Бу – тема! рубрикасы буенча яңалыклар
-
ЭКОЛОГИЯ, УШУ ҺӘМ ПЕСИЛӘР: БАТЫРЛЫК ТАРИХЛАРЫ
«Бөтен геройлар да плащ кими» диләрме әле? Балаларны склау көне уңаеннан, герой дип атарлык егет һәм кызлар белән сөйләшеп алырга булдык әле. Алдан ук әйтеп куябыз: батырлык кылу – ул кадәр үк катлаулы әйбер түгел! -
ҖЫРНЫ – ӘМИНӘСЕЗ, ӘМИНӘНЕ ҖЫРСЫЗ КҮЗ АЛДЫНА КИТЕРЕП БУЛМЫЙ!
«Төп хыялым – халык артисты булу» дип кечкенә генә сере һәм зур хыялы белән бүлеште язмабыз герое Әминә. Бер шигем юк, сезнең әлеге кызчыкны төрле бәйге-чараларда яки телевизорда күргәнегез бар. Күп кенә Халыкара, Республика һәм Россия күләмендәге бәйгеләр лауреаты, ачык йөзле җырчы кыз белән әңгәмә корып алдык әле. -
ПРОКРАСТИНАЦИЯ, САУ БУЛ: ЧЕК-ЛИСТ
Җәйге ялларда бездә булган продуктивлык кайдадыр югалып, прокрастинация, ягъни вакытны файдасыз уздыру белән алмашына. Икенчесе да начар әйбер түгел, бер нәрсә дә эшләмәгәнлектән әле зыян килгәне юк... Тик бар нәрсәнең дә чамасы бар. Көне бу видеолар, мемнар карап утырып та булмый бит. Шуңа да без көннәрегезгә нинди дә булса дәрт өстәп җибәрер өчен махсус чек лист ясадык! -
«КЫСЛА» ДУСЛАР, НИНДИ СЕЗ?
Селена Гомес, Вин Дизель, Владимир Маяковский, Әбри Хәбриев, Раяз Фасыйхов, Римма Ибраһимова... Әйе, әлеге кешеләр Кысла йолдызлыгында туган! Нинди икән алар? Хәзер ачыкларбыз! Сүз уңаеннан, бу елны «Ялкын»ның һәр санында йолдызлык билгеләре турында язабыз: Балык, Кучкар һәм Сукоярлар турында инде яздык, ел азагына кадәр башкалары да булачак! -
ӘНИ, МИҢА 17 ЯШЬ ҺӘМ МИН – МИЛЛИОНЕР!
Бу язма сиңа шәп мотивация һәм «теләсәң һәм тырышсаң бөтен нәрсәгә дә ирешеп була» дигән сүзләргә мисал булып торыр, дип уйлыйм. Әгәр дә син нәрсәгә дә булса тотынмавыңны «мин мәктәптә укыйм»га сылтыйсың икән, бу язманы ахырына кадәр укып чык. Мин сиңа ничек мәктәп укучысы була торып та, имтиханнарга әзерлекне онытмыйча, зур сумма акча туплап булуы турында бәйнә-бәйнә сөйләп китәчәкмен. -
ҖӘЙГЕ ҺАВАДА ДУСЛАР БЕЛӘН НИНДИ УЕННАР УЙНАРГА?
Сәлам, дустым! Бу эсседә дусларың белән ничек вакыт уздырырга белмисеңме? Ә без беләбез! Иң яхшысы һәм күңеллесе – бергәләп күләгәдә уеннар уйнау. Яраткан эчемлекләрегезне алып, башларыгызга эшләпә, кепкаларыгызны элегез дә, уйнарга йөгерегез! -
2024 ЕЛГЫ «БОЛГАР – ТУГАН ТЕЛ» НИЧЕК УЗДЫ?
Кем өчендер җәй – туңдырма, диңгез һәм озын кичке очрашулар белән бәйле булса, икенче бер төркем кешеләр җәйне дуслары белән сменаларга, лагерьләргә барудан башка, төгәлрәк әйтсәк, Сәләт»сез күз алдына китерә алмый. «Сәләт» – Татарстан яшьләре арасында гына да түгел, ә бөтен Россия күләмендә, чит ил үсмерләре арасында да зур танылу алган оешма. Һәм ел да «Сәләт» меңләгән баланы үз тирәсенә җыя. -
БУ СОРАУЛАР ДУСКЛЫКНЫ НЫГЫТАЧАК!
Синең дусларың күпме? Син алар белән нинди мөнәсәбәттә? Бер-берегезгә ышаныч ни дәрәҗәдә? Язмада дуслыкны ныгыту буенча киңәш белән бүлешәсебез килә. Бу киңәш бик гади! Дустың белән мөнәсәбәтләрне ныгытырга һәм аның белән тагын да күбрәк якынаерга теләсәң, бер-берегезгә түбәндәге сорауларны биреп карагыз. Аларның чын-чынлап сихри көче бар – шуны бел! -
ПАНАМА, ПРИНТЛАР, КҮПКАТЛАМЛЫЛЫК: 2024 ЕЛГЫ ҖӘЙГЕ ТРЕНДЛАРНЫ БАРЛЫЙБЫЗ
Шкафыңа күз салып алыйк әле: якты төстәге киемнәр бармы анда? Ә джинс тукымадан тегелгән төрле комплектлар? Җәйнең иң матур көннәрен бизәргә итәк, шорты, күлмәкләрең әзерме соң? Юкмыни? Борчылма! Иң шәп җәйге трендларны шушы язмада бергәләп барларбыз. -
ЛАГЕРЬ ТУРЫНДА 6 МИФ!
Беренче тапкыр лагерьга барасың, тик ишеткән имеш-мимешләр һәм мифлар аркасында шикләнеп, куркып торасыңмы? Без үз тәҗрибәбез белән уртаклашырга һәм кайбер мифларны юк итәргә булдык. -
БАШКАЛАБЫЗ ҮЗӘГЕНДӘ ТАТАР БИЮЛӘРЕ: «ХӘРӘКӘТТӘ – БӘРӘКӘТ» ПРОЕКТЫНЫҢ ЯҢА СЕЗОНЫ НИНДИ?
13 июньнән башлап Кабан күле яр буенда Казан мэриясе тарафыннан үткәрелә торган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» татар телендә бию дәресләре башланды. Алар һәм атна саен пәнҗешәмбе көнне узып, җәй буе барачаклар. Быел ниләр көтелә соң? Безнең язмада укыгыз! -
ИНТЕРАКТИВ МУЗЕЙ ҺӘМ АШ-СУ БУЕНЧА ОСТАХАНӘЛӘР: КАЗАНДА «ГӨЛЧӘЧӘКТӘ КУНАКТА» ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
«Туган авылым» милли комплексында «Гөлчәчәктә кунакта» дип аталган өр-яңа милли проект үз эшен башлап җибәрде. Биредә интерактив музей эшли, аш-су буенча остаханәләр үтә. Ачылышта без дә булып кайттык. Әле ул гына да түгел, гөбәдия пешерү буенча остаханәдә дә катнашу татыды. Проект идеясе һәм чарадан алган хис-кичерешләр белән язмада бүлештем! -
«100 ЛИДЕР – ТАТАРСТАН КИЛӘЧӘГЕ. СТУДЕНТЛАР» ПРОЕКТЫ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ КЕМ?
200дән артык гариза, 100 катнашучы һәм финал өлешенә узган 18 проект. 2023-2024 елгы «100 лидер – Татарстан киләчәге. Студентлар» проекты әнә шундый саннар белән истә калачак! Ун айлык эшләр артта калды, алда бизнес идеяләрне тормышка ашыру, эксперт бәяләгән проектларны башлап җибәрү максаты тора. -
«ЯРАТАМ-ЯРАТМЫЙМ»: ШӘҺӘР ТОРМЫШЫНДА АЧУНЫ ЧЫГАРГАН ӘЙБЕРЛӘР
Башкалабызда тора башлавыма май аенда 9 ай була – котлый аласыз! Әмма бу язмада сүз күңелсез әйберләр турында булачак... Шушы вакыт эчендә мин шәһәр тормышына бәйле үзем өчен билгеле бер нәтиҗәләр чыгарып өлгердем. Шуларны сезнең белән дә уртаклашасым килә. -
АТ СПОРТЫ: МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ, ПЕРСПЕКТИВАЛАР, МӨМКИНЛЕКЛӘР
Ат спорты иң чыгымлы спорт төрләре рейтингында икенче урында тора (беренче урында – «Формула 1»). Бу спорт шулай ук шактый куркыныч санала, чөнки аттан егылу бишенче каттан яки хәрәкәт итә торган машинадан егылу белән чагыштырырлык. Ат спорты шулай ук иң мавыктыргыч спорт төрләренең берсе, монда кеше белән хайван бергә эшли.