КАЗАН САБАН ТУЕНА БҮЛӘК ҖЫЯРГА ЧЫГАБЫЗМЫ?
Бу атнаның төп вакыйгасы – Казан Сабан туе якынлаша. Ул 21 июнь көнне узачак. Ә аңарчы, пәнҗешәмбе, 19ы көнне башкалабызда халкыбызның милли йоласы – Сабантуйга бүләк җыю оештырыла. Әлеге матур чарада кайда, кайчан, ничек катнашып була икән? Бу хакта матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.
Сабантуйга бүләк җыю 19 июнь көнне 11:00-14:00 вакыт аралыгында узачак. Барлыгы 4 маршрут каралган. Теләге булган һәркем Сабантуйга бүләк бирә ала.
Беренче арба Казан Кирмәненнән Татарстан Рәисе резиденциясеннән кузгала һәм Кремль белән Бауман урамнары буйлап уза.
Икенче маршрут Муса Җәлил исемендәге дәүләт опера һәм балет театры яныннан Пушкин урамына чыга.
Өченче юл «Туган Авылым» комплексыннан кузгалып, Туфан Миңнуллин урамы буенча барачак.
Дүртенче маршрут Иске Татар бистәсеннән кузгалып, Каюм Насыйри һәм Шиһабетдин Мәрҗани урамнары буенча үтә.
Бүләкләр җыелгач, барлык ат арбалары да Камал театрының яңа бинасы янына җыйналачак. Монда шәһәр халкына, чарада катнашучыларга мини бәйрәм, сабантуй уеннары, җыр-биюдән торган тамаша булачак.
Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе президенты Гаязов Зөфәр Фадипович:
«Сабантуйга килүче кунаклар шәһәребезгә 21е генә түгел, 3-4 көнгә килсеннәр иде. 19ы – бүләк җыю йоласында катнашып, 20се – Ипподромда ат чабышы, шимбә көнне төп бәйрәмне карап, Казан һәм традицияләребез белән тирәнрәк танышып китәрләр иде», – дип искәртте.
Фотолар: «Татар-информ». 2024 елгы Сабантуйга бүләк җыюдан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!
-
11 июня 2025 - 12:36
СПЕКТАКЛЬ-ФЭНТЕЗИ «МИРАС»: КАЗАН ЦИРКЫ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ТУРЫНДА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев