Бу – тема!
-
КӘРИМ ТИНЧУРИН ТЕАТРЫНДАГЫ ПРЕМЬЕРА ТУРЫНДА ИШЕТТЕГЕЗМЕ ӘЛЕ?
18 декабрь көнне Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Хыялга бер адым» спектакленең премьерасы узды. -
ДЕКАБРЬ ЫГЫ-ЗЫГЫСЫН ҮТҮ ӨЧЕН КИҢӘШЛӘР
Декабрь – елга йомгак ясый торган ай. Бу вакытта кешеләрне бәйрәм, яллар һәм күңелле вакыйгалар көтә. Шушы шатлыклы мизгелләр белән беррәттән, декабрь ыгы-зыгысында күп кеше стресска бирелә. Ел дәвамында җыелып килгән эшләрне башкару, Яңа ел бәйрәменә бүләкләр сайлау, контроль эш һәм имтиханнарга әзерләнү – болар барысы да корычтай нервлар таләп итә. Без сезгә ел ахырында үз-үзеңне югалтмас өчен киңәшләр җыйдык: -
«ӘЙДӘ, ШАЯРТ!»ТА КЕМ ҖИҢДЕ?
17 декабрь көнне «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы финалы гөрләп узды. Сезон ябылышында 5 команда көч сынашты. Алар – «Нәмәкәй» (Актаныш), «Сабалета» (Саба), «Изи» (Мамадыш), «Дилүс улы» (Казан), «Керәшеннәр» (Казан) командалары. -
КЫШКЫ КАНИКУЛЛАРНЫ НИЧЕК КЫЗЫКЛЫ ҺӘМ ФАЙДАЛЫ ИТЕП ҮТКӘРЕРГӘ?
Кышкы каникулларны барыбыз да зарыгып көтеп ала. Нәкъ менә әлеге әкияти ел фасылында яллар аеруча күңелле һәм рәхәт үтә. Кышкы каникулларны файдалы һәм кызыклы итеп үткәрәсең киләме? Димәк, әлеге язма синең өчен! Түбәндәге киңәшләр сиңа ярдәм итәр дип өметләнәм. -
ЯҢА ЕЛНЫ НИЧЕК КҮҢЕЛЛЕ ИТЕП КАРШЫ АЛЫРГА?
Яңа 2025 елны каршы алырга һәрбер кеше әзерләнә һәм тулы өметләр белән ниндидер могҗиза көтә. Әлеге бәйрәмгә әзерләнү дусларга, туганнарга бүләк алудан башлана. Аннан соң кайда һәм ничек каршы алу белән дәвам итә. Әлбәттә, барыбызның да Яңа елны үзенчәлекле һәм кызыклы итеп каршы аласы килә. Шуңа күрә мин бәйрәмнәрегезне мавыктыргыч итеп үткәрер өчен, берничә уен тупладым. -
КАЗАНДА КАЙДА ТИМЕРАЯКТА ШУЫП БУЛА?
Сизми дә калдык, декабрьнең инде беренче яртысы үтеп тә китте. Кышның иң тәмле, рәхәт вайбы шул декабрь-гыйнварь айлары инде. Һәм алар шундый тиз уза. Көннәр җылытканчы бозда шуып калырга кирәк. «Эш, уку...» дип ятма! Бездән сиңа Казандагы бозлар исемлеге, ә синнән яхшы кәеф һәм тимераяктагы фото, яме? -
КЫШЫН БЕРГӘ КҮҢЕЛ АЧАБЫЗМЫ?
Әле генә ямьле җәйне түземсезлек белән көтеп алган идек, инде елның соңгы ае да җиһанга аяк баскан! Тирә-юнь ап-ак карга күмелгән сихри мизгелне кем генә яратмый икән? Дусларың белән бергәләп сноуборд, чаңгы, тюбингларда рәхәтләнеп шуарга менә дигән мөмкинлек бит бу! Инде күпме еллар хыялда гына саклап йөргән сәяхәтне бүгеннән үк планлаштыра башларга тәкъдим итәм. Я, кышкы ял өчен Татарстанның иң текә урыннарын барлыйбызмы? -
СТРЕССНЫҢ ЯХШЫ ЯКЛАРЫ НИНДИ?
Бүгенге яшәеш эш, уку, гаилә һәм башкалар белән тыгыз бәйләнгән. Һәр көн ниндидер ачыш, яңалык, шатлык яисә төшенкелек хисе алып килә. Әйтик, борчылу, эмоциональ яктан яну кебек проблемалар стресс башлануга этәргеч булып тора. Шуңа күрә организмда тискәре үзгәрешләр барлыкка килә. Мәсәлән, йокы туймау, баш авырту, тиз ару, йөрәк тибеше көчәю, мускуллар сызлавы күзәтелә. Әмма һәрберебез дә стресска бирешүчән дип әйтү дөрес түгел. Бер үк фактор бер кешегә бөтенләй йогынты ясамаска яки аз гына тәэсир итәргә мөмкин. Ә шул ук вакытта башка кешенең турыдан-туры сәламәтлегенә зыян салуы да ихтимал. -
ЗУР ЭШЛӘР ЗУР ҖАВАПЛЫЛЫК ТАЛӘП ИТӘ
Дөньядагы иң сокландыргыч спорт төренең берсе – фигуралы шуу. Ул кешеләрне дулкынландыргыч мизгелләре белән җәлеп итә. Һәрбер номер спортчыларның тырышлыгы, тренерларның осталыгы һәм аларны беләштерүче кыйммәтле чыганак – вакытны таләп итә. Әлеге язмабызда сез фигуристка Дарья Дурандина белән әңгәмәне укып китә аласыз. -
ҖЫРЛАРГА ЯҢА СУЛЫШ КЕРТӘБЕЗ!
Күбегезнең балачак хатирәләре нәкъ тә шул чор җырлары белән тыгыз бәйләнгәндер. Аеруча Гүзәл Уразова, Ландыш Нигъмәтҗанова, Айдар Галимовның җырлары күңелемә кереп калган минем. Тотам да берәр очраклы вакытта «Мин сине гомерем буенааа ышыклап барырмын җилләрдәәән» дип җыр суза башлыйм. Татар җанлы баланы нишләтәсең инде? Менә шунысы кызык: соңгы елларда әлеге җырларга яңа сулыш кертә башладылар. Әйтик, яшь авторлар инде дөнья күргән композицияләрнең кушымталарын гына алып, яңа стильдәге иҗат җимешләре тудыралар. Әлеге ысул белән онытылган җырлар искә төшерелүдән тыш, иҗат мәйданына яңа аяк басучы җырчыларга да үзләрен таныту өчен менә дигән мөмкинлек. Әйдәгез, әлеге җырчыларның үзләре белән корган әңгәмәләргә күз салыйк! -
НЕОФОБИЯ: НИ ӨЧЕН КАЙБЕРӘҮЛӘР ЯҢАРЫШТАН КУРКА?
Яңа фильм карыйсы урынга мин инде мең кат каралган, «сыналган»ын мең дә беренче мәртәбә карыйм, бүлмәдәге өстәлне дә «күчерсәм, ошамас» дип, урынын алыштырмыйм, «тәме ошамаска мөмкин» дип, яңа төрле чәй алудан тыелам. Ягъни һәрвакыт сыналган, «тикшерү» аша үткән әйберләр белән яши бирәм. Нигә дисеңме? Миңа шулай рәхәт, яңарышлар сөюче түгел мин! Әллә син дә шундыймы? Алайса бу язма синең өчен! -
БЕР АЧЫШ – МЕҢ ДӘ БЕР ФИЛЬМ!
Кешеләр тормыш иткән дәвердә ачышлар ясарга омтылып яши. Әгәр син серле галәм дөньясы белән кызыксынасың һәм аның турында күбрәк белергә телисең икән, без сиңа ярдәмгә килә алабыз! Әйдә, галәмне фильмнар ярдәмендә ачыйк! -
5 НЧЕ ДЕКАБРЬ – ВОЛОНТЕРЛАР КӨНЕ!
Нәкъ тә менә алар булганга, бу дөнья мәрхәмәтлерәк тоела. Алар эчкерсезлек, олы ярдәм, якты чырай символы. Әйе, сүзем волонтерлар турында. Рәхмәт сезгә, бәйрәмегез белән, зур йөрәкле кешеләр! -
ЙОМГАКЛАУ ИНШАСЫНА СОҢГЫ ТАЛПЫНУ
Иртәгә 11нче сыйныф укучылары өчен бик мөһим көн. Быел 4 декабрь – чыгарылыш сыйныф укучылары йомгаклау иншасы (итоговое сочинение) яза. Аларга бу әһәмиятле көнгә ничек әзерләнергә соң? Бер көн калгач, төпле киңәшләр. -
«СӘЛӘТ-ГАЛӘМ» СИНЕ КӨТӘ!
Кышны күңелле, файдалы һәм истә кала торган хатирәләрдән башлыйсың киләме? Димәк, сиңа Сәләткә!
Белми калма
-
8 сентября 2025 - 14:34
«ӘЙДӘ, ШАЯРТ!» ТАТАР КВН ЛИГАСЫ ҖИҢҮЧЕСЕ БУЛУ ӨЧЕН ДҮРТ КОМАНДА КӨРӘШӘЧӘК
-
5 сентября 2025 - 14:31
МӘКТӘП КАНИКУЛЛАРЫ КАЙЧАН БАШЛАНА?
-
4 сентября 2025 - 10:31
ТИНЧУРИН ТЕАТРАЛЬ СЕЗОНГА СТАРТ БИРӘ
-
3 сентября 2025 - 18:09
ЛАЕШ ГИМНАЗИЯСЕНДӘ ТЕРРОРЧЫЛЫК АКТЛАРЫ НӘТИҖӘСЕНДӘ ҺӘЛАК БУЛГАННАРНЫ ИСКӘ АЛДЫЛАР