ЯШҮСМЕР ҺӘМ ИКЪТИСАД: ФИНАНС ГРАМОТАЛЫЛЫК НӘРСӘ УЛ?
Икътисад катлаулы һәм күңелсез фән булып күренергә мөмкин, ул мәктәп балаларының көндәлек тормышыннан ерак тора. Ләкин, чынлыкта, икътисад һәр җирдә – синең яраткан кроссовкиларыңның бәясеннән алып киләчәк белем алу мөмкинлекләренә кадәр көйли ул. Икътисад дөньясы ничек эшли, бәяләр ничек формалаша һәм ни өчен финанс грамоталылыгы һәрберебез өчен мөһим икән?
Нәрсә ул ИКЪТИСАД?
Иң гади итеп әйтсәк, ул – кешеләр яки дәүләт товарлар җитештерә һәм хезмәтләр күрсәтә, аларны бүлү һәм куллануны үз эченә алган система. Икътисад системасы төп өч сорауга җавап бирә:
- Нәрсә җитештерергә? (Кешеләргә нинди товарлар һәм хезмәтләр кирәк?)
- Ничек җитештерергә? (Нинди ресурслар һәм технологияләр кулланырга?)
- Кем өчен җитештерергә? (Җитештерелгән товарлар һәм хезмәтләрне кем алачак, кулланачак?)
ИКЪТИСАДТА НИНДИ РОЛЬЛӘР БАР?
Кулланучылар. Без сезнең белән, товарларны һәм хезмәтләрне сатып алучылар.
Җитештерүчеләр. Товарларны һәм хезмәтләрне җитештерүче компанияләр һәм эшкуарлар.
Дәүләт. Кагыйдәләрне билгели, салымнар җыя.
Бәя ничек формалаша?
Бәя – товар яки хезмәт күрсәтүнең кыйммәтен акчалата күрсәткеч. Ул ихтыяҗ һәм тәкъдим арасындагы баланс белән билгеләнә. Товарга сорау югары булганда, ә тәкъдим чикләнгән булса, бәя үсә. Тәкъдим ихтыяҗдан артса, бәя төшә. Бу – икътисадның төп законы.
БӘЯГӘ НИНДИ ФАКТОРЛАР ТӘЭСИР ИТӘ?
- Җитештерүнең үзкыйммәте: чимал, энергия, эшчеләргә хезмәт хакы һ.б. өчен чыгымнар.
- Конкуренция: базарда көндәшләр күбрәк булган саен, бәя шулкадәр түбәнрәк була (компанияләр шулай сатып алучыларны җәлеп итәргә тырышалар).
- Салымнар һәм пошлиналар: болар да товарның бәясен арттыралар.
- Маркетинг һәм реклама: товарны алга этәрүгә киткән чыгымнар бәягә кертелә.
- Брендинг: танылган брендлар үз репутациясе аркасында югарырак бәяләр куя ала.
- Тышкы факторлар: һава торышы, сәяси вакыйгалар, эпидемияләр һәм башка факторлар ихтыяҗ һәм тәкъдимгә тәэсир итә.
Бу базаны белү финанс грамоталылык тотрыклы булуда кирәк.
ФИНАНС ГРАМОТАЛЫЛЫК – бу өлкәдә карарлар кабул иткәндә нигезләнә торган белем һәм күнекмәләр. Ул үз эченә түбәндәгеләрне ала:
- Бюджетны планлаштыру, ягъни үз финансларыңны контрольдә тоту өчен керемнәр һәм чыгымнар планын төзи белү.
- Бурычлар белән идарә итү – бурычка алмаска тырышу һәм кредитларны түли белү.
- Киләчәккә акча җыя белү.
- Акчаны инвестицияләүнең отышлы ысулларын сайлый белү.
- Акыллы куллану, ягъни нидер сатып алганда аңлы сайлау ясый белү.
ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН ФИНАНС ГРАМОТАЛЫЛЫГЫ БУЕНЧА КИҢӘШЛӘР:
- Керемнәр һәм чыгымнар исәбен алып бар.
- Бюджет төзе – үзеңә иң мөһим әйберләрне билгелә һәм бер атнага, айга чыгымнарыңны планлаштыр.
- Финанс максатлар куй. Нәрсәгә акча җыярга телисең? (мәсәлән, яңа телефон, сәяхәт).
- Керемеңнең бер өлешен алып куй: кечкенә генә сумма булса да, акча җыелачак.
- Акчаны импульсив сатып алуларга сарыф итмә. Нинди дә булса әйбер сатып алганчы, сиңа ул чыннан да кирәкме, уйла.
- Финанс инструментларны өйрән: банк карталары, вкладлар, инвестицияләр.
- Кредитлар белән сак бул. Мөмкин булса, кредитлар бөтенләй алма. Әгәр кирәк булса, шартларын игътибар белән өйрән.
- Эшләү мөмкинлекләрен эзлә. Өстәмә эш, фриланс, проектларда катнашу.
- Финанс фикерләвеңне үстер. Китаплар, мәкаләләр укы, видеолар кара.
Нәтиҗә:
Үз финансларыңны көйли белү һәм куллануда, сатып алганда аңлы сайлау – киләчәктә финанс тотрыклылыгына һәм уңышка ирешергә ярдәм итәчәк мөһим күнекмәләр. Инде хәзердән үк икътисад һәм финанс грамоталылыгы нигезләрен өйрәнә башла, үсә төшкән саен җиңелрәк булыр, күп акчаң үзеңдә калыр. Иң мөһиме, үзеңнең ихтыяҗларыңны белергә, кирәк әйбергә, кирәк юнәлештә генә дөрес итеп кулланырга кирәк акчаны.
Сурәт: ясалма фәһем
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!
-
11 июня 2025 - 12:36
СПЕКТАКЛЬ-ФЭНТЕЗИ «МИРАС»: КАЗАН ЦИРКЫ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ТУРЫНДА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев