БДИ + РУС ТЕЛЕ = СИСТЕМА
Рус теле буенча БДИ системалы әзерлекне тикшерә. Кагыйдәләрне аерым-аерым ятлау җитми, аларны бер-берсе белән бәйли белү мөһим. Орфография, пунктуация, текст белән эшләү – барысы да бер система эчендә эшли. Бер кагыйдәне аңламау бөтен биремне ялгыш эшләүгә китерергә мөмкин. Шуңа күрә рус теленә әзерлек аерым темалар түгел, ә уртак структура итеп корылырга тиеш.
Рус теле буенча имтиханда укучылар еш кына бер үк төрле хаталар ясый. Алар, нигездә, орфография һәм пунктуация белән бәйле. Иң нәтиҗәле ысул – үзең еш ялгыша торган урыннарны билгеләп бару.
Кайбер сүзләрне кагыйдә буенча түгел, ә күз белән истә калдырырга кирәк. Аларны язып куеп, вакыт-вакыт кабатлап карау күпкә отышлырак. Аеруча йокы алдыннан укылган сүзләр яхшы истә кала – моны психологлар да раслый.
Рус теле буенча иншаны илһам көтеп утырып язмыйлар. Ул төгәл структурага нигезләнә: тексттагы проблема, автор позициясе, аргументлар, үз фикерең һәм нәтиҗә. Күп сүзле, катлаулы җөмләләр белән мавыгу, киресенчә зыян китерергә мөмкин, чөнки сөйләм хаталары барлыкка килә – төгәл, гади, аңлаешлы яз.
Рус телен 100 баллга биргән РҮЗИЯ ГАЙФУЛЛИНА:
Рус теле башлангычта миңа бик авыр бирелә иде. Әмма 7 нче сыйныфта үземә максат куйдым: ничек булса да рус телен өйрәнергә, олимпиадаларда үз көчемне сынап карарга. Аллаһка шөкер, бу максатыма ирештем. Рус теленнән БДИда 100 балл җыйдым, Халыкара олимпиаданың һәм Бөтенроссия укучылар олимпиадасының республика этабында җиңүче булдым.
Без көн саен рус телендә сөйләшәбез, әмма БДИда никтер баллар түбән килеп чыга. Беренчедән, иң зур хата – рус телен җайлы дип уйлап, аңа әзерләнмәү яки соң әзерләнә башлау. Рус телендә кагыйдәләр генә түгел, ә һәр кагыйдәдән чыгарма, искәрмәләр күп. Мәсәлән, кайберәүләр гомер буе сүзне дөрес түгел итеп кулланалар, аннары дөрес вариантын белгәч, шаккаталар.
Икенчедән, тестны күп эшләп, кагыйдәләрне ятламау. Әгәр дә укучы рус теленнән барлык булган вариантларны эшләп чыкса да, аның баллы 80нән дә түбән булырга мөмкин (бу инде һәр кешенең хәтер күнекмәләреннән тора). Чөнки БДИ вакытында каушап эшләгәннәр онытылырга мөмкин. Шуңа күрә мин һәркемгә кагыйдәләрне ятларга киңәш итәм.
Өченчедән, инша өлешен аз язу. ФИПИ банкында бик күп текстлар бар, алар төрле стильдә, төрле жанрда, һәрберсе дә бик тирән анализлауны сорый. Әгәр дә әзерлек вакытында әлеге анализны эшләргә өйрәнү булмаса, укучы 46 балл югалтырга мөмкин.
Дүртенчедән, үз эшеңне җиңеләйтмәү. Кагыйдәләр дөрестән дә авыр ятланырга мөмкин, искәрмәләр күп, имтиханга әзерләнүчеләрнең әле рус теле генә түгел, башка фәннәре дә бар. Укуны җиңеләйтергә кирәк. Искәрмәләрне ятлау өчен мин Quizlet, ә вакытны дөрес итеп бүлү өчен Forest дигән кушымталар белән файдаландым. Уку планы төзү өчен нейрочелтәр кулланып була.
Минем уйлавымча, рус теленнән тестта иң авыр бирем – өченчесе. Аны эшләү өчен, бирелгән текстны бик игътибар белән укырга, аның стилен билгеләргә һәм шул стильгә хас билгеләрне искә төшереп эш итәргә кирәк.
Шулай ук күпләр паронимнарны авыр дип саный. Аларны өйрәнгәндә суффиксларга игътибар итәргә, паронимнарны сүзтезмә буларак ятларга киңәш итәм (мәсәлән: болотистая местность). Күп биремнәрдә ассоциацияләр кулланырга тәкъдим итәм: болай эшләгәндә рус телен өйрәнү җиңелрәк тә, кызыклырак та була.
Басым куелган сүзләр язылган кәгазьне эш өстәле янына элеп куярга һәм көн саен кабатлап укырга кирәк (ФИПИның орфоэпик сүзлеген кулланырга була). Шулай ук Интернетта басымнар белән яздырылган җырларны тыңлау да булыша. Репетитор белән шөгыльләнмәсәгез ачык вебинарлар карарга тәкъдим итәм.
Рус теленнән БДИда иң мөһиме – максималь игътибарлы булу. Һәм, әлбәттә, рус телен ярату мөһим. Күп кенә чыгарылыш сыйныф укучылары миңа: «Мин технарь, шуңа күрә рус теле миңа авыр бирелә», – дип әйтә. Математикларга мин моны шулай аңлатырга яратам: һәр биремне чишүнең үз алгоритмы бар. Әгәр шул алгоритмга таянып эшләсәң, хаталар булмаячак.
Бу БДИ иншасы схемасына да охшаган: анда шаблон, схема, клише сүзләр, җөмләләр бар – аларны бары тик урынына куеп, бераз үзгәртеп кенә җибәрәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
18 февраля 2026 - 10:05
ТАТАРСТАН УКУЧЫЛАРЫ ПЕРМЬДӘ УЗАЧАК ИНТЕЛЛЕКТУАЛЬ ОЛИМПИАДАНЫҢ ФИНАЛЫНА ЧЫГА
-
17 февраля 2026 - 09:38
МАШИНА ЙӨРТҮ ТАНЫКЛЫГЫН АЛУДА ЯҢА КАГЫЙДӘЛӘР БУЛЫРМЫ?
-
16 февраля 2026 - 11:16
21-22 ФЕВРАЛЬДӘ ТАТАРСТАНДА МАЙ ЧАБУ БӘЙРӘМЕ КАЙДА ҮТӘЧӘК?
-
13 февраля 2026 - 18:36
«САЛАВАTIK» ПРОЕКТЫНА 5 ЯШЬ!
Нет комментариев