Логотип Идель
Бу – тема!

БДИ + РУС ӘДӘБИЯТЫ = АНАЛИЗ

Әдәбият буенча БДИда әсәрләрне укыган булу гына җитми. Иң мөһиме – текстны аңлау һәм анализлый белү. Геройларның гамәлләре, автор позициясе, тема һәм проблематика һәрвакыт игътибар үзәгендә булырга тиеш. Цитаталарны фикерне дәлилләү өчен куллана белү мөһим. Анализсыз коры җаваплар әдәбиятның асылын җуйдыра.

Әдәбият имтиханында исә төп хата – әсәрне вак-төяккә кадәр сөйләп бирү. Экспертлардан сюжетны яттан белү түгел, ә әсәрнең мәгънәсен аңлау таләп ителә. Геройларның эш-гамәлләре, конфликтның сәбәпләре, авторның ни әйтергә теләве мөһим. Шунысын да онытмаска кирәк: герой фикере белән автор фикере бер үк нәрсә түгел. Бу аерманы күрсәтә белү җавапны күпкә тирәнрәк итә.

Барлык әсәрләрне дә бертигез дәрәҗәдә өйрәнү мәҗбүри түгел. Төрле темага караган берничә универсаль әсәрне яхшы аңлап, анализлап өйрәнү егерме китапны өстән-өстән укуга караганда файдалырак.

Имтихан вакытында сүзгә-сүз цитаталар язу да таләп ителми. Текстка якын итеп, төп фикерне бозмыйча сөйләп бирү дә җитә. Иң мөһиме – мәгънәне дөрес тапшыру.

Рус әдәбияты фәнен 100 баллга биргән ДИЛӘ ЗАҺИДУЛЛИНА:

БДИларны югары баллга бирү җиңел эш түгел, бик күп вакыт һәм тырышлык  таләп итә. Уңышка ирешер өчен вакытыңны дөрес бүлергә, һәрбер фәнгә дә тигез игътибар бирергә кирәк.

1. 100 баллык нәтиҗәмдә төп рольне уңышлы сайланган онлайн мәктәп уйнады. Сезгә кадәр булган 11 нче сыйныфлардан алар турында сорашыгыз.

2. Рус әдәбияты имтиханында 4, 5, 9, 10, 11 биремнәр – язма эшләр. Игътибарсызлык аркасында берәр хәреф яки тыныш билгесе төшеп калуы бар. Шуңа күрә язма эшләрне берничә кат укып, тикшереп чыгу мөһим.

3. Иншалар язу бик күп вакытны ала. Шуңа күрә, караламага бары тик мөһим өлешләрне, тезиларны гына язып чыгып, тулы иншаны бланкка язарга тәкъдим итәм.

4. Әсәрләрне укыганда геройларны ача торган җөмләләрне, төп вакыйгаларны билгеләп үтәргә, ә соңрак аларны ятларга кирәк. 5, 11 эшләрдә үз аргументларыңны цитата рәвешендә дәлилләсәң, отышлырак була.

5. 10 нчы биремдә вариантта бирелгән шигырь белән башка бер шигырьне чагыштырырга кирәк. Бу биремне уңышлы башкарып чыгар өчен һәр темага (мәхәббәт, табигать, сугыш еллары һ.б.) иң отышлы шигырьләрне сайлап алып, ул шигырьне ятларга кирәк. Шигырьнең авторлары тарафыннан куелган тыныш билгеләренә аерым игътибар бирергә кирәк. Аларны төшереп калдыру хатага санала.

6. Имтихан 6 тест эшеннән тора. Аларны уңышлы башкарыр өчен әсәрләрнең авторларын, төп геройларын, сурәтләү чараларын, шигырь үлчәүләрен белергә кирәк. Барлык теорияне үзләштереп, тестлар эшләргә, хата чыккан биремнәрне билгеләп куеп, яңадан эшләп чыгарга киңәш итәм.

7. Имтихан якынлашканда әсәрләрне яңадан искә төшереп чыгарга, геройларны барларга, төп вакыйгаларны кабат укып алырга кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

Белми калма

Яңа сан