ХИСЛӘР ОКЕАНЫ ҺӘМ ТЫНЫЧ УТРАУ ЭЗЛӘҮ (яки яшүсмерләр колагына аралашу серләре)
Яшүсмер чор – тормышыбызның иң матур, шул ук вакытта иң катлаулы вакыты да. Без шәхес буларак формалаша башлыйбыз, хис-тойгыларыбыз тирәнәя. Шуннан чыгып мәхәббәткә, иң саф хисләр белән сугарылган аралашуга да тартыла башлыйбыз. Әмма бу вакыттагы күпчелек мөнәсәбәтләр аерылу белән тәмамлана. Моның ни өчен шулай икәнен белергә теләсәгез, әлеге язмамны укыгыз.
Яшүсмерләр арасындагы мөнәсәбәтләр темасы кайчандыр үземә дә кагылганлыктан, миңа да әлеге мәсьәләләр белән очрашырга туры килде. Яшьләрнең үзара мөнәсәбәтләре өлкәннәрнекеннән «өлгермәгәнлеге» белән аерыла, ягъни үзләре кебек яшь, әле бөреләнеп килгән агач кебек күзаллана һәм түбәндәге проблемаларны китереп чыгара:
1. Идеальләштерү һәм зур өметләр баглау. Яшүсмер мәхәббәтендә эчкерсезлек хөкем сөрә һәм сөйгән кешесендә ул җитешсезлекләр күрми, дөресрәге, аны камилләштерә, идеал дәрәҗәсенә җиткерә. Моның аркасында, канәгатьсезлек барлыкка килә, ягъни үкенечләребезнең сәбәбе дә үзебезнең өметләребезгә бәйле булып чыга.
2. Үз-үзеңә ышанмау. Физиологик үзгәрешләр уңайсызлыклар һәм үз-үзеңә ошамау, үзеңне кабул итмәүгә китерергә мөмкин. Әлеге проблема яшьтәшләрең белән аралашуга да киртәләр куя.
3. «Кире кагу»дан курку. Бу очракта безнең эчке блокларыбыз киңәя, сәламәт аралашуга мөмкинлекләребез чикләнә.
4. Хисләрне җиткерә белмәү. Эмоциональ җитлекмәгәнлек хисләреңне, ихтыяҗларыңны тиешенчә һәм аңлаешлы итеп җиткерергә комачаулый.
5. Тирә-юньнең тәэсире. Кемгәдер ярарга һәм ошарга тырышып, яшүсмерләр кайбер очракларда үз мәнфәгатьләрен, теләк-омтылышларын кире кага.
6. Аралашу проблемасы. Конструктив диалог төзи белмәү, икенче кешенең нәрсә әйткәнен ишетә һәм тыңлый белмәү конфликтка китерә. Әгәр кеше үзе турында гына сөйли икән, аралашуда мәгънә юк.
7. Конфликтларга мөнәсәбәт. Эмоциональ өлкәнең җитешмәгәнлеге манипуляцияләр, үпкәләшү, әйткәләшүләргә китерә. Яшүсмер буларак, без конфликтларга кискен реакция бирәбез, шунлыктан элемтә дә югалырга мөмкин.
8. Онлайн гына аралашу. Виртуаль сөйләшүләр чынбарлыкны тулысынча сурәтләп бирә алмый, шуңа күрә кеше белән шәхсән аралашып карау да мөһим.
Һәр конфликтның ахыргы ноктасы булган кебек, әлеге проблемаларны чишү юллары да төрле.
1. Әгәр кеше белән арагызны өзгәнсез икән, моны ничек бар, шулай кабул итегез. Үз хис-кичерешләреңне таный белү һәм алар белән идарә итү мөһим;
2. Үзегезне беркайчан да кайгыртмагандай кайгыртыгыз: сәламәт туклану, спорт, хобби, тиешенчә йоклауга игътибар бирегез, чөнки бу – стрессны җиңеп чыгуның иң яхшы ысулы;
3. Ялгышкансыз икән, үзегезне гафу итегез. Гафу итү – аклану түгел, ә киләчәккә атларга комачаулый торган хисләрдән котылу ул;
4. Үз алдыгызга яңа максатлар һәм планнар куегыз. Бирешмәвегез алга атларга ярдәм итәчәк.
Яңа мөмкинлекләргә, тормышыгызда табылачак яңа кешеләргә йөрәгегезне ачыгыз. Бу бик мөһим!
Сурәт: ясалма фәһем
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!
-
11 июня 2025 - 12:36
СПЕКТАКЛЬ-ФЭНТЕЗИ «МИРАС»: КАЗАН ЦИРКЫ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ТУРЫНДА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев