Логотип Идель
Бу – тема!

ӘКИЯТЛӘРНЕ ЧАГЫШТЫРАБЫЗ

26 февраль – әкиятләр сөйләү көне. Аны кем генә тыңларга яратмый икән? Шул уңайдан рус һәм татар халык әкиятендәге аерма һәм охшашлыклар белән танышып узыйк!

 

«Үги кыз» һәм «Дочь и падчерица»

Ике әкияттә дә төп геройлар – үги кызлар. Алар башкалар тарафыннын кагылалар. Әйтик, татар халык әкиятендә кызны гаиләдә яратмыйлар, һәм абыйсы аны хәйләләп урманга алып барып, адаштырмакчы була. Ә рус халык әкиятендә исә үги ана кызны урманга җибәрә. Һәм бу эшне әтисенә башкарырга куша. Шулай итеп ике кыз да урманда булалар. Табигать белән бәйләнеш ике халык әкиятендә дә охшаш.

Үги кызлар икесе да уңышка ирешәләр. Кайсы гына халык әкиятен алып карасак та, яхшылык җиңеп чыга. Үз-үзләрен коткару юлында кызлар барлык җан иясенә дә яхшы мөнәсәбәттә булалар. Мәсәлән, татар халык әкиятендә персонажлар – чын кешеләр. Биредә алар кыз белән сөйләшәләр, ярдәм итәләр, яхшылыгы, хезмәт сөючәнлеге өчен хайваннар да бүләк итәләр. Урлашмавы, үз сүзендә калуы, картларга карата миһербан-шәфкатьле булуы аны бәхетле итә дә инде.

Рус халык әкиятенә күз салсак, биредә кызга исән калырга җәнлекләр булыша. Алар төп герой белән аралашалар һәм аны сынап карыйлар. Ягъни хайваннар кыз белән бәйләнешкә керәләр һәм аңа ярдәм итәләр.  Кыз да эчке дөньясы матур, бай булуы белән ота һәм бәхеткә ирешә.

Әкиятләрнең ахырлары да охшаш. Чөнки биредә үги кызларның байлыкларына кызыгып, башка кызлар да шул ук сынаулар, юл буенча үтмәкче булалар, әмма бәхеткә ирешмиләр.

Димәк, рус һәм татар халык әкиятләренең охшаш һәм аермалы яклары бар. Ничек кенә булмасын, алар укучыны һәрдаим кеше булып калып, бу дөньяда изге гамләлләр кылып кына яшәргә өйрәтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев