Бу – тема! рубрикасы буенча яңалыклар
-
«НИЧЕК ЯЗАРГА КИРӘКМӘГӘНЛЕГЕН ӘЙТҮЧЕ БУЛДЫ, Ә МЕНӘ НИЧЕК КИРӘКЛЕГЕ ХАКЫНДА...»
Бүген сине күпсанлы иҗади бәйгеләрдә җиңүче булган шәхес, зур сәләт иясе – Азалия Сабитова белән таныштырасым килә! Аның хикәяләре «Ялкын»да да басылды инде. Азалиянең иҗаты белән тәүге тапкыр күзгә-күз очрашуга ук аңладым: киләчәктә ул әдәби өлкәдә бик зур уңышларга ирешәчәк. Әйдә, үзе белән якыннанрак танышыйк! -
ДОРАМАЛАР ДӨНЬЯСЫНА СӘЯХӘТ: ИҢ ШӘП 5 ДОРАМА ИСЕМЛЕГЕ
«Эһе, дорамалар. Аңлашылды...» – дип, киләсе биткә күчәргә ашыкма. Тукта, иркенләп сулыш ал. Хәзер Алисә сезгә дорамалар иленә киииң итеп ишекләрне ачачак. Качма! Спойлерлар бик күп булачак! Киттек! -
ҖЫРЧЫЛАР БЕЛӘН МӘХӘББӘТ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШТЕК...
16 август – мәңгелек мәхәббәт көне котлы булсын! Бары бер теләк: яратып һәм яратылып яшик! Кызык, ә татар эстрадасы җырчылары ничә яшьтә беренче тапкыр гашыйк булган икән? Мәхәббәт алар өчен нәрсә ул? Барысын да сораштык, хәзер сезгә дә сөйләрбез! -
MILYASH: «УҢЫШНЫҢ СЕРЕ БАРЫБЕР ИХЛАСЛЫККА БАРЫП ТОТАША...»
Хыял чынбарлыкка әйләнсен өчен нишләргә кирәк? Бу сорауга бер төрле генә җавап биреп булмый, һәр кешенең үз юлы була. Җырлар авторы «MILYASH»нең стратегиясе нинди икән? Бүгенге язмабыз герое – әле күптән түгел генә «Зур хата» исемле тәүге альбомын чыгарган Миләүшә Фатыйхова. -
ЕГЕТЛӘР ӨЧЕН СҮЗЛЕК: АЛАЙ ТҮГЕЛ, БОЛАЙ УЛ!
Егетләр, кызлар белән аралашырга өйрәнер өчен кечкенә сүзлек тәкъдим итәбез. Кызлар колаклары белән ярата диләрме әле? Менә шуңа дөрес итеп сөйләшә белергә кирәк. Алай түгел, болай ул сүзлегеннән – берничә «шпаргалка». Тотыгыз һәм дөрес итеп файдаланыгыз. Әмма бутый күрмәгез: беренче вариант – хаталысы! -
БЫЕЛГЫ «КАРБЫЗ PARTY» НИЛӘР БЕЛӘН ИСТӘ КАЛДЫ?
2022 елда беренче тапкыр уздырылган «Карбыз Party» быел да гөрләде – өченче тапкыр! Бу бәйрәмнең ел саен аерылгысыз атрибуты гел бер үк – карбыз, әмма һәр елны «Карбыз Party» үзгә була. Ә быел ниләр белән истә калды ул? -
МӘХӘББӘТ ТУРЫНДА 5 ШӘП ДОРАМА
Язмада яшүсмерләр бөтен җанын биреп карый торган Кытай дорамалары исемлеген тәкъдим итәбез. Әгәр дә син әле бер дораманы да карамаган булсаң, менә сиңа 5 мәхәббәт тарихы! Теләгәнен сайла һәм тизрәк карый башла! -
ВУЗДА БЕЛЕМНӘН БАШКА НӘРСӘ АЛЫП БУЛА? СТУДЕНТ ТАРИХЛАРЫ
Мәктәптә укыган вакытта мин тормышымда иң куркыныч һәм иң мавыктыргыч әйбер дип, БДИны күз алдына китерә идем. Тик институтта 4 ел уку миңа моның киресен исбатлады. Кыскасы, вузда уку – белемнәр өчен генә түгел, ә төрле яклап үсү өчен дә бик кирәк. Бу язмада мин сезгә университет биргән «скиллар» турында сөйләрмен. Дөресрәге, мин түгел, ә башка хәзерге һәм элекке студентлар сөйләде. -
ТАТАР ЭСТРАДАСЫ ҖЫРЧЫЛАРЫ ҖӘЙНЕҢ ИКЕ АЕН НИЧЕК УЗДЫРГАН?
Эххх, җәмәгать, җәйнең ике ае күз ачып йомганчы узып та китте... Аллаһка тапшырып, августка аяк бастык. Бер шигем юк, берәүләр шушы кызу ике ай эчендә план-максатларын тормышка ашырып өлгергән булса, кемнәрдер аларны бераз гына читкә алып куеп торгандыр. Җырчылар исә җәйге 2 айны ничек уздырган, августка грандиоз планнар корганмы? Барысын да белештек, хәзер сезгә дә сөйләрбез! Киттек! -
АВГУСТ – КАРБЫЗ АЕ!
Белмим, сезнең ничектер, тик август – карбыз, ә карбыз август белән ассоцияләшә кебек миңа. Әлеге гигант җиләк бәйрәме дә җәйнең өченче аена туры килә. Кыскаксы, 3 август – карбыз көне белән барыгызны да, дуслар! -
10 АКЫЛЛЫ ПЕСИ ТОКЫМЫ: Ә СИНЕҢ МӘЧЕҢ ВУНДЕРКИНДМЫ?
Тәк, кемнәр песиле рилслар карарга ярата? Игътибар иткәнең булса, сөйкемле, кайчак сәер, ара-тирә уйчан рәвештә утырган песикәйләр белән видеолар ешайды социаль челтәрләрдә. Әйе, мәчеләр үзләренең холыклары белән башка хайваннардан бик аерыла, менә шундый уникаль «продукт» алар! Зоопсихолог һәм хайваннар табиблары песиләрнең акыллы булуын ассызыклый һәм хәтта вундеркинд мәчеләр исемлеген тәкъдим итә. -
НИЧЕК КИТАП УКЫРГА ӨЙРӘНЕРГӘ?
Заманча технологияләр, дөньякүләм таралган интернет челтәренең безгә ясаган йогынтысы әйтеп бетергесез зур. Бөтен мәгълүмат шактый җиңел формада җиткерелгәч, әллә нинди зур, кабул итәргә катлаулы текстларны укып азапланасы килми. Бүгенге язма да нәкь менә шуның турында: ни өчен китап укырга кирәк һәм ничек үзеңдә әлеге файдалы гадәтне булдырырга? -
«VK МУЗЫКА»дан 5 ПСИХОЛОГИК ПОДКАСТ
Вконтакте социаль челтәрендә утырасыңмы әле? Җырлар булса да тыңлаштырасыңдыр инде. Менә сиңа бездән 5 психологик подкаст! Кем әйтмешли, файдалы һәм рәхәт әйберне берләштереп кара! -
«ЯЛКЫН» – ЖУРНАЛ ГЫНА ТҮГЕЛ, УЛ ЗУР БЕР ХӘРӘКӘТКӘ ӘЙЛӘНДЕ»
Җәйнең беренче көнендә гөрләп узган «Ялкын фест»ны искә алыйк әле! Фестивальдә аерым тукталырга кирәкле нокта – подкаст студиясе. Бирегә «Ялкын» белән ничек тә булса бәйле журналистлар, алып баручылар һәм блогерлар чакырулы иде. Алар үзләренең «Ялкын»лы хатирәләре белән уртаклашты, хәзерге яшүсмерләр турында фикерләрен җиткерде һәм журнал киләчәгенә күз салды. -
ЮЛ БИЛГЕЛӘРЕ ТӨШЕМӘ КЕРӘ яки МИН МАШИНА ЙӨРТЕРГӘ ӨЙРӘНӘМ...
Быелгы җәем бик үзенчәлекле башланып китте. Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү, билетлар чишү һәм тузан туздырып басуда машинада йөрүнең гадәти тормыш режимына керүен сизми дә калдым... Ялкынлылар, машина йөртүчеләр бармы арагызда? Менә минем дә сезнең сафта буласым килде! Хыялым ансат кына чынга ашар дигән идем, ялгышканмын. Уку йортын сайлый башлаганчы ук уйга калдым: машина йөртергә кайсы сезонда язылсам җиңелрәк булыр икән?