Логотип Идель
Бу – тема!

ИНТЕРНЕТ БЕТСӘ, НИШЛӘРГӘ?

Иртән торып, телефонда интернет юклыгын күргән көннәр булгалый. Кайбер очракларда бу проблема локаль гына түгел, ә массакүләм булырга мөмкин. Шәһәрдә гомумән интернет эшләми, яисә начар тота, яки билгеле бер оператор чикләүләр кертә. Шушы кечкенә генә проблемадан кайвакыт бар дөнья туктап кала. Нишләргә соң мондый очракта?

Интернет гадәттә кинәт юкка чыга. Төрле төбәкләрдә сүндерү механизмы төрле. Бу операторларга бәйле.

Мәсәлән:

  1. сөйләшеп була, элемтә бар, әмма мобиль интернет эшләми.
  2. Симканың элемтәсе бөтенләй тотмый, экстренно шалтыратулардан тыш сөйләшү мөмкинлеге дә юк.
  3. Кайбер төбәкләрдә симканың шкалалары кала, хәтта 4G да тота, әмма интернет та, шалтыратулар да эшләми.

Шәһәрдә интернет бетеп, яшәеш туктап калмасын өчен, без мондый вәзгыятькә әзер булырга тиешбез. Моның өчен берничә киңәш.

  1. Телефоныгыздагы аккумулятор заряды дәрәҗәсенә игътибар итегез. Өйдән чыкканда җыйдырып китү хәерлерәк. Интернет начар эшләгәндә, провайдер билгесез челтәрләргә керә, элемтә эзли башлый. Шуңа бу вакытта заряд гадәттәгедән күбрәк, тизрәк тотыла.
  2. Такси чакырырга мөмкин булган телефон номерын табыгыз һәм язып куегыз. Күп кеше белмидер дә әле, әмма Яндекс-таксины да шалтыратып чакыртып була. Һәр шәһәрнең номеры төрле. Казанда, мәсәлән, +7 (843) 510 00 00. Кирәге чыгарга мөмкин, бигрәк дә каядыр ашыкканда, поезд һәм самолетлар көтеп тормый бит.
  3. Үзегезнең гадәти маршрутта, өй яки эш тирәсендә бушлай Wi-Fi булган кибетләр, кафе, клиникалар, МФЦлар – кыскасы, барысын да барлагыз.
  4. Көндәлек чыгымнарга кәгазь акча да йөртегез, каядыр барыр алдыннан банкоматка кереп картагыздан бераз салдырып алыгыз. Зур кибетләрдә терминаллар гадәттә стационар интернетта эшли, ә менә кечкенәрәк оешмаларда бары тик мобиль интернет кына көйли барсын да. Кайчакта ипи алырга да каршылыклар килеп чыгарга мөмкин. Шулай ук, шәһәр транспорты, метроларда да карта белән түләп булмый кайвакыт.
  5. Интернет булмаганда, таныш түгел җиргә барасыгыз була икән, навигаторларга оффлайн-карта скачать итеп куярга кирәк.

 

Ләкин күп номер челтәрләре эшләмәгән чакта да, гадәттә азмы-күпме дәрәҗәдә яхшырак эшли торган бер «бунтарь» оператор була. Татарстанда исә бу күпчелек очракта «Летай» симкалары, ни дисәң дә «Таттелеком» бит, үзебезнеке.

 

Безнең һәр көнебез телефонда видеолар карап, уеннар уйнап, язышып үтә. Ә менә беркөнне шулай интернет юкка чыкса, нишләргә соң? Челтәрләргә бәйле булмаган шөгыльләр дә бар бит ул. Кайвакыт смартфоннардан аерылып, башка хобби табып та күңелле итеп үткәрергә кирәк вакытны. Мәсәлән:

  1. Әдәбият дөньясына чуму. Китаплар уку, китапханәләргә бару.
  2. Иҗат, сәнгать. Рәсем ясау, тегү, чигү, бәйләү, пазл тезү, кроссвордлар чишү, шигырь язу, тәмле үзенчәлекле ризыклар пешерү.
  3. Туган ягыңның матур җирләрен өйрәнү. Паркларга, урманнарга йөрү, яңа җирләр белән танышу, фотога төшерү, пейзажны ясау, чәчәк, җиләкләр җыю.
  4. Дуслар белән онлайн язышып кына түгел, оффлайн очрашып чәй эчеп тә була бит. Пикникка чыгыгыз, өстәл уеннары уйнагыз, кино яки театрларга барыгыз.
  5. Спорт һәм сәламәтлек. Буш вакытны күнегүләр ясауга, медитациягә сарыф итәргә була. Саф һавада йөгерергә чыксагыз тагын да әйбәт.

Икенче яктан карасаң, интернетны өзеп алу ул – бераз ял итү, «перезагрузка», үзең өчен дөньяның башка кызык якларын ачу.

Сурәт: ясалма фәһем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев