ФАСТФУДНЫ ТЫЮГА КАРАТА ХАЛЫК НИНДИ ФИКЕРДӘ?
Социаль челтәрләрдә Россиядә уку йортлары янында фастфуд сатуны чикләргә һәм аны сатып алуны 21 яшькә кадәр тыярга дигән яңалык таралды. Гомумән, фастфуд – җәмгыятьтә күп бәхәсләр тудыра торган мәсьәләләрнең берсе. Бер яктан, мондый ризык – бик уңайлы, ашарга пешерәсе, артык көч һәм акча әрәм итәсе юк, ә икенче яктан, ул сиздермичә генә сәламәтлегебезгә зур зыян сала: организмга симерү, йөрәк-кан тамырлары авырулары, шикәр диабеты һәм башка хроник авырулар барлыкка китерә.
Тагын шуны ассызыклап үтәргә кирәк: фастфуд милли мәдәнияткә тискәре йогынты ясый. Хәзерге вакытта яшүсмерләр традицион ризыклар урынына тиз әзерләнүче чит ил ризыкларын сайлый башладылар. Бу өйдә милли аш-су пешерүгә кызыксынуны киметә һәм гаилә традицияләрен какшата.
Ләкин шуны да истә тотарга кирәк: фасфуд нокталары илебездәге күп кешеләрне (студентларны, яшүсмерләрне, башка эшсез халыкны) эш урыны белән тәэмин итә. Миңа калса, тиз әзерләнүче ризыкларны тулысынча тыю урынына, төп игътибарны аларның сыйфатын арттыруга, сәламәт туклану турында мәгълүмат бирүгә юнәлтсәләр, күпкә дөресрәк булыр иде.
Әйдәгез, әлеге яңалыкка карата төрле фикерләрне карап үтик:
Азалия Гыйлметдинова (16 яшь, Казан педагогика көллияте студенты):
Мин кайвакыт фастфуд ашыйм. Бургер, наггетсы, картошка фри кебек ризыкларны яратам. Уку йортлары янында фастфудны тыю, бәлки, студентларны сәламәт туклануга этәрер иде. Ләкин фастфудны бөтенләй бетерү дөрес булмас дип уйлыйм, чөнки ул уңайлы һәм тиз ризык. Чамасын белеп ашарга гына кирәк.
Камилә Гордеева (21 яшь, Казан федераль университеты студенты):
Шәхсән мин андый ризыкны бик яратмыйм. Әгәр уку йортлары янында фастфуд урыннары ябылса, укучыларның, студентларның туклану чыгымнары сизелерлек артачак. Тиз һәм арзан ризыклар югала, ә альтернативалар кыйммәтрәк һәм күбрәк вакыт таләп итә, бу студентларның бюджеты һәм уңайлылыгы өчен тискәре нәтиҗәгә китерәчәк.
Айгөл Чебеш (актриса, блогер, әни):
Мин улыма фастфуд ашарга рөхсәт итәм, итмим дип тә әйтә алмыйм. Аның алдына китереп куйсаң да, ул аны ашамый. Ул кечкенәдән «Бу ризык файдалы, монсы файдалы түгел» дип үсте. Бездән күрептер инде анысы. Фастфуд сатуны чикләү турында шуны гына әйтә алам: күбрәк тыйган саен кызыксыну арта бит, моннан тагын да начаррак булмас микән? Ул фастфудны хәләл, тәмле һәм файдалы итеп хәзер өйдә дә ясап була инде.
Дарья Гапонова (38 яшь, нутрицолог):
Минемчә, фастфудны аз күләмдә ашарга мөмкин. Ләкин кирәк микән ул? «Фастфуд» сүзе астында, гадәттә, ашкайнатуга тискәре йогынты ясый торган һәм киләчәктә сәламәтлек белән проблемаларга китерергә мөмкин булган трансмайлар, тонналап тоз һәм шикәр яшеренгән. Әгәр дә мондый ризык телисең икән, өйдә пешерергә өйрәнү яхшырак. Нормаль ипидән, өй кәтлитеннән һәм салат яфракларыннан, бакчадан кергән помидордан ясалган бургер ул инде зыянлы ризык түгел, ә тәмле кичке аш.
Тыюда логика күрмим. 18 яшьтә син инде армиягә бара һәм президент өчен тавыш бирә аласың, ләкин бургер алыргамы, юкмы икәнен үзең хәл итә алмыйсыңмыни? Моның урынына яшьләр өчен туклану һәм яшәү рәвеше турында мәгълүмат бирә торган проектлар кертергә кирәк. Тыюлар, киресенчә, ихтыяҗ тудырырга мөмкин.
Фастфудларны тыю мәсьәләсе бик бәхәсле. Халык сәламәтлеген яхшырту өчен фастфудның тулысынча бетерелүе түгел, ә сыйфатын контрольдә тоту һәм кешеләргә дөрес туклану турында аңлату мөһим. Шулай итеп кенә уңайлылык белән сәламәтлек арасында баланс саклап булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 марта 2026 - 13:11
«ТАТАР ТЕЛЕ – ХАЛКЫМ ТЕЛЕ» КОНКУРСЫНЫҢ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТҮ КАМПАНИЯСЕ 23 МАРТКА КАДӘР ОЗЫНАТЫЙЛДЫ
-
17 марта 2026 - 11:58
РОССИЯ МӘКТӘП МУЗЕЙЛАРЫ ӨЧЕН БӨТЕНРОССИЯ КОНКУРСЫНА ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ
-
16 марта 2026 - 10:38
«КАДРЛАР РЕЗЕРВЫ» ПРОЕКТЫ: ТАТАРСТАНДА ЯШЬЛӘР ЛИДЕРЛАРЫН ЭЗЛИЛӘР
-
13 марта 2026 - 10:29
21 ЯШЬКӘ КАДӘР ФАСТФУД САТУНЫ ТЫЮ ТӘКЪДИМ ИТЕЛӘ
Нет комментариев