РӨСТӘМ МИҢНЕХАНОВНЫҢ БДИГА МӨНӘСӘБӘТЕ НИНДИ ЯКИ ЯШҮСМЕРЛӘРНЕҢ РӘИСКӘ БАШКА СОРАУЛАРЫ
Казаныбызда уза торган «Татарстан-Мордовия» яшүсмерләр форумы кысаларында ике Республика җитәкчесе: Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Мордовия Республикасы башлыгы Артем Здунов балаларның сорауларына җавап бирер өчен очрашты. Шушы форумда катнашучы актив яшүсмерләр алардан ачык форматта интервью алды.
Сорауларның төрлесе бар иде: спорт, акча эшләү, уку, иҗат, БДИ, милли темалар, халыкара мөнәсәбәтләр һәм башкасы. Форумда катнашучылар үз сорауларын кыскача аңлаткан плакатлар ясап килгән иде, шул күтәрелгән фразалар арасыннан Республика башлыклары үзләренә кызык өлкәгә караганын сайлап алып, балалардан сораулар яңгыраттылар.
ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка аталган кайбер кызыклы сорау-җавапларны сезгә дә тәкъдим итәбез.
«Укытучы сезнең өчен кем ул? Ничек истә калган?»
- Иң беренче укытучылар – әтиәни, әлбәттә. Тик мәктәптәге укытучы да кеше тормышында бик мөһим. Безнең заманда ул авторитет иде. Бүгенге көндә мөгаллимнәрнең кыйммәте, роле түбәнрәк дәрәҗәдә. Монда дәүләтнең дә гаебе бар дип саныйм. Хезмәт хакы, соц.пакет лаеклы булырга тиеш.
«Мәктәптә иң яратып укыган фәнегез?»
- Математика, тарих, футбол уйнарга ярата идем.
«Сез мәктәптә нинди билгеләргә укыдыгыз?»
- Уртача билгеләр инде, начар түгел. Кешенең «отличник»мы, «троечник»мы булуы мөһим түгел. Бөтен бала да бертигез. Кемдер бер җирдә «отличник», кемдер икенчесендә. Безнең «Алдынгылар» хәрәкәте дә шуны күз уңында тота. Һәркем алдынгы була ала, бары тик үзеңнекен табарга гына кирәк.
«БДИга мөнәсәбәтегез нинди? Ничек имтихан вакытында сабыр булырга?»
- Бердәм дәүләт имтиханына тискәре карыйм. Мәктәп база буларак бар яклап та белем бирергә тиеш. Ә бу очракта, бала берничә генә фәнне сайлап, калганнарын оныта. Тормышта бит нинди предмет кирәге чыгасы белмисең. Яхшы специалист бишлегә булмаса да, һәр фәнне белергә тиеш. Ә хәзерге яшьләр «википедия» булмаса берни эшли алмый. Ясалма фәһем дигән нәрсә әйбәт, әлбәттә, ләкин кешенең үз башы да эшләргә тиеш. БДИларда зур балл алмадым дип борчылмагыз, бу күрсәткеч түгел, мондый имтиханнар тормышта күп була әле.
«Чынлап торып хезмәт хакы алган беренче эшегез нинди иде?»
- Мин инженерлыкка укыганда, 2 курста практика вакытында беренче тапкыр рәсми рәвештә Волгоград трактор заводында эшләдем. Әйбәт кенә чыккан иде акча, тик кая киткәнен хәтерләмим инде. Ә болай без күп эшләдек, тик бушка.
«Электросамокатларга ничек карыйсыз?»
- Электросамокатларга мин тискәре карыйм. Шәһәр үзәгендә күпме кеше, күпме турист, һәм кешеләр аларга комачаулап самокатларда йөри. Моның өчен ниндидер аерым бер урын булырга тиеш. Мин каршы түгел, ләкин аера белергә кирәк. Иминлек чаралары күрелсен иде. Икенчедән, яшьләргә нигә самокат, алар сәламәт, актив бит, велосипедта йөрсеннәр, файдалырак булыр педальләр.
Шундый мәртәбәле кунаклар белән очрашып сөйләшү мөмкинлегенә яшүсмерләр бик шат иде. Рөстәм Нургалиевич һәм Артем Алексеевич сорауларга коры җаваплар гына биреп калмады, аралашу, көлешү форматында матур, җылы очрашу килеп чыкты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
5 июня 2025 - 12:04
«ШӘЛПЕРӘЙМӘС ЕГЕТЛӘР» ҺӘМ «САБАЛЕТА» КОМАНДАЛАРЫ «ӘЙДӘ, ШАЯРТ!» ТАТАР КВН ЛИГАСЫНЫҢ ЧИРЕКФИНАЛЫНДА ҖИҢДЕ
-
4 июня 2025 - 12:40
«КОРБАН-ФЕСТ» БӘЙРӘМЕНДӘ БЫЕЛ НИЛӘР БУЛА?
-
1 июня 2025 - 15:25
«ЕЛМАЙ» ПАРКЫНДА БАЛАЛАРНЫ ЯКЛАУ КӨНЕ НИЧЕК УЗДЫ?
-
30 мая 2025 - 13:12
1 ИЮНЬ КӨНЕНӘ «УРАМ» ЭКСТРИМ-ПАРКЫНДАГЫ ЧАРАЛАР
Нет комментариев