УРАМДА ҖӘЙ, Ә МИН ТӘНЕМНЕ ТОНУСКА КИТЕРӘМ
Күзне ачып йомдык кына, инде җәй килеп җитте. Димәк, тәнне тонуска китерә башларга кирәк. Шуңа күрә мин тыгыз көн тәртибемә тизрәк физик активлык кертергә ашыктым. Моның өчен йога һәм спорт студиясенә абонемент сатып алдым һәм ай дәвамында атнага 3 тапкыр физик күнегүләр эшли башладым. Күзәтүләрем турында язмамда укый аласыз.
ИҢ ТӨП ШАРТ – ЕШЛЫК.
Атнага бер тапкыр гына җиңел физик күнегүләр ясау тәнне формага китерми. Яхшы нәтиҗәгә ирешер өчен атнага ким дигәндә 3 тапкыр шөгыльләнергә кирәк. Мин, мәсәлән, физик активлыкны иртәнге якка планлаштырам, чөнки кич моңа хәлем калмаска мөмкин. Җылыну өчен алдан ук җиңел генә күнегүләр ясарга онытмагыз, алайса нәтиҗә булмаска мөмкин.
ДӨРЕС ТУКЛАНЫГЫЗ!
Мускулларны тонуста тотар өчен дөрес туклану да мәҗбүри. Еш кына без моңа игътибар итмибез һәм нәрсә туры килә шуның белән тукланабыз. Су эчәргә дә онытмагыз, безнең тәнебез 60-80% судан тора. Организмга су җитмәү кешенең баш миенә, халәтенә һәм үз-үзен тотышына тискәре йогынты ясый, иммунитетның көчсезләнүенә китерә.
ҮЗ ТӘНЕГЕЗНЕ ЯРАТУ=УҢЫШ
Ябыгам, җәйгә әзерләнәм, дип кирәгеннән артык борчылып йөрмәгез. Тәнегезне яраткан очракта гына сез максатыгызга ирешә алачаксыз. Үз-үзегезгә һәрвакыт ышаныгыз һәм терәк булыгыз: «Миннән бу килеп чыкмас инде», – дигән фикерләр яхшыга түгел. Баш мие һәм физик халәтегез үзара бәйләнгән икәнен онытмагыз.
КӨНДӘЛЕГЕМ:
Спорттан күпмегәдер ял алып торганнан соң, бүген мин беренче тапкыр яңадан физик активлык белән шөгыльләнә башладым. Тән шуның кадәр каткан: беренче күнегүдән соң ятып тору теләге генә барлыкка килде. Әмма һәр күнегү белән тәнем йомшара барды һәм башымдагы кирәкмәгән уйлар да бер-бер артлы юкка чыкты. Икенче атнада спорт белән шөгыльләнү минем өчен җиңелрәк бирелде. Тәнем мине тыңлый башлады сыман. Хәзер гади атлап йөрү дә җиңелрәк бирелә.
Берничә атна узгач, спорт минем өчен көннең аерым бер мәҗбүри өлешенә әйләнде. Моннан тыш, 10 000 адым ясауны да үзем өчен бирем итеп куярга булдым. Төнгә каршы, ятар алдыннан тозлы, артык баллы ризыклар ашамасам, тагын да әйбәтрәк булыр иде. Монысы белән әлегә авыррак, әмма киләчәктә булыр дип уйлыйм.
Сурәт: ясалма фәһем
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
10 июня 2025 - 16:54
«КАРАКҮЗ» 2025: ЭТНО-МОДЕРН ФЕСТИВАЛЕ ПРОГРАММАСЫ БИЛГЕЛЕ
-
8 июня 2025 - 15:15
КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН ЭКСТРЕМИЗМ ҺӘМ ТЕРРОРЧЫЛЫКНЫ ПРОФИЛАКТИКАЛАУ БУЕНЧА ИНТЕРАКТИВ ҮТКӘРЕЛДЕ
-
5 июня 2025 - 12:04
«ШӘЛПЕРӘЙМӘС ЕГЕТЛӘР» ҺӘМ «САБАЛЕТА» КОМАНДАЛАРЫ «ӘЙДӘ, ШАЯРТ!» ТАТАР КВН ЛИГАСЫНЫҢ ЧИРЕКФИНАЛЫНДА ҖИҢДЕ
-
4 июня 2025 - 12:40
«КОРБАН-ФЕСТ» БӘЙРӘМЕНДӘ БЫЕЛ НИЛӘР БУЛА?
Нет комментариев