ЯҢА РИЗЫК ПЕШЕРЕРГӘ ӨЙРӘНӘБЕЗ
Нинди генә бәйрәмнәр юк җир йөзендә. Мәсәлән, 4 февральдә өйдә якыннар белән аш ашау көне билгеләп үтелә икән.
Шул уңайдан без ясмык (чечевица) ашы рецепты белән танышып узарбыз. Гади, әмма шул ук вакытта бик файдалы булган ризыкны сез дә авыз итеп карагыз әле!
Безгә кирәк булачак: бер суган, ике уртача кишер, бер стакан ясмык, ике төш сарымсак, томат пастасы, сыек май, тоз һәм тәмләткечләр.
Суганны вак итеп турыйбыз, кишерне угычтан уабыз һәм йомшарганчы кыздырабыз. Шуннан соң бер зур кашык томат пастасы салып, берничә минут утта тотабыз. Яшелчәләр өстенә юылган ясмыкны һәм су салабыз. 5 минут пешкәннән соң, сарымсакларны өстибез. Тоз һәм тәмләткечләр турында да онытмыйбыз. Пешеп чыкканнан соң, блендер белән ваклыйбыз. Әзер! Аксымга бай булган файдалы ризыкны табынга чыгарасы гына калды. Ашларыгыз тәмле булсын!
Фотосурәт: «freepic.com»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев