Бу – тема!
-
КӨЗ КӨНЕ ШАРЛОТКА ПЕШЕРӘЛӘР!
Көз ул – уңыш җыю чоры. Иң беренче тәмле бакча җимешләре – алмалар инде, әлбәттә. Димәк, менюда алма бәлешләре, шарлоткалар күп булырга тиеш. Бу гади генә рецептны һәр кыз бала да башкарып чыга алачак. Киттек! -
ТОП-5 СӘЕР ФОБИЯ
Без барыбыз да нәрсәдән булса да куркабыз. Кемдер эттән, кемдер өйдә берүзе калудан, ә кемдер караңгылыктан... Болары – еш очрый торган куркулар. Ә мин исә әлеге язмамда гадәти булмаган фобияләрне тупладым. -
ТЕСТИРОВЩИК ҺӨНӘРЕ ТУРЫНДА БЕЛӘСЕҢМЕ?
Цифрлы технологияләр тормышның барлык өлкәләренә үтеп кергән дөньяда яшибез, шунлыктан программаларның сыйфаты бик мөһим роль уйный. Беркем дә гел әкрен эшли, мәгълүматны югалта яки буталчык интерфейслы кушымтадан файдаланырга теләми. Бу сыйфатның гаранты булып ТЕСТИРОВЩИК яки QA-инженер һөнәре тора. Кем соң ул һәм ниләр белән шөгыльләнә – хәзер белербез. Ник дигәндә, бүген тестировщиклар көне икән бит. -
ЕВРОПА БЕЛӘН АЗИЯ КИСЕШКӘН ҖИР: МАМЫК ШӘЛ БАШКАЛАСЫНА МИНИ-ЭКСКУРС
Данлыклы Хөсәения мәдрәсәсе гөрләгән, «Вакыт» газетасы басылган, Муса Җәлилнең туган ягы булган Оренбург төбәгенә юл алдык. «Ялкын»лыларга да заманында татарларның милли үзәге булган Ырынбур шәһәренә мини-экскурс тәкъдим итәбез. -
БРЕЛОК ҺӘМ ЛАБУБУГА АЛМАШ ТАБЫЛГАНМЫ: 2025 елның көзге трендлары
Соңгы 1-2 айда мода дөньясы безгә тын алырга да ирек бирмәде диярлек: дизайнерлар күп кенә трендларга игътибарыбызны ныклап җәлеп итәргә тырышты. Димәк, алдагы соры, күңелсез мохит хөкем сөргән айларда яңа киемнәргә сайлау мөмкинлеге зур булачак. 2025 нче елның көз айлары өчен мода тенденциясе һәм трендлар нинди булыр икән? -
КАБАК АШЫ ПЕШЕРӘБЕЗМЕ?
Һәр ел фасылының үз тәме, үз ризыгы була. Көзге сары көннәрдә җылы кабак ашы идеаль кичке аштыр инде ул. Тышта яңгыр яуганда сериал карап җылы кухняда рәхәтләнеп пешерү, аннары тәмләп ашар өчен бездән рецепт. -
МӘКТӘПЛӘРДӘ ӨСТӘМӘ ФӘН – КЫТАЙ ТЕЛЕ БУЛЫРМЫ?
Уку елына аяк бастык, җәмәгать. Укучылар өчен һәрдаим яңалыклар, тәкъдимнәр чыгып кына тора. Бүген шуларның берсе: мәктәпләргә кытай телен кертергә теләүләре турында сөйләшербез. -
СЕНТЯБРЬ АЕНА КЫЗЫКЛЫ ЧАРАЛАР ИСЕМЛЕГЕ
Яңа уку елы инде башланды, һәм без синең мәктәп тормышын төрлеләндерергә ярдәм итә торган чаралар исемлеге әзерләдек. -
МӘКТӘП ҺӘМ ДУСЛЫК
Мәктәп ул – дәресләр, өй эше һәм билгеләр генә түгел. Бу чор танышу, аралашу һәм дуслар табу белән бәйле. Чын дуслык ул – супер көч кебек, дуслар сиңа яхшырак укырга, үзеңне ышанычлырак хис итәргә һәм стрессны җиңелрәк кичерергә ярдәм итә ала. -
«МУЗЫКА ЛАБОРАТОРИЯСЕ» ПРОЕКТЫ ТРЕКЛАРЫН ТЫҢЛЫЙБЫЗМЫ?
«Музыка лабораториясе» проектына җиңел хаус-музыкадан алып каты драм-н-бейска кадәр 11 трек керә. Монда татар теле һәм милли музыка бөтенләй яңача яңгырый. Композицияләр өстендә Yummy Music лейблы белән берлектә Scratch DJ school оештыручысы Булат BubbleGum эшли. Проект ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясенең ярдәме, шулай ук Алдынгылар хәрәкәте катнашында тормышка ашырыла. -
СЕНТЯБРЬ АЕНА ЙОЛДЫЗНАМӘ
Ай башы ретроград Меркурий астында уза (15.09 га кадәр) – документ эшләрендә тоткарлаулар, аңлашылмаучанлыклар, хаталар булырга мөмкин. 15 нче сентябрьдән соң энергия үзгәрә: хәлиткеч гамәлләр һәм яңа башлангычлар өчен вакыт җитә. Тулырак йолдызнамә түбәндә. -
ЯҢА УКУ ЕЛЫҢ НИНДИ БУЛЫР: ФАРАЗЛАР
Быелгы җәйнең бүген соңгы көне. Каникуллар тәмам, иртәгәдән эшкә-уңышка, ягъни мәктәпкә, белемнәр кимерергә китәбез. Кемнәрдер бу уку елында чыгарылыш сыйныф укучысыдыр, кемдер имтихан бирер, ә кайберәүләр мәктәпнең иң рәхәт чорын кичерәдер. 1дән 50гә кадәр бер сан уйла да, шул сандагы фаразны укы – уку елыңда, мәктәп тормышыңда шул көтә. -
ТАТАРСТАНЫМ, БӘЙРӘМЕҢ БЕЛӘН!
Бүген, 30 август, ватаныбыз Татарстан һәм башкалабыз Казанның туган көне. Туган як турында горурланып сөйләр өчен һәркем күп белергә тиеш, шуңа күрә республикабыз турында түбәндәге фактларны укы. -
КЫЗЫЛ ТАУ, САЛКЫН МӘГАРӘ, «КАРА ЭНҖЕ»: ТАТАРСТАН РАЙОННАРЫНЫҢ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ УРЫННАРЫ
Безнең Республика матур, серле һәм риваятьләр тулы урыннарга бай. Җәй көне аларны карап, барлап кайтырга менә дигән вакыт. Минем сезгә шуларның берничәсен тәкъдим итәсем килә. -
КАЗАН ГЛОБАЛЬ ЯШЬЛӘР САММИТЫ «КҮПТӨРЛЕЛЕКТӘ БЕРДӘМЛЕК» ФЕСТИВАЛЕНДӘ
2025 елгы Казан Глобаль яшьләр саммитының мәдәни программасы кысаларында Кабан күле буенда һәм Иске Татар бистәсендә 26-29 август көннәрендә «Күптөрлелектә бердәмлек» фестивале уза, ул «Печән базары» фестивале, «Хәрәкәттә-бәрәкәт» проекты белән бергә үткәрелә.