Логотип Идель
Бу – тема!

«ҖӘЛИЛ УКУЛАРЫ» БӨТЕНРОССИЯ ФӘННИ КОНФЕРЕНЦИЯСЕ

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына быел 120 ел. Шул уңайдан, Татарстанда күп чаралар, конференцияләр оештырыла. Шуларның берсе – «Җәлил укулары» Бөтенроссия фәнни конференциясе.

Чараны Татарстан Республикасы Милли музее, ТР Мәдәният министрлыгы һәм КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белән берлектә оештыра. Конференциянең тантаналы ачылышы һәм пленар утырышы 26 февраль көнне КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының актлар залында узды.

Тантаналы рәвештә чын Моабит дәфтәрләрен тәкъдим иттеләр. Бөтен зал басып, аларны каршы алды. Студентлар Муса Җәлилнең шигырьләрен төрле телләрдә сөйләделәр.

Татарстан Милли музееның генераль директоры, тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов:

Муса Җәлилнең исемен мәңгеләштерү өстендә зур эш алып барыла. 1950 еллардан башлап шагыйрь белән бәйле предметларның коллекциясе булдырыла. Бүгенге көнгә кадәр коллекциядә 1261 предмет булса, Муса Җәлилнең туган көнендә ул тулыланды. Эзтабарлар «Отвага» газетасында эшләгән вакыттагы шрифтлар наборы бүләк итте.

Конференциядә 3 секция буенча эш алып барылды:

Беренче секция КФУ базасында Җәлилнең әдәби мирасы, аның ХХ-ХХI гасыр мәдәниятендәге урыны һәм йогынтысы турында сөйләшүгә багышланды.

Икенче секция Муса Җәлил музей-фатирында узды. Анда музей эшчәнлеге үзенчәлекләре, сугыш чоры батырлыгы темасын заманча аңлату юллары һәм тарихи хәтерне саклау мәсьәләләре күтәрелде.

Өченче секция Казан Кремле мәйданчыкларында оештырылды һәм Россиядәге эзләү хәрәкәте тарихына багышланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев