ЕГЕТЛӘРГӘ КИЕНҮ БУЕНЧА ГАЙД
Зәвыклы киенү кызларга гына түгел, егетләр өчен дә бик мөһим. Тышкы кыяфәт тирә-юньдәгеләрнең мөнәсәбәтенә уңай йогынты ясый үз-үзеңне киеренке тотарга мөмкинлек бирә һәм үзбәяне күтәрә. Шуңа күрә мин егетләр өчен заманча, зәвыклы, уңайлы образлар туплап, гайд ясадым.
Спорт киеме
Бу стильдәге киемнәр берничә кагыйдә үтәүне таләп итә: минимализм, ягъни тыныч төс палитрасын саклау һәм сыйфатлы материаллар куллану. Моннан тыш логотипларсыз һәм кычкырып торган принтларсыз кием сайла. Киемнәрнең ничек утыруына игътибар итү дә мөһим: артык зур худи һәм ябышып торган чалбар кисәң, үзеңә дә уңайсыз булыр.
Көн дә киеп була торган киемнәр
Монда да шул ук кагыйдәләрне истә тотарга кирәк. Күпкатлы образлар төзү мөмкинлеге булса, моны кулланырга кирәк, мәсәлән, футболка + күлмәк/свитер образны баетып җибәрә һәм үзенчәлекле итә. Ак, соры, кара, куе зәңгәр, хаки, аксыл көрән, шоколад, сөт төсендәге киемнәр һәрвакыт отышлы һәм озак еллар дәвамында трендта булыр.
Мөһим чарага яисә укуга casual образлар
Мондый образларны төзегәндә бик игътибарлы булырга кирәк, чөнки бик рәсми яисә, киресенчә, артык җиңелчә киенү урынлы булмаска мөмкин. Водолазка, күлмәкл, классик чалбар, ботинка урынлы булыр. Бер генә костюм белән дә бик күп образ төзергә мөмкин. Носкины аяк киеме яисә чалбар төсенә туры китер һәм озынлыгын чамала.
Лайфхаклар
Һәр егетнең үз стиле булырга мөмкин – кемдер классиканы, кемдер спорт стилен күбрәк ярата. Шуңа да карамастан, берничә төп кагыйдәне истә тотарга кирәк:
1. Киемнең «дөрес утыруы» аның брендыннан һәм бәясеннән мөһимрәк.
2. Образларыңда 2-3 төс кенә кулланырга тырыш – алай син зәвыклы күренәчәксең.
3. Чиста аяк киеме = ярты уңыш.
4. Киемнәрдә дә «база» бар: джинсы һәм футболка озак еллар дәвамында актуаль булачак.
5. Күпкатлы образлар затлырак күренә.
6. Логотиплар һәм язулар кимрәк булу яхшырак.
7. Пөхтәлек гел беренче урында булырга тиеш.
8. Аксессуарлар (кул сәгате, күзлек, сумка, кепка) куллану образларны баета һәм тулыландыра.
9. Артык сыланып торган яисә артык буш кием сайлама.
10. Носкины аяк киеме яисә чалбар төсенә туры китер һәм озынлыгын чамала.
Онытма! Стиль ул – кыйммәтле киемнәр түгел, ә үз-үзеңне күрсәтү ысулы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
20 февраля 2026 - 09:47
КАЗАН ФЕДЕРАЛЬ УНИВЕРСИТЕТЫ БАРЛЫК ТУЛАЙ ТОРАКЛАРЫН ИКЕ-ӨЧ ЕЛ ЭЧЕНДӘ ТӨЗЕКЛӘНДЕРЕРГӘ ПЛАНЛАШТЫРА
-
19 февраля 2026 - 12:03
ПЕДАГОГИЯ ФАКУЛЬТЕТЛАРЫНА КЕРҮ КАГЫЙДӘЛӘРЕ ҮЗГӘРӘ: ҖӘМГЫЯТЬ БЕЛЕМЕ УРЫНЫНА ПРОФИЛЬЛЕ БДИ КЕРТЕЛӘ
-
18 февраля 2026 - 10:05
ТАТАРСТАН УКУЧЫЛАРЫ ПЕРМЬДӘ УЗАЧАК ИНТЕЛЛЕКТУАЛЬ ОЛИМПИАДАНЫҢ ФИНАЛЫНА ЧЫГА
-
17 февраля 2026 - 09:38
МАШИНА ЙӨРТҮ ТАНЫКЛЫГЫН АЛУДА ЯҢА КАГЫЙДӘЛӘР БУЛЫРМЫ?
Нет комментариев