ӘТИ ҺӘМ МИН
Гаиләдә бала янәшәсендә күбрәк әни булса да, әтиләрнең дә роле әз түгел. ШАЯН ТВ каналында барган «Әти һәм мин» тапшыруы нәкъ тә менә шуны искәртә. Әтиләр аеруча кыз бала тормышында зур урын ала. Нәкъ тә менә аларның кырыс тәрбиясе безне кеше итә, йомшаклыгы үзебезне яратырга, иркәләнергә өйрәтә.
Бу язма күп балалы Зөлфәт һәм Гөлназ Зиннуровлар гаиләсе, әти белән кыз арасындагы җылы мөнәсәбәтләр турында. Алар 3 бала тәрбияләп үстерә: Зәлиягә – 13 яшь, Зифага – 8 яшь, Рәхимгә – 2 яшь.
ЗӨЛФӘТ ЗИННУРОВ, ҖЫРЧЫ, РАДИО- ҺӘМ ТЕЛЕЖУРНАЛИСТ.
– ШАЯН ТВдагы «Әти һәм мин» тапшыруы нәрсә турында? Аның үзенчәлеге, кыйммәте нидә дип уйлыйсыз?
– Әтиләр бит инде һәрвакыт эштә, алар ничектер балалар белән бергә түгел кебегрәк, эштән арып-талып кайталар да, уйнарга да вакытлары калмый. Менә шунда 15-20 минутка гына булса да, гади генә уеннар күрсәтеп, әти белән балалар арасында аралашуга этәрү теләге бу проект.
– Сезнең өчен нинди гаилә традицияләре мөһим?
– Һәрбер гаиләнең үзләренә күрә бер яраткан шөгыле бардыр инде ул. Мәсәлән, миңа бергәләшеп фильм карау ошый. Яки бергәләшеп мунча керү, ансы беренче урында ук инде. Табигатькә чыгып керү, ерак юлга чыгып китү, мәсәлән, шулай ук күңелле.
– Әти һәм кыз арасында ныклы мөнәсәбәтләр корырга теләүчеләргә сез нинди киңәш бирер идегез?
– Һәр кешедә үзенчәдер инде. Мин күбрәк аралашырга, аңларга тырышырга кирәк дияр идем. Иң мөһиме, аларның дөньясы белән кызыксынырга.
– Әти һәм кыз арасындагы мөнәсәбәтләренең нинди үзенчәлекләре бар? Иң катлаулысы нәрсә?
– Иң катлаулысы – кыз баланы тәрбияләгәндә артык кырыс булып, аннары үскәч аның ир-ат белән мөнәсәбәтләрдән куркып калуыдыр, бәлки. Шуңа күрә бу чикне тоя белергә кирәк.
– Әти-әни генә түгел, киресенчә, балалар да дәрес бирә бит әти-әнигә. Кызларыгыздан сез нәрсәгә өйрәнәсез, ничек уйлыйсыз?
- Алардан сленгка өйрәнәм, аннары кей-поп культурасы, татарча альтернатив юнәлештә җырлаучылар белән таныштыралар мине.
– Балаларны шулай матур итеп татарча сөйләшергә ничек өйрәтергә?
– Иң мөһиме гаиләдә гел татарча сөйләшергә. Аннары татар театрларына, концертларга йөрергә кирәк. Кызыксындыра белергә кирәк. Ул бит татарча белсә, татар чараларында катнаша, китаплар укый, фильмнар карый ала. Телнең нигә кирәк икәнлегенә төшендерү мөһим.
ЗӘЛИЯ, 13 ЯШЬ.
– Укудан тыш нәрсә белән шөгыльләнәсең?
– Мин музыка мәктәбенә йөрим, флейтада, синтезаторда уйныйм, шулай ук вокал белән шөгыльләнәм. Спортка килгәндә, сеңлем Зифа белән бергә каратега йөрим.
– Әтиегез белән бәйле истә калган иң якты яки кызыклы вакыйга нинди?
– Балыкка барудыр. Кышын да, җәен дә бергә балыкка йөрибез, шул хатирәләр күңелле булып истә кала.
– Әтиегездәге нинди сыйфатлар ошый? Һәм аның кайсы ягын үзләштерергә теләр идең?
– Кыюлык һәм тугрылыктыр, миңа калса.
– Әтиегез сезгә авыр вакытларда ничек ярдәм итә?
– Акча бирә (көлә).
– Әтиегез сезгә мәхәббәтен ничек күрсәтә? Ул нишләгәндә әти яратуын тоясыз?
– Берәр тәмнүшкә алганда, машинада мәктәпкә илткәндә, шулай ук яңа кием бүләк иткәндә.
– Син үзеңне әти кызы дип саныйсыңмы?
– Әйе дип уйлыйм. Чөнки, бәләкәй чактан ук әти белән бергә төрле җирләргә йөрергә ярата идем. Аның белән уеннар уйнарга, китаплар укырга ошый иде. Әле минем «Әти кызы» дигән җырым да бар бит.
– ҮЗЕГЕЗНЕҢ ӘТИ-КЫЗ МӨНӘСӘБӘТЕН 3 СҮЗ БЕЛӘН НИЧЕК ТАСВИРЛАР ИДЕГЕЗ? (уртак сорау)
– Дуслык, ышаныч, терәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!
-
11 июня 2025 - 12:36
СПЕКТАКЛЬ-ФЭНТЕЗИ «МИРАС»: КАЗАН ЦИРКЫ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ТУРЫНДА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев