«ЕЛМАЙ» ПАРКЫНДА БАЛАЛАРНЫ ЯКЛАУ КӨНЕ НИЧЕК УЗДЫ?
Беренче июнь көнне, балаларны яклау көне уңаеннан, башкалыбызда бик күп кызыклы чаралар узды. «Елмай» паркы да сабыйларның күңелен күрүдән читтә калмады.
Саннарга игътибар итсәк, бирегә 15 меңнән артык кунак килгән. Сәхнәдә исә 200дән артык артист чыгыш ясаган. Шулай ук балалар белән төрле интерактивлар оештыручы аниматорлар да алар белән бер дулкында булдылар. Әлеге саннарга карап кына да бәйрәмнең масштабын күз алдына китереп була, килешәсездер?
Балалар матур чыгышлар гына карап калмыйча, төрле остаханәләрдә дә катнаштылар. Әйтик, роботлар ярышы, рәсемнәр һәм 3D открытка ясау, гипстан ясалган кул эшләнмәләрен буяу. Химия фәне белән кызыксынучылар өчен дә төрле мөмкинлекләр каралган иде. Төрле кушылмалар белән экспериментлар ясап, балаларның күңелләрен күтәрделәр.
Спорт җене кагылганнар өчен дә аерым мәйданчыклар эшләп килде. Бәйрәм кунакларына йога, җиңел атлетика һәм сулыш өчен төрле күнегүләр тәкъдим ителде. Барысы да югары дәрәҗәдә, балалар өчен оештырылганлыгын да ассызыклап узарга кирәк.
Сабыйларның көләч йөзләре, шатлыклы көлүләре бу көнне тагын да бизәде. Мондый чараларны оештыруга зур өлешләрен керткән һәр кешегә – афәрин!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
5 июня 2025 - 12:04
«ШӘЛПЕРӘЙМӘС ЕГЕТЛӘР» ҺӘМ «САБАЛЕТА» КОМАНДАЛАРЫ «ӘЙДӘ, ШАЯРТ!» ТАТАР КВН ЛИГАСЫНЫҢ ЧИРЕКФИНАЛЫНДА ҖИҢДЕ
-
4 июня 2025 - 12:40
«КОРБАН-ФЕСТ» БӘЙРӘМЕНДӘ БЫЕЛ НИЛӘР БУЛА?
-
1 июня 2025 - 15:25
«ЕЛМАЙ» ПАРКЫНДА БАЛАЛАРНЫ ЯКЛАУ КӨНЕ НИЧЕК УЗДЫ?
-
30 мая 2025 - 13:12
1 ИЮНЬ КӨНЕНӘ «УРАМ» ЭКСТРИМ-ПАРКЫНДАГЫ ЧАРАЛАР
Нет комментариев