КАЗАНДА ДОКУМЕНТАЛЬ КИНО ФЕСТИВАЛЕ ПРОГРАММАСЫ
10-20 сентябрьдә Казанда Beat Weekend 2026 халыкара документаль кино фестивале узачак. Программада Дэвид Боуи, Канье Уэст, Джорджо Армани, Твигги, фотограф Мартин Парр турындагы фильмнар һәм башка кызыклы документаль картиналар бар.
Кино күрсәтүләр ТР Милли китапханәсендә, «Мир» кинотеатрында һәм «Адонис» креатив кластерында узачак. 10 сентябрьдән фестиваль программасындагы иң яхшы фильмнарның бер өлешен Кинопоискта онлайн да карарга мөмкин булачак.
Нәрсә карарга?
«Боуи: последний акт»
Фестивальне Дэвид Боуига багышланган фильм ачачак. Ул музыкантның уңышлары турында гына түгел, авыр чорлары, шикләнүләре һәм соңгы Blackstar альбомын иҗат итүе турында да сөйли.
«Твигги»
Дөньядагы беренче супермодельләрнең берсе саналган Твигги – Лесли Хорнби турында фильм. Картина аның мода дөньясындагы танылуын һәм аннан соңгы тормышын күрсәтә.
«Сделано в Милане: история Армани и итальянской моды»
Джорджо Армани һәм аның дөнья модасына йогынтысы турында документаль фильм. Тамашачылар бренд тарихын, архив материалларын һәм мода индустриясенең эчке дөньясын күрә алачак.
«Канье Уэст: во имя кого?»
Канье Уэст тормышының алты елын күзәтүче фильм. Анда артистның иҗаты, популярлыгы һәм шәхси кризислары күрсәтелә.
«Лучшее лето»
1990 нчы еллар уртасында Австралиядә узган музыка фестиваленә сәяхәт. Экранда – Beastie Boys, Sonic Youth, Foo Fighters, Beck, Bikini Kill һәм башка музыкантлар.
«Овсянка для чемпионов»
Шотландиянең Каррбридж авылында узучы солы боткасы пешерү буенча дөнья чемпионаты турында җиңел һәм кызыклы фильм.
«История бетона»
Режиссер Джон Уилсон бетонга бөтенләй көтелмәгән яктан карый. Нәтиҗәдә төзелеш материалы турында абсурд һәм көлкеле документаль кино килеп чыккан.
«Биостанция Анива: дело длинной воли»
Сахалин утравында яңа фәнни үзәк төзүче тикшеренүчеләр, дайверлар һәм волонтерлар турында фильм.
Фестивальдә узган елларда тамашачылар яраткан фильмнарны да кабат күрсәтәчәкләр:
– «Я – Мартин Парр» – танылган фотограф Мартин Парр турында;
– «Время брутализма» – Скопье шәһәрендәге брутализм архитектурасы турында;
– «Бег – это свобода» – йөгерү культурасы турында;
– «Двадцать лет со Смешариками» – «Смешарики» мультсериалын тудырган команда турында.
Кайда һәм кайчан?
10-20 сентябрь, 2026 ел
ТР Милли китапханәсе
«Мир» кинотеатры
«Адонис» креатив кластеры
Фильм күрсәтүләрдән тыш, фестиваль кысаларында Казанның мәдәният вәкилләре, журналистлар һәм шәһәр берләшмәләре катнашында махсус очрашулар да узачак.
Ә 10 сентябрьдән Beat 2026 программасындагы иң яхшы фильмнарны Кинопоискта онлайн карап булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
21 августа 2026 - 13:52
ТАБИБ 14 ЯШЬКӘ КАДӘР КЫЗЛАРГА НИ ӨЧЕН МАКИЯЖ КУЛЛАНЫРГА ЯРАМАВЫН АҢЛАТТЫ
-
20 августа 2026 - 11:21
БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФТА ИҢ АВЫР ФӘН – МАТЕМАТИКА
-
19 августа 2026 - 15:18
КАЗАНДА «НОВАЯ ВОЛНА 2026»: ҖИДЕ КӨНЛЕК ПРОГРАММА
-
18 августа 2026 - 13:17
МӘКТӘПЛӘРДӘ КӨНЕНӘ ҖИДЕ ДӘРЕСТӘН АРТЫК ҮТКӘРЕРГӘ ЯРАМЫЙ
Нет комментариев