ИҖАТ ӨЧЕН ЧИКЛӘҮЛӘР ЮК!
Иҗат һәр кеше өчен ачык: сиңа ничә яшь, тәнең нинди төстә, күпме акча булуы монда мөһим түгел. К. Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында эшләп килгән «Могҗиза» театр студиясе моңа ачыктан-ачык дәлил булып тора. Бу гади балалар студиясе генә түгел, дөресрәге, анда йөрүче балалар уникаль һәм бик сәләтле. Театрдагы чын могҗизаның ничек тууы һәм көннән-көн үсүе турында әлеге язмамнан укыгыз!
Сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен «Могҗиза» театр студиясе К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов инициативасы буенча 2019 елның язында оеша. Әлеге эш Альбина Сәлимгәрәева җитәкчелегендәге «Во благо вместе» хәйрия фонды инициатив төркеме ярдәме белән берлектә тормышка ашырыла. Биредә Даун синдромы, ДЦП диагнозлы балалар сәхнә серләрен үзләштерә.
Инде 7 сезон дәвамында студиядә сәламәтлеге чикләнгән балалар сәхнә теле, сәхнә хәрәкәте кебек дәресләрдә күнекмәләрен, осталыкларын үстерә. Бу эштә аларга чын профессионаллар – К.Тинчурин театры артистлары, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, Татарстанның атказанган артисткасы Гөлназ Нәүмәтова һәм Салават Хәбибуллин булыша. Студиянең кураторы – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зөлфия Бәшәрова. Нәкъ менә шушы кешеләр атна саен ял көннәрендә балаларны театр дигән серле дөнья белән таныштыра.
«Могҗиза» студиясе үзенең эшен Зөфәр Харисов сценарие буенча төзелгән «Булмас димә – була шул!» спектакле белән башлап җибәргән. Хәзерге вакытта театрның репертуары киң һәм күп төрле. Монда укучы шәкертләр әкиятләрне дә, спектакльләрне дә уйный. Күптән түгел алар легендар «Алтын алма» спектаклен башкарып чыгарган. Бүгенге көндә студия балалары актив рәвештә спектакльләр куюдан тыш, төрле бәйге-фестивальләрдә катнаша, гастрольләргә йөри.
Салават Хәбибуллин:
– Эшне башлагач, без үзебезгә дә нәкъ менә шул балалар кебек булырга кирәклеген аңладык, чөнки алар үзгә. Башка балалардан аермалы буларак алар һәр әйткән сүзне игътибар белән тыңлый, аннан соң гына сорау бирә. Алар беркайчан да бер-берсен кимсетми һәм 7 ел дәвамында дуслашып, зур бер гаиләгә әйләнделәр.
Гомумән, без балалар белән дә, әти-әниләре белән дә бик бердәм. Репетициядәге хәрәкәтләр булсынмы, яисә спектакль өчен костюм тектерүме – без һәрвакыт балаларның әти-әниләре белән киңәшләшеп эшлибез.
2019 елда, студия әле оешкан вакытта гына, бирегә 7 бала йөргән, бүгенге көндә яшь артистлар саны 15кә җиткән. Балаларның иң кечкенәсенә 6, ә иң зурысына – 21 яшь. Без «Могҗиза» театр студиясенең укытучыларыннан биредәге шәкертләр нинди һәм бу вакыт эчендә ничек үзгәргәннәре, нинди яңа күнекмә үзләштергәннәре турында сораштык.
Әмир. Студиягә килгәнче, аңа игътибарын туплау авыр булган. Хәзер инде Әмир – җитди шәкерт, ул фикерләү рәвешен үзгәрткән, камилләштергән. Остазлары әйтүенчә, ул бик кызыксынучан һәм бар нәрсәне төптән өйрәнергә тырыша. Бүгенге көндә исә ул инде студент, КФУда белем ала.
Анель. «Могҗиза» студиясе аңа тормышын иҗат белән бәйләп китәргә этәргеч биргән. Баштарак ул бар нәрсәгә карата ябык булган, яңа әйберләргә куркыбрак караган. Бүген исә Анель – мәдәният институтында белем ала һәм сәхнәдә балкый торган йолдыз.
Карина. Беренче мәлдә аңа берәр нинди үтенеч белән мөрәҗәгать итсәң яисә «кычкырыбрак сөйлә», дип әйтсәң, ул кызарып чыга һәм тыны кысыла торган булган. Сәхнә дәресләре аңа моны җиңеп чыгарга ярдәм иткән. Хәзер Карина бар нәрсәне җиңеллек белән эшли, кеше алдында үзен ачык һәм нык тота.
Ралина. Сәхнәгә тәүге чыгуларында ул уттан, прожекторлардан һәм хәтта урам фонарьләреннән дә курка торган булган. «Кечкенә принц» спектакленә әзерлек барышында, ут белән көн саен эшләгәнгә күрә, мондый проблема юкка чыккан. Хәзер инде Ралина курыкмыйча сәхнәдә үз рольләрен башкара.
«Могҗиза» театр студиясе барлык балаларның үсүенә һәм үзгәрүенә зур йогынты ясый. Чөнки мондагы балалар дәресләрдә профессионаллар белән шөгыльләнә, зур сәхнәгә чыгып спектакльләр куя. Биредә татар теленә мәхәббәт тә тәрбиялиләр, чөнки дәресләр туган телдә алып барыла. Моңа карамастан, театр түгәрәгенә рус телле балалар да йөри.
Сәламәтлеге чикләнгән һәр бала әлеге студиягә килеп, могҗиза тулы дөнья белән таныша һәм үзләренә яңа дуслар таба ала.
Фотолар: К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!
-
11 июня 2025 - 12:36
СПЕКТАКЛЬ-ФЭНТЕЗИ «МИРАС»: КАЗАН ЦИРКЫ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ТУРЫНДА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев