Логотип Идель
Бу – тема!

МӘКТӘПТӘ СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘРЛӘРНЕ ТИКШЕРҮ КИРӘКМЕ?

Татарстанның уку йортлары, куркыныч контентны һәм кибербуллинг очракларын ачыклау өчен, социаль челтәрләрдә 5-11 сыйныф укучыларының аккаунтларын ирекле рәвештә тикшерә башлады, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы Матбугат хезмәте. Бу бик бәхәсле мәсьәлә, укучылар һәм укытучылар ничек карый икән моңа?

Минемчә, мәктәпнең төп вазифасы – укыту, тәрбия бирү һәм укучыларның иминлеген саклау. Онлайн мохиттә булган куркынычларны: буллинг, ялган мәгълүмат – вакытында ачыклау хәвеф-хәтәрләрдән коткара ала. Ләкин шәхси язмаларга һәм шәхси аралашуга мәктәп тарафыннан системалы күзәтү кертү ышанычны киметә, укучыларны борчый һәм иҗади үсешне чикли ала. Минемчә, иминлек өчен контроль кирәк булса да, ул ачык, хокукый нигезле һәм укучылар яки ата‑аналар белән килешенгән булырга тиеш.

Мәктәбебезнең төрле сыйныф укучылары һәм укытучылар фикерләре белән дә бүлешәм.

Волкова Ясминә, 8 нче сыйныф укучысы.

Әлбәттә, әгәр кемдер миңа яки башка кешегә куркыныч янауны планлаштыра икән, мәктәп белеп, ярдәм итсә яхшы. Әмма мин шәхси фотоларымны һәм дуслар белән хат алышуларны теләсә кемгә карарга бирергә теләмим. 

Камилла Ихсанова, 11 нче сыйныф укучысы.

Минемчә, әлеге тикшерүнең уңай яклары да бар. Мәсәлән, экзаменга әзерләнү, уку йортын сайлау – стресслы вакыт. Монда контроль куркынычны бетерү өчен кирәк. Шулай да мәктәп ачыклаган барлык мәгълүматны ничек кулланачагын, нишләргә җыенуын ачык итеп күрсәтсен иде.

Хәкимова Мәдинә Сәгыйдулла кызы, туган тел һәм әдәбият укытучысы.

Безнең максат – укыту һәм тәрбия бирү. Социаль челтәрләрне тикшерү укучының проблемаларын вакытында күреп, ярдәм итү өчен файдалы булырга мөмкин. Әмма моны укытучы башкарырга тиеш түгел. Бу махсуслашкан команда эше булырга тиеш.

Зәйнетдинова Зөһрә Мансур кызы, педагог-психолог.

Онлайнда стресс, агрессивлык яки депрессия билгеләрен вакытында күрү – ярдәм күрсәтү өчен мөһим. Ләкин постлардан гына диагноз куярга ярамый. Мәгълүматны шәхси шартларга, контекстка карап анализлау кирәк.

 

Димәк, социаль челтәрләрне тикшерү – иминлекне арттыра ала торган корал, ләкин аны гамәлгә ашырганда хокуклар, ышаныч һәм этика төп урында булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев