Бу – тема! рубрикасы буенча яңалыклар
-
КЕМ СИН ҺӘМ НИЧЕК НӘКЪ МЕНӘ СИҢА СТРЕССНЫ ҖИҢӘРГӘ?
Шәхес төрен ачыклап, нәкъ менә сиңа стрессны ничек җиңәргә икәнен билгеләп була. Әйдә әле, бергәләп нинди төргә керүеңне ачыклыйбыз! -
ҖӘЕН АГУЛАНУДАН САКЛАНУ ӨЧЕН КИҢӘШЛӘР
Соңгы вакытларда ашап агулану очраклары артып китте. Роспотребнадзор җәйге эсседә агуланудан саклану буенча киңәшләр белән бүлешә. Укып чык һәм аларга колак сал! -
14 КӨНЛЕК «ЦИФРЛЫ ДИЕТА» ТАРИХЫ
Соңгы статистика буенча, планетада яшәүчеләрнең 66%тан күбрәге актив рәвештә интернетны файдалана. Бүгенге көндә социаль челтәрләрдә 5 миллиардтан артык кеше теркәлгән. 2024 елда Россия кешесе көненә уртача 8 сәгать 21 минут гомерен интернетта үткәрә. Кызык фактлар! Әмма виртуаль тормышның зарарлы йогынтысы турында уйлап караганың бармы? Шәхсән мин соңгы айда бу турыда күп уйлыйм. -
«КАЗАНГА ТУКАЙ КАЙТКАН»: ПРЕМЬЕРАГА БАРЫР ӨЧЕН 7 СӘБӘП
Г.Камал театрын бөтен җаным белән сөюче тугры тамашачы буларак, һәр премьераны зарыгып көтеп алам. Күптән түгел генә чыккан, әмма инде зур аудиториянең күңелен яулап өлгергән «Казанга Тукай кайткан» спектаклен, ниһаять, карап кайттым һәм үз хис-кичерешләрем белән язмада кыскача гына бүлешергә телим. -
«КӨРӘШКӘН ВАКЫТТАГЫ ХИСЛӘРНЕ БАШКА БЕРНИ БЕЛӘН ДӘ ЧАГЫШТЫРА АЛМЫЙМ»
«Капчык», «кармаклау», «һөҗүм», «подсечка», «подбив»... Нинди сәер сүзләр җыелмасы бу дисеңме? Ә менә чын көрәшчеләр исә мине аңларга тиеш, чөнки бу нәкъ шул өлкәдә генә кулланыла торган сүзләр. Һәр алымны уйлап башкаручы, игътибарлы һәм үҗәт булырга кирәк көрәштә. -
ДУС КЫЗЛАР БЕЛӘН НИЧЕК КҮҢЕЛЛЕ ВАКЫТ УЗДЫРЫРГА? 5 ЫСУЛ
Сәлам! Дус кызлар белән көн дә диярлек каһвә алып, паркта йөреп туйсагыз, сезгә нәрсәнедер үзгәртергә кирәк. Юкса мөнәсәбәтләр күңелсез була башлаячак. Дуслыкка яңа сулыш өрә торган 5 шөгыль тәкъдим итәбез. -
ТИМУР СӨЛӘЙМАНОВ: «ЯЛКЫН»100 ЕЛЛЫГЫНДА КАТНАШМАУ БЕРНИЧЕК ТӘ МӨМКИН ТҮГЕЛ ИДЕ»
1 июньдә «Ялкын»ның 100 еллыгы уңаеннан Кремль территориясендә зур масштаблы «Ялкын фест» гөрләде! Күз алдына гына китерегез: 35 мең кеше «Ялкын»ның юбилеен бәйрәм итәргә дип бер җиргә җыелды. Чарага хәтта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзе дә килде. -
ПСЕВДОЛОГИЯ: ЯЛГАН ТУЛЫ ДӨРЕСЛЕК
Сәлам, дустым! Бүген синең белән аралашуны бик үк тыйнак булмаган сораудан башлыйсым килә: син еш алдашасыңмы? Аклану кирәкми, һәр кеше гомерендә шактый алдый, әлбәттә, чөнки бу – табигый күренеш. -
KAMAL: «АВЫР БУЛСА ДА, ГАСТРОЛЬЛЕ ТОРМЫШНЫ ЯРАТАМ!»
Зур сәхнәдән аның яшь тавышы яңгырагач, киләчәктә татар эстрадасының тагын бер кат чәчәк атачагына һич шигем калмады. Кем турында шулай зурлап сөйлим дип уйлыйсызмы? Яшь башкаручы, Ришат Төхвәтуллин төркеме солисты – Kamal – Камил Вәлиев турында сүзем! -
ҖЫРЧЫЛАР ИНТЕРНЕТТАН БАШКА ТОРА АЛАМЫ?
Бик беләсегез килсә, “дустыбыз” Интернетка 17 майда 33 яшь тулды. Нәкъ менә 1991 елның 17 маенда интернет челтәре өчен WWW стандарты раслана. Татар җырчылары Интернетка ни өчен керә? Күп вакытларын биредә нәрсә эшләп уздыра? Интернеттан башка тора алалармы? Әлеге сорауларга җавап таптык, хәзер барысын да сөйләрбез! -
«ЯЛКЫН» ТАТАРСТАН һәм ТӨБӘКЛӘР БУЙЛАП ГАСТРОЛЬЛӘРДӘ ЙӨРИ!
«Ялкын»га 100 ел уңаеннан республикабызның төрле шәһәр һәм авылларында юбилей чаралары уздырыла. Мәктәпләр, китапханәләр, колледжлар туган көннәр оештырып кына тора. Бу турыда хәбәрдар булу бик сөенечле һәм рәхәт! -
БДИГА БӘЙЛЕ 10 МИФ!
Сәлам, дустым. Инде бу айдан күпләр куркып көткән бердәм дәүләт имтиханнары башлана. Стресс болай да җитәрлек инде, шуңа без сине кызыклы мәгълүмат белән таныштырырга булдык. Бу язмада БДИ белән бәйле мифлар әзерләдек. -
СТРЕССНЫ КИМЕТӘ ТОРГАН 2 ПРАКТИКА
Тәрәзә артында кышмы, җәйме – мөһим түгел. Эчке бушлык, «янып чыгу» халәте, борчу арту, бер дә көтмәгәндә, арттан куып тота. Ой, бу бүгенге көндә һәрберебезгә диярлек таныштыр. Ә нишләргә соң? Моны ничек тә җиңәргә кирәк! -
БУ БҮЛМӘ ГӨЛЛӘРЕН ТОТУ КУРКЫНЫЧ!
Үзеңә яки бүләк итеп башка кешегә бүлмә гөле алырга уйласаң, башта аның түбәндәге исемлектә юкмы икәнен тикшерүең хәерле. -
«АЛТЫН КАЛӘМ – ЗОЛОТОЕ ПЕРО» ФЕСТИВАЛЕНЕҢ КҮЧМӘ МӘКТӘБЕНЕҢ 3 КӨНЕ НИЧЕК УЗДЫ?
Өч көн дәвамында кучмә мәктәп кысаларында «Алтын каләм – Золотое перо» фестиваленең катнашучылары үзләрен чын журналист яки язучы итеп хис итте, төрле тәҗрибә белән уртаклашты, яңа дуслар, мөмкинлекләр тапты, ә иң мөһиме – илһамланып кайтты.