Логотип Идель
Бу – тема!

«ӘНИЕҢ ЯКИ ӘТИЕҢ ДӘ ШУНДЫЙ АКМЫ?»

Ап-ак чәчләр, ак керфекләр, яшел күзләр һәм урамда озатып калган кызыксынулы карашлар... Язмабызның герое Дарья өчен болар – гадәти тормышның бер өлеше. Аның альбинизмы кешеләрдә күп сораулар тудырса да, Дарья үзенчәлеген яшерергә җыенмый. Без Дарья белән альбинизм, үз-үзеңне кабул итү һәм җәмгыятьтәге стереотипларга мөнәсәбәт турында сөйләштек.

Тулы исеме: Кирова Дарья Алексей кызы

Туган көне: 31.08.2006

Уку урыны: М. В. Ломоносов исемендәге Төньяк (Арктика) федераль университеты

– Дарья, тышкы кыяфәтегезнең күпчелек кешеләрнекеннән аерылып торуын беренче тапкыр кайчан аңладыгыз? Ул чакта моңа ничек карадыгыз?

– Дөресен генә әйткәндә, мондый уйлар мине беркайчан да артык борчымады. Мәктәптә укыганда да, бию түгәрәгенә йөргәндә дә янымда бик яхшы, аңлаучан кешеләр иде. Һәм хәзер дә шулай. Әлбәттә, «нигә керфекләрең ак?», «ә нишләп кашларың кара түгел?» дигән сорауларны еш ишетергә туры килде. Ләкин беркем дә башыма «башкалардан аерылып торасың» дигән фикерне салмады. Мин үзем дә һәрвакыт сорауларга «миндә альбинизм», – дип җавап бирә идем. Һәм моның нәрсә белән бәйле икәнен дөрес итеп аңлатырга тырыштым.

Бу хакта өлкән сыйныфларда гына уйлана башладым. Көзге янына килеп: «Чәчем, керфекләрем һәм кашларым кара булса, үземне ничек кабул итәр идем икән?» – дигән сораулар туа башлады. Мин үзенчәлекле – килешәм, әмма башкалардан үзгә түгел. Мине аерып торган бердәнбер нәрсә – үзенчәлегем белән бәйле чикләүләр. Әмма андый чикләүләр теләсә кайсы кешедә булырга мөмкин.

 

– Нинди чикләүләр турында сүз бара?

Иң төп чикләү – кояш. Миңа кояштан саклый торган күзлексез йөрү киңәш ителми. Әмма бу, бер уйлаганда, барлык кешеләргә дә кагыла, шуңа күрә күзләрегезне саклагыз!

Эссе, кояшлы көннәрдә кояштан саклый торган кремсыз да булмый. Минем организмда меланин аз, шуңа күрә тирем кояшта каралырга мөмкин. Әмма чынлыкта бу күбрәк пешүгә охшый. Кремны вакытында сөртмәсәм, шунда ук кызарып чыгам.

Шуңа күрә кояшлы көндә урамга һәр чыгуым ике төп әйбер белән бәйле: кояштан саклый торган күзлек һәм крем. Шулай ук озынрак җиңле киемнәр сайларга тырышам, чөнки крем кояштан 100% сакламый.

– Балачакта сиңа тире һәм чәч төсе турында сораулар күп идеме? Әйләнә-тирәдәгеләрнең нинди сораулары яки реакцияләре истә калды?

– Әйе-е-е. Миңа еш кына бер үк сорауларны бирәләр иде: «Әниең яки әтиең дә шундый акмы?», «Чәчеңне буядыңмы?», «Керфекләрең белән кашларыңны да буйыйсыңмы?». Мин һәрвакыт тыныч кына «юк» дип җавап бирә идем.

Кызык сораулар да булды. «Борыныңдагы йоның да акмы?» – дип сораучы булды. Әйе, ак.

Хәзер урамда йөргәндә дә кайчак үземә төбәлгән карашларны сизәм, кешеләрнең минем хакта сөйләшүләрен ишетәм. Мактау сүзләре дә әйтәләр, анысы күңелемне күтәрә.

– Элек чәчеңне төрле төсләргә буяп карагансың, ә соңыннан аның табигый төсен сакларга булгансың. Чәчеңә карата мөнәсәбәтең ни өчен үзгәрде?

Мәктәптә чәч буяу модада чакта мин дә төрле төсләр белән тәҗрибәләр ясадым. Концертларга ирен, каш һәм керфекләрне буйый башладым. Әмма миңа көзгедә бөтенләй башка кеше күренде. Ул мин түгел идем. Бу тәҗрибәләрдән соң мин шуны аңладым: минем табигый чәч төсем – кешеләр салоннарда ирешергә тырышкан төс икән.

Хәзер мин үземне ничек бар, шулай итеп кабул итәм. «Күзләрең ачыграк күренсен өчен бераз буяп куй» диючеләр һәм киңәш бирүчеләр күп булды, әмма бу бит минем үзенчәлегемне яшерәчәк. Аны даими рәвештә качырасым килми. Гомер алай озын түгел, кешеләр хәтерендә шундый үзенчәлекле булып каласым килә.

– Альбинизмга бәйле нинди стереотиплар белән ешрак очрашасыз? Кешеләр гадәттә нәрсәне дөрес аңламый?

Ике төп стереотипны аерып әйтер идем. Әти-әнинең яки әби-бабайның берсе һичшиксез шундый ук аксыл булырга тиеш, дип уйлыйлар. Кешеләр миндә альбинизм барлыгын белгәч, еш кына: «Нәселегездә тагын кемдә бар?» – дип сорыйлар. Аларга бу үзенчәлекнең әти-әнинең тире яки чәч төсенә бәйсез рәвештә теләсә кайсы гаиләдә барлыкка килергә мөмкин булуына ышану кыен.

Икенче стереотип күз төсе белән бәйле. Күпләр альбинизмлы кешеләрнең барысы да киноларда, мифларда һәм имеш-мимешләрдә күрсәтелгәнчә кызыл яки шәмәхә күзле дип уйлый. Әйе, меланин пигменты җитмәү сәбәпле, күзнең төсле катлавы үтә күренмәле була, һәм аның аша кан тамырлары күренә ала. Шуңа күрә билгеле бер яктылыкта яисә фотоаппарат ялтыравы астында күзләр кызыл яки шәмәхә булып күренергә мөмкин. Әмма бу организмдагы меланин күләменә бәйле. Минем, мәсәлән, күзләрем яшел, димәк, меланин бар, ләкин аның күләме азрак. Бу миндә альбинизм «кимрәк» дигәнне аңлатмый – альбинизм төрлечә була ала.

– Тышкы кыяфәте аерылып торган кешегә сорау рәнҗетерлек яки әдәпсез булып яңгырамасын өчен, аны ничек дөрес итеп бирергә?

Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм: кайчандыр ишеткән яки кайдадыр күргән стереотипларга ышанырга кирәкми. Барлык кешеләр дә төрле, һәркем уникаль, һәм бер кешедә күргән нәрсә бөтен кешегә дә хас дигән сүз түгел. Иң мөһиме – турысын бәреп сорамыйча, йомшаграк итеп әйтү. Мәсәлән, «Ә нигә синең чәчең ап-ак?» дип түгел, ә «бу чәчеңнең үз төсеме яисә буяттыңмы?» дип сорарга мөмкин. Тышкы кыяфәте аерылып торган кеше мондый сорауларга инде күнеккән була һәм аңа җавап бирү авыр булмас. Әмма чаманы белергә һәм таныш булмаган кешеләргә артык шәхси сораулар бирмәскә кирәк.

– Үз тышкы кыяфәтеннән оялган, чит кешеләрнең карашларын сизгән яки башкалардан аерылып торырга курыккан яшүсмерләргә нәрсә әйтер идегез?

– Дөньяда ничә кеше булса, шулкадәр фикер дә бар. Начар сүз әйтүче һәрвакыт табылыр, әмма яхшы сүз әйтүчеләр дә һичшиксез булачак. Үзебезне ничек хис итүебез тирә-ягыбыздагы кешеләргә дә бәйле. Яныгызда сезне тулысынча кабул иткән кешеләр булу бик мөһим. Алар белән булганда үзегездә бернәрсәне дә үзгәртәсе килмәячәк. Әгәр берәр компаниядә үзегезне «ак карга» итеп хис итәсез икән, димәк, алар сезнең кешеләр түгел.

Үзегезне башкалар белән чагыштырмагыз. Эчке сыйфатлар турында да онытмагыз: игелекле кешеләр күпкә сөйкемлерәк.

Ә кешеләрнең карашлары – бары тик карашлар гына. Урамда яныгыздан үтеп киткән кешеләрнең ничәсе хәтерегездә калды? Нәкъ менә ачык һәм гадәти булмаган кешеләр истә кала. Үзегез булып калырга, башкалардан аерылып торырга курыкмагыз. Һәркем үзенчә матур.

Фотолар: шәхси архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев