышмадылар. Чакырылган кунаклар исемлегендә Салават Фәтхетднов, Гөлназ Сәфәрова һәм Альфред Якшимбетов бар иде.

 

«Мин Салават абыйның күп кенә җырларын башкарам, әмма иң башта һәрвакыт рөхсәт сорыйм. Ул миңа «Филүс, сиңа бер җыр да «жалко» түгел, минем җырларымны башкарсаң, мин шат кына» ди. Салават абый үзе дә «Уфтанма» җырын Элвин Грейдан ризалык алып кына башкарып йөри», – дип шаяртып куйды Филүс.

Сәхнәдә Филүс Каһиров белән бергә Илгиз Мөхетдинов һәм Шәкүр дә чыгыш ясады. Әлеге җырчыларны күргәч, «Артист акча өчен генә бөтен җырчыны сәхнәгә чыгармый икән», дигән уй туды. Охшаш энергетикалы, репертуарлы башкаручы Илгиз Мөхетдиновны халык бик җылы кабул итте.

 

Шәхсән мин концертта Шәкүрне күрермен, тыңлармын дип, уйламаган да идем. Аны күргәч, бик сөендем. «Бик еракта идек без» композициясен баштарак легендар Илһам Шакиров белән Шәкүр башкарган булса, концертта әлеге җырны трио башкарды. Зур экраннарда Илһам абыйны күрү күңелләрнең нечкә кылларын тибрәтте.

 

Репертуарга тукталып узсак, ул халык үз иткән, җырчыга популярлык алып килгән музыкаль композицияләрдән гыйбарәт иде. Тагын шуны ассызыклап узарга кирәк: мин беренче тапкыр татар концертларында русча һәм башка телләрдә башкарылган җырлар ишеттем. Тамашачылар, җырчыга кушылып җырлады, әлеге чыгышларны бик җылы кабул итте.

Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: халык тере тавышка, моңга, зәвыкка шул хәтле мохтаҗ икән хәзер туктый алмыйча кул чаптылар. Кыскасы, елатты да, уйландырды да, көлдерде дә Филүс Каһиров. Чып-чын рухи ләззәт алу булды бу!

Фотолар: «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев