Логотип Идель
Бу – тема!

СӨЙЛӘШӘБЕЗ ТАТАРЧА, ЯШИБЕЗ АРЧАЧА!

Бу районда ишекне әчкеч белән әчеп керәләр һәм Тукайны белмәгән кешене яратып бетермиләр. Республикабызның кайсы районы турында сүз барганын һәркем аңлагандыр. Әйе, әлеге язмада без район гына түгел, ә шәһәр статусы алган Арча турында сөйләшербез һәм аның кызыклы урыннары буйлап минисәяхәт кылырбыз. Башлыйбыз!

Безнең девиз – Казансу

Иделгә коя торган Казансу елгасы нәкъ менә безнең районда башлана. Шуңа да, әтием әйтмешли, шәһәрдәге бар әйбергә шуның исемен кушып бетергәннәр. Мисал өчен, Арчаның үзәгендә Казансу паркы урнашкан. Биредә җәйләрен пляжда волейбол уйныйсың, ә кышын тимераякта үз талантыңны күрсәтә аласың. Балалар өчен махсус шугычлар, атынгычлар һәм башка күңел ачу чаралары да бар. Саф һава сулап, урам әйләнеп керү өчен дә менә дигән урын.

Шулай ук бездә узган елны гына «Казансу» дип аталган футбол манежы ачтылар. Футболчылар, өр яңа залларда уйныйсыгыз килсә, сезне Арчада көтәбез! 

Бозны яратучылар, укыгыз

Мин сезне «Арча Арена» Боз сарае белән таныштырырга телим. Бу – хоккей һәм фигуралы шуу үзәге генә түгел, ә бар халыкның җыелу урыны. Биредә атнага берничә тапкыр массакүләм тимераякта шуу вакыты була. Менә шунда кечкенә бәбиләр дә, яшьләр дә, олы абый-апалар да рәхәтләнәләр инде!

Арча – мәдәни башкала

Бу чыннан да шулай, 2023 елда безнең җырчы-биючеләребез, үзешчәннәр артистларыбыз районнар арасында уздырылган бәйгедә Гран-при яулады һәм Арча «Татарстанның мәдәни башкаласы» исеменә лаек булды.

Бездә бит егет-кызлар кечкенәдән үк мәдәнияткә гашыйк булып үсәләр. Ни өчен дисәгез, шәһәребез үзәгендә яшьләрдә сәнгатькә мәхәббәт уята торган «Арча музыкаль мәктәбе», шулай ук уку, спорт, журналистика һәм башка күп кенә өлкәләр буенча белем бирә торган «Арча укучылар сарае» эшләп килә. Сүз уңаеннан, мин боларның икесендә дә шөгыльләндем: актерлык осталыгы һәм бию түгәрәгенә йөрдем, ә олырак сыйныфларда телестудиядә журналистика серләренә төшендем. Арчаның ял белмәс мәдәният йортында да һәрдаим төрле-төрле танылган җырчылар үз концертларын куя, актерлар килеп спектакль күрсәтеп китә, үзебезнең артистлар да район халкын үз программалары белән шатландырып тора. Кыскасы, тормышны гөрләтеп алып бара Арчабыз!

 Матур һәм нокта

Районыбызның Яңа Кырлай авылында да күптән түгел генә ял итү комплексы ачтылар. Кичке авыл, тынлык, бары тик табигать тавышы гына... Син якыннарың белән искиткеч матур итеп эшләнелгән күперләрдән йөрисең, башта елга буйлап барасың, аннан урманга кереп китәсең. Шулай бераз йөргәч, катамаран белән елгада йөзеп аласың. Ну, күз алдыгызга китердегезме? Рәхәт бит, ә!

Калган барысын да Арчада күрешкәч сөйләрмен. Безгә килү дә авыр түгел бит, электричкага утырдың да, «выжт» итеп кайтып та җиттең.

Ленар Гобәйдуллин фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

Белми калма

Яңа сан