Бу – тема!
БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕН КАЯН БЕЛЕРГӘ ҺӘМ АЛАРНЫ БАЛАСЫ ӨЧЕН ӘТИ-ӘНИЛӘР КАРЫЙ АЛАМЫ?
11 сыйныфларның Бердәм дәүләт имтиханнарының төп көннәре әкренләп ахырына якынлашып килә. Барыгыз да зарыгып көткән югары баллар инде сезгә таба юлдадыр. Без сезгә шушы нәтиҗәләрне карап була торган чыганакларны тупларга булдык. Чыгарылыш сыйныф укучылары моны белә инде, әлбәттә, тик шулай да зыян итмәс. Уңышлар!
- Рособрнадзорның рәсми порталында – checkege.rustest.ru. Балларның нәтиҗәсен күрү һәм аларны бәяләүнең детальләрен белү өчен:
- үз ФИОңны
- БДИ катнашучысы буларак теркәлгән кодны (12 цифрдан тора –ул имтихан турындагы документта күрсәтелә) яки шәхесне раслаучы документ номерын (паспорт, сериясез) кертергә
- үз регионыңны сайларга кирәк.
Бу сайтта балларны чыгарылыш укучысы үзе дә, аның әти-әнисе яки башка законлы вәкилләре дә карарга мөмкин.
- «Госуслуги»дан махсус бүлекчәдән.
- Сайтка кергәннән соң шәхси кабинетка күчәргә, «Документлар» бүлеген сайларга
- Алгагы этаплар – «Образование» и «Результаты ЕГЭ». сайларга кирәк.
«Госуслуги» ярдәмендә балларны бары тик чыгарылыш сыйныф укучысы үзе генә белергә мөмкин (әгәрдә әти-әниләренең аның аккаунтына керү мөмкинлеге булмаса, әлбәттә).
- Үз мәктәбегездә.
- Укучыга бары тик паспорт күрсәтергә генә кирәк
- Атааналарга яки законлы вәкилләренә – үз паспортларын һәм балигъ булмаган баланың паспортын.
- Шулай ук укытучылар сезгә үзләре әйтергә мөмкин, мәктәптә баллар билгеле булгач, расланган приказ килә.
- Мәгариф министрлыгының яки РЦОИ (региональные центры обработки информации) төбәк порталларында.
- Мондый сайтлар барлык регионнарда да булырга тиеш. Моны тикшерү өчен «Результаты ЕГЭ [название региона] РЦОИ» дип эзләргә кирәк.
- Баллар карау өчен еш кына номер һәм паспорт сериясе, исем фамилияне тутырырга сорыйлар.
Сурәт: ясалма фәһем
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!
-
11 июня 2025 - 12:36
СПЕКТАКЛЬ-ФЭНТЕЗИ «МИРАС»: КАЗАН ЦИРКЫ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ТУРЫНДА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев