«ЛЕТО В ТАТАРСТАНЕ» – ҖӘЙГӘ БАРЛЫК ЧАРАЛАР АФИШАСЫ БЕР ПОРТАЛДА
Татарстанда җәйгә бик күп кызыклы чаралар, бәйрәмнәр, фестивальләр планлаштырылган. Балаларга да, олыларга да оештыралачак барлык вакыйгалар «Лето в Татарстане» проекты кысаларына җыелачак. Бу порталга керсәң, кая барырга, кайда күңел ачарга дигән сорау ачык калмый. Бу хакта матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.
Бу сайтта 1 июньнән – 30 сентябрьгә кадәр булачак чаралар җыелган, алар төрле өлкәләргә карый. Бәйрәмнәр, спорт ярышлары, концертлар, дискотекалар, мастер-класслар һәм башка очрашуларны моннан табарга була. Җайлырак булсын өчен, порталда районнар, шәһәрләргә бүлеп эзләү каралган. Үзеңә кирәк локацияне сайлап, анда узачак чараларны күрергә була. Әлегә монда 45 район, шәһәрләрдә үтәчәк 247 аерым вакыйга теркәлгән.
«Лето в Татарстане» үз эченә зур проектларны да ала. Алар арасында «Спортивный Татарстан», «Күрше Фест», «Кинопоказы в Татарстане».
Әлеге порталга һәр район, һәр шәһәр күбрәк халык җыю өчен, кешеләргә уңайлы булсын өчен үзе оештыра торган чараларны кертә ала. Шулай ук, һәр теләгән кешенең проектларда спонсор, партнер булу мөмкинлеге бар, моның өчен бары тик сайтның астындагы заявканы тутырып җибәрергә кирәк. Тәкъдимнәр, сораулар, кайтавазлар өчен дә контаклар эшли.
ТРның премьер министры урынбасары Ләйлә Фазлеева:
«Безнең төп максат – Татарстанлыларның ялын онытылмаслык итү. Җәй иң матур вакытларның берсе, ул күңел ачып, аралашып, актив узарга тиеш», – диде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!
-
11 июня 2025 - 12:36
СПЕКТАКЛЬ-ФЭНТЕЗИ «МИРАС»: КАЗАН ЦИРКЫ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ТУРЫНДА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев