АВЫЛДА ҖӘЙГЕ ЯЛЛАРНЫ НИЧЕК ТӨРЛЕЛӘНДЕРЕРГӘ?
Җәй. Авыл. 3 ай ял.... Авыл дигәч, мөгаен, күп кешенең күз алдына бетми торган эш килеп басадыр: чүп утау, бакчага су сибү, печән ташу һәм тагын бик күп йомышлар. Әмма бу алай түгел. Авыл бит ул – үз ялларыңны кызыклы итеп үткәрү өчен менә дигән урын да. Ничек була инде ул, дигән сорау туса, димәк, сезгә минем язмамны укырга кирәк.
Җәй – укудан һәм мәшәкатьләрдән ял итү вакыты. Әмма ел саен ул шундый тиз узып китә. Сездә дә шулаймы? Бу вакытны барыбызның да кызыклы һәм файдалы итеп үткәрәсе килә. Шуңа күрә мин сезгә берничә идея тәкъдим итәм:
1. «Үзең үстер» челленджы. Бакчагызга берәр төрле үлән, яшелчә яисә җиләк-җимеш утырт, мәсәлән, борчак, көнбагыш, петрушка (хәтта карбыз да үстереп була!). Алардан аннары төрле, яңа рецептлар уйлап табып була. Мондый шөгыль ярдәмендә син бакчачылык күнекмәләре белән таныша аласың һәм табигать турында бик күп яңалыклар беләчәксең.
2. Болынга чыгып, андагы аллы-гөлле чәчәкләрне җый һәм китап эченә киптерергә куй. Аннан соң аларны төрле өлкәдә, мәсәлән, альбомнар бизәүдә, эпоксид сумаладан (смола) бизәнү әйберләре ясаганда кулланып була.
3. Карандашлар, буяулар һәм кәгазь бите алып, табигатькә чык. Үзең яраткан урынга (урман, елга буе, парк) барып, андагы матурлыкларны кәгазь битенә төшер. Рәсем ясау – эмоциональ киеренкелекне бетерә һәм табигать матурлыклары белән ләззәтләнергә мөмкинлек бирә.
4. Шулай ук мин керем китерә торган эш тә тәкъдим итә алам. Сабан туйларында син ял итәргә генә чыгудан тыш, үзең ясаган/пешергән әйберләреңне дә сата аласың. Әле үз авылыңда гына түгел, башка авылларга барып, анда сату мөмкинлеге булса, менә дигән керем!
5. Җәй башлангач та, 3 ай буена һәркөнне нәрсәнедер фотога төшер. Таң ату вакытынмы, җиләкле болыннымы, су буендагы бәбкәләрнеме, кыскасы, үзеңә ошаган, үзең теләгән барлык мизгелләрне саклап бар. Һәм җәй ахырында шул фотоларны җыеп истәлекле видео яса. Аерым альбом алып, җыеп барсаң, тагын да шәбрәк.
Авылдагы шөгыльләрне әле бик озак дәвам итеп була, шуңа «авылда интернет тотмагач, берни эшләп булмый» дигән уйларыңны башыңнан чыгар. Авыл ул – тынычлык, авыл ул ؘ– ләззәт, авыл ул – җылы урын. Барысы да синең үзеңнән тора. Күңелле, матур яллар сиңа!
Сурәт: ясалма фәһем
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
11 июня 2025 - 12:36
СПЕКТАКЛЬ-ФЭНТЕЗИ «МИРАС»: КАЗАН ЦИРКЫ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ТУРЫНДА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
10 июня 2025 - 16:54
«КАРАКҮЗ» 2025: ЭТНО-МОДЕРН ФЕСТИВАЛЕ ПРОГРАММАСЫ БИЛГЕЛЕ
-
8 июня 2025 - 15:15
КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН ЭКСТРЕМИЗМ ҺӘМ ТЕРРОРЧЫЛЫКНЫ ПРОФИЛАКТИКАЛАУ БУЕНЧА ИНТЕРАКТИВ ҮТКӘРЕЛДЕ
-
5 июня 2025 - 12:04
«ШӘЛПЕРӘЙМӘС ЕГЕТЛӘР» ҺӘМ «САБАЛЕТА» КОМАНДАЛАРЫ «ӘЙДӘ, ШАЯРТ!» ТАТАР КВН ЛИГАСЫНЫҢ ЧИРЕКФИНАЛЫНДА ҖИҢДЕ
Нет комментариев