Логотип Идель
Бу – тема!

«МИН ИКЕ МӘДӘНИЯТНЕ САКЛАУЧЫ ҺӘМ ПОПУЛЯРЛАШТЫРУЧЫ АРТИСТЛАРНЫҢ БЕРСЕ»

Хәзер сез танышасы әңгәмә героеның җиңүләре, уңышлары белән беренче тапкыр танышып чыккач, шаккаттым. Музыка мәктәбен тәмамлап, бүгенге көндә чыгарылыш сыйныф укучысы булган сәләтле яшүсмер гел үзүсештә. Аның турында күбрәк беләсегез килсә, язманы ахырына кадәр укырга киңәш итәм!

 

ФИО: Феофанова Әмилә Владимир кызы

Туган көне: 28.12.2008

Укый: Биектау районында урнашкан Галимҗан Баруди исемендәге 4нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы

 

  Җырга-моңга сәләтең бар икәнне беренчеләрдән булып кем күреп алды? Сиңа ул вакытта ничә яшь иде?

–  Мин кечкенәдән җыр дөньясына гашыйк идем. Балачакта дәү әнием белән татар халык җырларын еш тыңлый идек. Нәкъ менә ул татар мәдәниятенә мәхәббәт уятты дисәм дә, ялгыш булмас. Әтием ягыннан әбием дә бик сәләтле. Авылда бер генә бәйрәм дә аннан башка узмый. Керәшеннәр гореф-гадәтләрне саклау өчен бик күп эш башкара. Әнием кечкенәдән ике мәдәниятне дә хөрмәт итәргә өйрәтте. Шуның өчен минем репертуарымда керәшен җырлары да аерым бер урын алып тора.

Бала вакытта мин оялчан, аралашырга яратмый торган идем. 6 яшемдә әни мине «Балкыш» иҗат йортына алып килде. Татар җырлары аша мине «ачарга» теләде. Остазларым Гөлнара Солтан кызына һәм Тәслимә Низамига мин бик рәхмәтле.  

 

– Музыка уен коралларында уйнарга өйрәнү өчен күпме вакыт кирәк? Син кайсы уен коралын тәкъдим итәр идең?

– Музыка уен коралларында уйнарга өйрәнү өчен теләк кирәк. Шулай ук һәр көн камилләшүне дә онытмау зарур. Вокал белән шөгыльләнүчеләргә мин фортепианоны тәкъдим итәр идем, чөнки ул җыр сәнгатенең нигезе булып тора.

 

– Синең өчен мөһим булган җиңүләрең турында сөйлә әле? 

– Күпъеллык хезмәтемне бәяләгәннәренә бик шатмын. Күп стипендияләр (Татарстан Республикасы Рәисе стипендиясе, Владимир Спиваков стипендиясе, Мәдәният министрлыгы стипендиясе) иясе булу – зур горурлык. Маэстро Спиваковның саксофон бүләк итүе дә бик куандыра.

«Шаян ТВ» телеканалында бара торган «Сәйлән» проектында гран-прига ия булдым. Биредә үземне һәр яктан күрсәттем. Төрле стиль һәм юнәлештә репертуар гына сайлап калмыйча, туры килә торган образ турында да онытмадым. Жюри әгъзалары минем чыгышымны бик ошатты.

–  Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә солист булуың турында сөйлә әле?

– 2019 елда «Сәйлән» проектында җиңү яулаганнан соң, Лидия Әхмәтова мине күреп алып, әлеге филармониягә кастингка чакырды. Бирегә килермен һәм рольләр башкарырмын дип гомердә дә уйламаган идем. Көчле теләк һәм тырышлык миңа төп рольдә һәм көненә өчәр спектакльдә уйнарга ярдәм итте.

Шул рәвешле мин Сергей Васильев җитәкчелегендәге джаз-оркестрның солисты булдым. Мин рус, татар, испан, итальян, инглиз һәм француз телләрендә җырлар башкардым.

 

– Нинди җырлар башкарырга яратасың? Бу өлкәдә кемнән үрнәк аласың?

– Миндә татар һәм керәшен каны ага. Мин ике мәдәниятне саклаучы һәм популярлаштыручы артистларның берсе. Татар халык җырларын бик яратам. Әйтик, «Әллүки», «Тәфтиләү». Шулай ук мөнәҗәтләр дә җырлыйм. Яшь буын өчен заманчага үзгәртелгән иҗат җимешләре булдырам. Шулай ук керәшен фольклор җырлары турында да онытмыйм. Минем өчен ретро легендалар үрнәк. Мәсәлән, Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев, Хәмдүнә Тимергалиева.

 Тормышыңны татар эстрадасы белән бәйләргә уйлыйсыңмы?

– Һичшиксез, татар мәдәниятен яңарту, популярлаштыру өчен эшлисем килә. Кызганыч, мин оялчан һәм тиз үпкәли торган кеше, ә бу сыйфатлар артистларга хас түгел.

 

– Кайсы җырчы белән дуэт җырлар идең?

– Танылган артистлар белән дуэт җырлау илһам һәм зур тәҗрибә бирә. Минем Илгиз Шәйхразиев һәм Илнар Миранов белән чыгыш ясаганым бар инде. Филүс Каһиров, Венера Ганиева, Салават Фәтхетдинов, Ришат Төхвәтуллин һәм Зәйнәп Фәрхетдинова белән дуэт җырларга хыялланам!

 

– Яңа җыр чыгарган вакытта, ул күп тыңлаулар җыйсын һәм популяр булсын өчен нинди алымнар кулланырга киңәш итәсең?

– Иң беренче чиратта үз стилеңне табарга киңәш итәр идем. Шулай ук индивидуальлекне югалтмау да зарур. Кумирыңны кабатламыйча, үзең булып калырга кирәк дип уйлыйм.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев