Бу – тема!
КАЗАН ШӘҺӘРЕ БЕЛӘН ЯКЫННАНРАК ТАНЫШАБЫЗ
Казан – Россиянең бай тарихлы һәм гүзәл шәһәрләренең берсе. Әлеге язмада башкалабыз турындагы 5 кызыклы факт белән танышып узарга тәкъдим итәбез!
- Казан шәһәрендә якынча 2163 урам бар. Уртача озынлыклары 667 метрны тәшкил итә. Иң озын урам – Тэц урамы, аның озынлыгы – 9,9 километр, ә иң кыскасы – Вафа Бигаев урамы. Озынлыгы нибары 17 метр.
- Татарстанның башкаласы – Россиядә барлык калдыкларын мөстәкыйль рәвештә тулысынча эшкәртә торган бердәнбер шәһәр. Биредә чүп-чарны аерым җыялар. Әлеге алым исә пыяла, пластик, кәгазь һәм металлны нәтиҗәле аралауга мөмкинлек бирә.
- Казан метросы 2005 елның 27 августында ачылган. Ул - Россиядәге иң яшь метрополитеннарның берсе. Станцияләр исә бер үк тирәнлектә. Ул 16 метрны тәшкил итә.
- Казандагы урамнарның 8% тирәсе танылган шәхесләрнең исемен йөртә, ә 5%ы табигатькә бәйле атамаларны алган.
- Башкалабыз метросы станцияләре арасындагы уртача ераклык — 1км 76 метр. Пассажирлар Казанның бер башыннан икенче башына нибары ярты сәгать вакыт эчендә барып җитә ала!
Сурәт: ясалма фәһем
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
11 сентября 2026 - 13:09
ТУГЫЗЫНЧЫ СЫЙНЫФЛАРДА ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАННЫ СЫНАП КАРАУ КӨЗЕН БАШЛАНАЧАК
-
10 сентября 2026 - 12:44
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ 5-9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ФГОС ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАЛАРЫН ЯҢАРТАЧАК
-
9 сентября 2026 - 12:47
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ МӘКТӘП ЭШЛӘРЕН БӘЯЛӘҮ ӨЧЕН БЕРДӘМ КРИТЕРИЙЛАР ӘЗЕРЛӘДЕ
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
Нет комментариев