Логотип Идель
Бу – тема!

«ПЕЧƏН БАЗАРЫ» – 2026 ПРОГРАММАСЫ

Агымдагы елның 29-30 август көннәрендә Иске Татар бистəсендə (Кабан күле яр буенда) татар дизайны дөньясының төп вакыйгасы – «Печəн базары» татар шəһəр мəдəнияте һəм дизайны фестивале узачак.

2013 елдан бирле үткəрелə торган фестиваль быел 14нче тапкыр уздырыла һәм «Кабан сөйли» дигән концепциягә нигезләнә. Әлеге унөч ел эчендә Кабан күле тирәсендә күп нәрсәләр үзгәрде: осталар буыны, брендлар, трендлар, йөзләр, хәтта шәһәр атмосферасы да. Тик үзгәрешсез калган бер әйбер бар – Кабан күле. Ул 2013 елдагы беренче ярминкәләрдән башлап бүгенге көнгә кадәрге барлык вакыйгаларның шаһиты. Ул XX гасыр башындагы Печән базарын да, фестивальнең башлангычын да, барлык кешеләрне, осталарны да хәтерли. Быел оештыручылар барлык фестивальләрне берләштергән урынга беренче тапкыр мөрәҗәгать итә һәм бу киңлеккә дизайн, шигърият, музыка һәм су буендагы әңгәмәләр аша тавыш бирә.

Фестиваль кысаларында дизайн-маркет, әдәби программа (лекцияләр, дискуссияләр, шигъри кичәләр, подкастлар), балалар өчен махсус иҗат остаханәләре, уен һәм белем бирү мәйданчыклары оештырылачак. Моннан тыш, театр сəнгатен сөючелəрне иммерсив спектакльлəр көтə, ə белемгə һəм фикер алышуга тартылучылар «Ачык университет» лекториясендə катнаша ала. Шулай ук кунакларны кино карау, «Халык җырларын халык җырлый» гитарнигы, су буендагы «Кабан укулары» һ.б. көтә.

Фестиваль елдан-ел үсә, киңәя: быел «Печəн базары» ярмикәсендә 94 ноктада 100дән артык татар дизайнеры үз эшләнәмәләрен тәкъдим итәчәк.  Программа тагын да баетыла: фестиваль чаралары Кабан күле яр буенда гына түгел, ә Уникаль осталык үзәгендә дә оештырыла.

 

ПРОГРАММА

29 август

10:00-15:00

«Ачык университет» лекторие

 Уникаль осталык үзәге (Мәскәү ур., 2)

12:00-13:00

Подкаст «Кайнатма»

Уникаль осталык үзәге(Мәскәү ур., 2)

11:00-17:00

«Печән базары, Бакый Урманче һәм Габдулла Тукай» күргәзмәсенең ачылышы

Г.Тукай әдәби музее, (Г.Тукай урамы, 74)

12:00-21:00

Ярминкә

Шиһабетдин Мәрҗани урамы

12:00-21:00

Фотоалан

1нче балкон

12:00-21:00

Балалар мәйданчыгы

Шиһабетдин Мәрҗани урамы

12:00-18:00

ТР Милли музее мәйданчыгы

2нче балкон

13:00-16:00

«Бөек халыкның кечкенә тарихлары» интенсивы

Палуба

14:00-15:00

 П.Т. Сперанскийның «Татарский народный орнамент = Татар халык орнаменты» китабын тәкъдим итү

Пирс

15:00-16:30

Бистәдә яшәүчеләр белән ачык әңгәмә. Модератор - Рәдиф Кашапов

Пирс

16:00-17:00

«Ташаяк, Кабан, Болак» спектакле

Палуба

15:00-16:30

Бистәдә яшәүчеләр белән ачык әңгәмә

 

Пирс

17:00-18:00

ТР Язучылар берлегенең «ГӘП» подкастын ачык төшерү

Пирс

18:00-19:00 

«Кабан укулары»

Кабан күле белән бәйле өзекләр укыйбыз

Пирс

19:00-20:00

Халык җырларын халык җырлый. Музыкаль кичә

Палуба

 

30 август

11:00-17:00

«Печән базары, Бакый Урманче һәм Габдулла Тукай» күргәзмәсе

Габдулла.Тукай әдәби музее, (Г.Тукай урамы, 74)

12:00-21:00

Ярминкә

Шиһабетдин Мәрҗани урамы 

12:00-21:00

Фотоалан

1нче балкон

12:00-21:00

Балалар мәйданчыгы

Шиһабетдин Мәрҗани һәйкәле каршында

12:00-21:00 

ТР Милли музееның «Серләр саклаучы: Кабан күле» күргәзмәсе

Кабан күле яр буеның өченче чираты

12:00-18:00

ТР Милли музее мәйданчыгы

2нче балкон

14:00-17:00

«Ачык университет» лекторие:

Палуба

17:30-18:00

Салаватиклар концерты

Палуба

19:00-20:00

Салих Сәйдәшев музееннан винил дискәтүк

Палуба

20:00-21:00

«Һади Атласи. Катлаулы каһарман», «Фатих Әмирхан. Туктаусыз хәрәкәт» фильмнарын карау

Палуба

 

*Программага үзгәрешләр кертелергә мөмкин, тулыландырыла.

 

 

ДИЗАЙН-МАРКЕТ

«Печән базары»ның йөрәге – дизайн-маркет. Быел ул «Кабан сөйли» дигән концепциягә нигезләнә. Шуңа күрə быелгы маркетта 14 ел дәверендә Кабан «күргән» җиһазлар, көнкүреш əйберлəре, милли бизəклəр, интерьер детальлəре, керамика, текстиль, кул эшлəре үзəк урында булачак.

Маркетта Татарстан районнарыннан, шулай ук Уфа, Пермь, Новосибирск, Төмән, Киров, Ырынбур, Самара, Мәскәү, Сочи, Екатеринбург, Түбән Новгород һәм башка шәһәрләрдән дизайнерлар катнашачак. Биредә татарча заманлаштырылган киемнән тыш, татар телендә өстәл уеннары, балалар өчен китаплар, зәркән эшләнмәләре, сувенирлар, күннән һәм текстильдән эшләнгән әйберләр, Идел буе Болгарының төп һөнәрләренең берсе булган керамик әйберләр, шулай ук татар милли стилендә интерьер әйберләре сатып алырга мөмкин булачак.

«Печән базары» маркетында алынган һәр әйбер – ул кулдан эшләнгән сәнгать үрнәге, татар рухын саклаган кыйммәт. Монда үзең өчен генә түгел, якыннарың өчен дә истәлеккә лаеклы бүләк табып була.

Урыны: Кабан күле яр буе, Иске Татар бистәсе территориясе, Шиһабетдин Мәрҗани урамы

Вакыты: көн саен 12:00-21:00

 

АЧЫК ҺАВАДА «АЧЫК УНИВЕРСИТЕТ»

«Печән базары» фестивале кысаларында традицион рәвештә «Ачык Университет» лекториясе оештырылачак. Биредə татар мəдəнияте, сəнгате, архитектурасы, дизайны, тарихы кебек актуаль темаларга лекциялəр, дискуссиялəр һəм презентациялəр көтелə. Чарада үз эшенең осталары, галимнəр, белгечлəр катнаша.

Барлык лекцияләр ирекле форматта уза: һәр катнашучы үзен кызыксындырган сорауга җавап таба, фикерен әйтә һәм бәхәскә кушыла ала.

Вакыты: 29 август көнне 10:00-15:00 сәгатьтә

Урыны: Уникаль осталык үзәге (Мәскәү ур., 2)

 

Вакыты: 30 август көнне 14:00-17:00 сәгатьтә

Урыны: Кабан күле яр буе, палуба

 

ТР ЯЗУЧЫЛАР БЕРЛЕГЕНЕҢ

«ГӘП» ПОДКАСТЫ

 

29 август көнне Кабан күле яр буенда ТР Язучылар берлегенең «ГӘП»  дип аталган ачык подкасты яздырылачак. Биредә экспертлар, фестиваль кунаклары, дизайнерлар, шагыйрьләр һәм татар мәдәниятенә битараф булмаганнар «Печән базары»ның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге, татар әдәбияты һәм шәһәр мәдәнияте эволюциясе турында фикер алышачак.

 

Вакыты: 29 август көнне 17:00-18:00 сәгатьтә

Урыны: Кабан күле яры, пирс урыны

 

БАКЫЙ УРМАНЧЫНЫҢ

БЕР КАРТИНАДАН ТОРГАН КҮРГӘЗМӘСЕ

Татар шəһəр мəдəнияте һəм дизайны фестивале кысаларында күренекле татар рәссамы, сынчы, график, профессиональ татар сынлы сәнгатенә нигез салучы Бакый Урманчының бер картинадан торган «Печән базары, Бакый Урманче һәм Габдулла Тукай» күргәзмәсе ачылачак. Әлеге күргәзмәдә рәссамның «Печән базары» дип аталган картинасы тәкъдим ителәчәк.

XX гасыр башындагы Печән базарына багышланган бу әсәр бөтен фестиваль өчен символик мәгънәгә ия: ул үткән гасыр сәнгате белән бүгенге көнне бәйли, осталар һәм татар мәдәниятенә гашыйк кешеләр җыелган тарихи урынны сурәтли.

Күргәзмә фестиваль дәвамында Г. Тукай әдәби музеенда көн саен эшләячәк.

Вакыты: көн саен 11:00-17:00 сәгатьтә

Урыны: Г.Тукай әдәби музее, (Г.Тукай урамы, 74)

 

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МИЛЛИ МУЗЕЕ КҮРГӘЗМӘСЕ

Традицион рәвештә «Печəн базары» фестивалендə Татарстан Республикасы Милли музее мəйданчыгы да эшләячәк. Биредə фестиваль кунакларын лекциялəр, остаханəлəр, балалар өчен уеннар һ.б. көтə. Күргәзмә фестиваль дәвамында көн саен эшләячәк.

Вакыты: көн саен 12:00-18:00

Урыны: Иске Татар бистәсе, 2нче балкон

*Шулай ук 29 август көнне 16:00-17:00 сәгатьтә Кабан күле яр буенда (палубада) Татарстан Республикасы Милли музее «Ташаяк, Кабан, Болак» иммерсив спектаклен дә тәкъдим итәчәк.

 

ТР МИЛЛИ МУЗЕЕНЫҢ

«СЕРЛӘР САКЛАУЧЫ: КАБАН КҮЛЕ» КҮРГӘЗМӘСЕ

«Печән базары» фестивалендә «Казань без окраин» проекты кысаларында ТР Милли музееның «Серләр саклаучы: Кабан күле» күргәзмәсе оештырылачак.

Кабан күле – өч сулыктан торган зул күл системасы. 2018 елда бу  территорияне төзекләндерү буенча зур эшләр башкарыла, яр буе популяр ял зонасына әверелә. 2019 елда ул International Planning Excellence Awards премиясенә лаек була. 2022 елда Кабан күле яр буе Gold Trezzini халыкара премиясенең «Ландшафт архитектурасында иң яхшы гамәлгә ашырылган проекты» номинациясендә «Алтын диплом»га ия була.

Вакыты: 30 август, 12:00-21:00 сәгатьтә.

Урыны: Кабан күле яр буеның өченче чираты

 

«КАЙНАТМА» ПОДКАСТЫ

 

«Печән базары» фестивале кысаларында күпләрнең күңеленә хуш килеп өлгергән «Кайнатма» подкастының 2 яңа чыгарылышы яздырылачак. Теләгән һәркем әлеге әңгәмәне тыңларга килә ала.

«Кайнатма» – Yummy Music лейблы чыгара торган татар телендәге подкаст. Аны Казан активисты, блогер Ләйлә Лерон алып бара.

Вакыты: 29 август көнне 12:00-15:00 сәгатьтә

Урыны: Уникаль осталык үзәге (Мәскәү ур., 2)

 

 

«БӨЕК ХАЛЫКНЫҢ КЕЧКЕНӘ ТАРИХЛАРЫ» ИНТЕНСИВЫ

29 август көнне «ТН-Мирас» иҗтимагый оешмасы «Зур халыкның кечкенә тарихлары» дип аталган проектын тәкъдим итәчәк. Әлеге чара кысаларында шактый кызыклы программа көтелә.

  • 13:00-13:45 – «ТН-Мирас» иҗтимагый оешмасы һәм Татарстан Республикасы Милли музее җитәкчеләренең кереш сүзе, көн программасына кыскача күзәтү һәм «Зур халыкның кечкенә тарихлары» проектын тәкъдим итү.
  • 13:45-14:30 – Илнур Газизуллинның лекциясе: «Хәзерге җәмгыятьтә традицияләрнең әһәмияте». Лекцияне тыңлаучылар традицияләрнең мәдәният күзлегеннән нәрсә икәнен, аларның милләт өчен никадәр мөһим булуын белерләр.
  • 14:30-15:15 – гамәли өлеш: «Үз традицияләребез белән уртаклашабыз». Катнашучылар үзләрендә булган йолалар, гореф-гадәтләре белән уртаклаша алачак, шулай ук биредә лектор белән фикер алышу да көтелә.
  • 15:15-16:00 – традицияләрне саклау һәм киләсе буыннарга тапшыру турында фикер алышу.

Әңгәмәдә «ТН-Мирас» иҗтимагый оешмасы директоры Аделина Павлова, татар мәдәниятен тикшеренүче Илнур Газизуллин, «7 тарих» проекты җитәкчесе Зәринә Сафина һәм лекторий тыңлаучылар да катнашачак. Интенсив ахырында катнашучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

Лекторийда катнашу өчен теркәлү кирәк:

Проект Татарстан Республикасы Рәисенең гражданлык җәмгыятен үстерү гранты ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

«Зур халыкның кечкенә тарихлары» проекты 2025 ел ахырында гаилә традицияләре турында хикәяләр бәйгесе буларак башланып китте. Аның максаты – тарихларны туплау һәм мәдәни мирасны аңлау аша буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыту. Барлык җыелган материаллар шулай ук 29 август көнне интернет-платформага урнаштырылачак.

Вакыты: 12:00-21:00 

Урыны: Кабан күле яр буеның өченче чираты

 

П.Т. СПЕРАНСКИЙНЫҢ «ТАТАРСКИЙ НАРОДНЫЙ ОРНАМЕНТ = ТАТАР ХАЛЫК ОРНАМЕНТЫ» КИТАБЫН ТӘКЪДИМ ИТҮ

29 август көнне «Печән базары» фестивале кысаларында Кабан күле ярында П.Т. Сперанскийның «Татарский народный орнамент = татар халык орнаменты» китабы презентациясе узачак. Әлеге китап татар орнаментының байлыгына, төрлелегенә, аның тарихына, символикасына һәм эволюциясенә багышланган. Бу басма татар халкының мәдәни мирасын өйрәнүгә һәм саклауга зур өлеш кертә, милли бизәкнең матурлыгын һәм тирәнлеген ача.

Чараны Татарстан китап нәшрияты директоры урынбасары, китапның мөхәррире Миңнуллина Ләйсән Җәүдәт кызы алып барачак. Ул китапның барлыкка килү тарихы, татар орнаменты өчен әһәмияте һәм традицион бизәкләрнең заманча мәдәнияттә һәм дизайнда чагылышы турында сөйләячәк.

Вакыты: 29 август көнне 14:00-15:00 сәгатьтә

Урыны: Кабан күле яр буе, пирс

*Шулай ук фестиваль көннәрендә «Орнамент, төс, киңлек: Петр Сперанскийның сәнгать дөньясы» дип аталган күргәзмә дә эшләячәк.

 

БИСТӘДӘ ЯШӘҮЧЕЛӘР БЕЛӘН АЧЫК ӘҢГӘМӘ

Фестивальнең «Кабан сөйли» концепциясе кысаларында Татар бистәсендә яшәүчеләр белән ачык әңгәмә оештыру көтелә. Әлеге әңгәмә Казанның Иске Татар бистәсе тарихын, аның бүгенгесен, Кабан күле белән бәйле истәлекләрне, шулай ук бистәдә булган үзгәрешләрне яктырту максатын оештырыла. Әңгәмәне журналист, музыкант Рәдиф Кашапов алып барачак.

Вакыты: 29 август көнне 15:00-16:30 сәгатьтә

Урыны: Кабан күле яр буе, пирс

 

БАЛАЛАР МӘЙДАНЧЫГЫ

Иң кечкенə кунаклар өчен махсус иҗади мəйданчык оештырылачак. Балалар мəйданында милли уеннар, кул эшлəренə багышланган остаханəлəр, рəсем ясау, татар орнаментларын өйрəнү, табигый материаллар белəн эшлəү, шулай ук театр элементлары белəн баетылган күңелле программа булачак. Биредə күңел ачу гына түгел, ə милли тəрбиягə дə басым ясала.

Вакыты: һəр көнне 12:00-20:00 сəгатьтə

Урыны: Шиһабетдин Мәрҗани һәйкәле каршында

 

ФОТОАЛАННАР

Иске Татар бистәсендә фестиваль кунаклары өчен берничә тематик фотоалан эшләячәк. Татар стилендә бизәлгән мәйданчыкларның берсе Мәрҗани урамында урнашачак.

Шулай ук фестиваль территориясендә «Муллин йорты» да үз фотоаланын тәкъдим итәчәк. Биредә кунаклар традицион татар костюмнарыннан тарихи интерьерда истәлеккә фотога төшә алачак.

Вакыты: көн саен 12:00-21:00 сәгатьтә

Урыны: Иске татар бистәсе, 1нче балкон

 

КИНО КАРАУ

Быел фестиваль программасында ике кинопоказ планлаштырылган.

30 август көнне 20:00-21:00 сәгатьтә журналист, режиссёр Рәдиф Кашаповның ике фильмы күрсәтеләчәк. Ике фильм да күренекле татар шәхесләре Фатих Әмирхан һәм Һади Атласыйның тормышы, иҗаты, аларның татар мәдәниятенә, әдәбиятына һәм тарихына керткән өлеше турында булачак.

Һади Атласиның тормыш юлын өйрәнгәндә, аптырашта каласың – әйтерсең сүз бер кеше турында түгел, ә берничә шәхеснең тормышы турында бара: ул – шәкерт, укытучы, тарихчы, депутат, публицист, сәяси тоткын, күпбалалы әти. Давыллы елларда халкына хезмәт иткән каһарманның язмышы шундый булган.

Фильм Татарстан Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы ярдәмендә төшерелгән.

Язучы, публицист, драматург, җәмгыять эшлеклесе турында – әдәбият белгечләре, тарихчылар, режиссерлар, стилистлар. Фильмга Камал театрында куелган «Тигезсезләр» спектакле репетицияләре һәм Фатих Әмирханга багышланган Jadidfest фестивале мизгелләре кертелде.

Фильм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге һәм Татарстан Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы ярдәмендә төшерелгән.
Проектның җитәкчесе – Ркаил Зәйдулла, проектның авторы һәм сәнгать җитәкчесе – Ильяс Фәрхуллин.

Вакыты: 30 август көнне 20:00-21:00 сәгатьтә

Урыны: Кабан күле яр буе, палуба

 

 

КИЧКЕ ЧАРАЛАР

Кичке программада шигъри кичәләр, концертлар, кино карау һ.б. көтелә. Биредә профессионаллар да, яшь талантлар да чыгыш ясаячак.

29 август көнне ике чара узачак:

  • 18:00-19:00 сәгатьтә пирста «Кабан укулары» әдәби кичәсе булачак, биредә Кабан күле белән бәйле өзекләр укырбыз.
  • 19:00-20:00 сәгатьтә палуба урынында «Халык җырларын халык җырлый» дип аталган гитарник оештырылачак. Биредә тере музыкага яраткан татар җырларын башкарырбыз.

30 август көнне палубада:

  • 17:30-18:00 сәгатьтә кечкенә кунакларыбыз өчен Салаватиклар концерты булачак.
  • 19:00-20:00 сәгатьтә Салих Сәйдәшев музее винил дискәтүк оештыра.
  • Ә дискотекадан соң 20:00-21:00 сәгатьтә Фатих Әмирхан һәм Һади Атласыйга багышланган фильмнар күрсәтеләчәк.

Фестивальнең барлык чаралары да татар телендə уза. Керү ирекле.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев