ҖӘЙ КӨНЕ УКЫР ӨЧЕН КИТАПЛАР
Кем өчендер җәй – мәктәптән, китаплардан ял итү чоры. Ә кайберәүләр бу өч айны, киресенчә, күптән укырга теләгән, үзләре кызыксынган әсәрләргә багышларга ашкына. Без яшүсмерләр өчен шундый китаплар исемлеген җыйдык.
- «Братья Карамазовы», Ф. М. Достоевский (16+)
Карамазовлар гаиләсе, атасы һәм аның өч улы турында тирән фәлсәфи роман. Геройларның һәрберсе кешене төрле яклап чагылдыра: хисләр, акыл һәм рухилык. Сюжет үзәгендә – әтиләренең үтерелүе һәм гаеп хисе, ышану, ирек кебек белән әхлакый мәсьәләләр белән бәйле сораулар.
- «Гарри Поттер», Дж. К. Роулинг (12+)
Яшь тылсымчы Гарри Поттер тарихы. Ул үзенең сихер, тылсымга ия булганын белгәч, Хогвартста тылсым мәктәбенә укырга керә. Дуслары Рон һәм Гермиона белән бергә ул Волан-де-Мортның явызлыгы белән көрәшә.
- «Задача трех тел», Лю Цысинь (16+)
Фәнни-фантастик роман. Вакыйгалар Кытайда Мәдәни инкыйлаб вакытында башлана. Җирдә яшәүчеләр чит цивилизация белән контакт урнаштыра, бу коточкыч нәтиҗәләргә һәм кешелек дөньясына куркыныч китерә башлый.
- «451 градус по Фаренгейту», Рэй Брэдбери (16+)
Китаплар тыелган һәм янгын сүндерүчеләр аларны юк итү белән шөгыльләнә торган дөнья турындагы антиутопия. Төп герой, янгын сүндерүче Гай Монтэг, рухи кризис кичерә һәм җәмгыять кыйммәтләреннән, яхшылыктан, кешеләрдән шикләнә башлый.
- Karmalogic, Алексей Ситников (16+)
«Карма» терминын логика һәм фән күзлегеннән карап аңлата торган психология китабы. Автор үз тормышыңны яхшырту һәм уңышка ирешү өчен карма менеджменты принципларына нигезләнгән алымнар тәкъдим итә.
- «Цветы для Элджернона», Дэниел Киз (16+)
Акылга зәгыйфь Чарли Гордон турында фәнни-фантастик роман. Аңа интеллектын арттыру буенча операция ясыйлар. Китап аның кичерешләре, шәхси үзгәрешләре һәм әйләнә-тирә дөнья белән катлаулы мөнәсәбәтләре турында сөйли.
- «Повелитель мух», Уильям Голдинг (12+)
Авиаһәлакәттән соң кеше яшәми торган утрауда калган инглиз мәктәп укучылары төркеме турында аллегорик роман. Әкренләп алар цивилизация кануннарын югалталар һәм кыргыйларга әвереләләр, бу фаҗигале нәтиҗәләргә китерә.
Сурәт: ясалма фәһем
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!
-
11 июня 2025 - 12:36
СПЕКТАКЛЬ-ФЭНТЕЗИ «МИРАС»: КАЗАН ЦИРКЫ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ТУРЫНДА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев