Логотип Идель
Бу – тема!

БДИ + ФИЗИКА = ЛОГИКА

Физикадан имтихан биремнәрен чишкәндә логик фикерләүне җигәргә кирәк. Формулаларны ятлап, материалны теркәп бару гына җитми. Бу фәнне аңлап өйрәнү һәм үзеңнең җавапларыңны, кирәкле кыйммәтләр, саннар, законнарны логик бәйләнештә күрү мөһим. Әгәр һәр адымны төрле күзлектән тикшерсәгез, формулаларны чыгара белсәгез, хаталарның күбесен булдырмаска мөмкин.

 

Физика белемнәре киң даирәне колачлый, һәм һәр теманың үзенчәлекләре бар. Формулаларны ятлап кына калмагыз, аларны мәсьәләләрдә кулланырга өйрәнегез. Төп төшенчәләрне һәм теорияне аңлап уку бик мөһим. Мәсәлән, энергия саклану законнары, импульс һәм көчләрне аңлап эшләү сезнең өчен нигез булып тора. Һәрбер законны өйрәнгәндә, аның реаль тормышта ничек кулланылганын аңлап алырга тырышыгыз.

Шулай ук, физиканың күпчелек темаларында математик берәмлекләрне дөрес итеп үзгәртү һәм исәпләүләрне төгәл башкару таләп ителә.

Экспериментларның төп принципларын белү, һәм аларның ничек үтүен күзәтү дә файдалы булыр. Дәресләрдә эшләнгән стандарт экспериментларны, аларның принципларын һәм нәтиҗәләрен белү булышачак.

 

Физиканы 86 баллга биргән АЙНУР АБДУЛЛИН:

Мин физика буенча БДИны 86 баллга тапшырдым. Бер карасаң, бу югары нәтиҗә кебек: мин барлык биремнәрне дә эшләдем. Ләкин тагын да югарырак балл алырга нәрсә комачаулаган соң?

Беренчедән, иң зур хата – физиканы формулаларны ятлап кына өйрәнеп була дип уйлау. Әмма бу алай түгел. Физика төгәл алгоритмы булган математика да, гуманитар фән дә түгел. Монда аңлау, логика кирәк. Син, әйтик, Ом законын яттан беләсең, әмма аны мәсьәләләрдә куллана алмаска мөмкинсең. Гади итеп әйткәндә, син билгеле бер инструментның ничек күренгәнен беләсең, ләкин аның конкрет нәрсә өчен кирәклеген аңламыйсың. Укучылар формулалар күплегеннән курка. Минем киңәшем: аларны ятламагыз, ә үзегез чишеп чыгарып карагыз. Формуланың кайдан килеп чыкканын аңлау имтиханда стресс вакытында бик ярдәм итә. Әгәр формуланы онытсагыз да, законны һәм логиканы хәтерләсәгез, аны яңадан чыгара алачаксыз.

Икенчедән, күпләр бары тик җиңел тест биремнәрен генә чишә һәм икенче өлештән курка. Беренче өлештәге барлык биремнәр дә икенче өлеш белән бәйле, шуңа күрә аларны аерым түгел, ә бергәләп өйрәнергә кирәк.

Өченчедән, тагын бер хата – теориягә һәм «вак-төякләргә» игътибарсызлык. Физикада бик күп нечкәлекләр бар: вектор проекцияләренең билгеләре, көчләрнең юнәлеше, үлчәү берәмлекләрен СИ системасына күчерү. Бер генә хата яки сантиметрларны метрларга дөрес күчермәү икенче өлештә дөрес җаваптан мәхрүм итәргә мөмкин. Имтиханда синус белән косинусны бутап мин 4 икенчел баллны югалттым.

Дүртенчедән, әзерлек системасының булмавы. Әзерләнү өзек-өзек түгел, ә планлы рәвештә барырга тиеш. Темаларны эзлекле өйрәнергә кирәк: динамиканы тулысынча аңламыйча молекуляр-кинетик теориягә күчәргә ярамый, һәм киресенчә дә шулай. Мин дә фәннәрне этаплап өйрәндем: өч ай дәвамында бары тик физиканы тирәнтен үзләштердем, аннары рус теленә һәм башка фәннәргә күчтем. Мәсьәләләр җыентыгы буларак мин Демидованың «Отличный результат» китабын кулландым (30 вариантлы гадәти җыентык белән бутамагыз). Анда БДИда очрарга мөмкин булган барлык биремнәр бирелгән һәм алар темалар буенча берләштерелгән. Минемчә, физикада иң катлаулы бирем – 18 нче. Аның авырлыгы – терминнарның бик күп булуында. Бу бирем укучыдан физикага кагылышлы якынча 200 термин белүне таләп итә.

Шулай ук мин төп формулалар һәм даими зурлыклар өчен аерым дәфтәр булдырдым һәм 11 нче сыйныфта уку вакытында аны даими тулыландырып бардым. БДИ тапшырганнан соң да ул студент тормышында бик ярдәм итә. Ачык вебинарлар һәм төрле онлайн-мəктәпләрнең видео-дәресләре миңа бик булышты. Репетиторга йөрү мөмкинлеге булмаса, бу – яхшы альтернатива, чөнки анда катлаулы темаларны гади һәм аңлаешлы итеп аңлаталар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев