ГАДИ РИЗЫКНЫҢ КӨТЕЛМӘГӘН МӨМКИНЛЕКЛӘРЕ
Бәрәңге – безнең кухнядагы иң гадәти ризыкларның берсе. Боламык, кыздырылган бәрәңге, бәлеш эчлеге, аш... Аны шулкадәр еш күрәбез ки, кайчак «бәрәңгенең нәрсәсе кызык инде?» дип тә уйларга мөмкин.
Ә чынлыкта бу гади генә күренгән яшелчәнең файдалы яклары шактый. Ул туклыклы да, арзан да, төрлечә әзерләп тә була. Өстәвенә, бәрәңге белән бәйле халык арасында йөргән кызыклы киңәшләр дә бар.
Тик аларның барысы да дөресме? Әйдә, тикшерик.
Бәрәңге энергия бирә
Бәрәңгедә углеводлар күп, ә алар организм өчен төп энергия чыганакларының берсе. Шуңа күрә уку, спорт, озак йөрү яки актив көннән соң бәрәңге туклыклы ризык була ала.
Әмма монда бер нәрсәне онытмаска кирәк: бәрәңгенең файдасы аны ничек әзерләвебезгә дә бәйле.
Анда витаминнар да бар
Бәрәңгене кайчак «крахмал гына» дип уйлыйлар. Чынлыкта исә анда организм өчен кирәкле матдәләр дә бар.
Мәсәлән:
- С витамины;
- калий;
- В6 витамины;
- клетчатка;
- аз күләмдә аксым.
С витамины иммун системасының нормаль эшләве өчен кирәк, ә калий мускуллар, нерв системасы һәм организмдагы сыеклык балансы өчен мөһим.
Кабыгын ташларгамы?
Әгәр бәрәңге яхшы, бозылмаган һәм әйбәтләп юылган булса, аны кабыгы белән дә пешерергә мөмкин.
Кабык һәм аның тирәсе клетчаткага байрак була. Ләкин яшелләнгән, бик нык үргән яки бозылган бәрәңгене ашау киңәш ителми. Яшелләнгән бәрәңгедә организм өчен зарарлы гликоалкалоидлар күләме артырга мөмкин.
Шуңа күрә мондый бәрәңгене «әрәм булмасын» дип ашап бетерергә тырышу кирәкми.
Бәрәңге симертәме?
Бәрәңгенең үзен генә «симертә» дип гаепләү дөрес булмас. Күп нәрсә порциягә һәм әзерләү ысулына бәйле.
Мәсәлән, пешкән бәрәңге бер хәл. Ә фрига күп май, тоз, сырлы яки майлы соуслар өстәлсә – ризыкның калориялелеге шактый арта.
Ә хәзер – әбиләр киңәше
Бәрәңге ашар өчен генә түгел, «дәвалану» яки ризыкны коткару өчен дә кулланылган.
«Салкын тисә, бәрәңге пары суларга кирәк»
Бу ысулны күпләр балачактан белә: бәрәңге пешерәсең, кәстрүл өстенә иеләсең, башыңны сөлге белән каплыйсың...
Җылы пар борын тыгылуын вакытлыча җиңеләйткән кебек тоелырга мөмкин. Ләкин кайнар пар салкын тиюне дәвалый яки терелүне тизләтә дип ышанычлы рәвештә әйтеп булмый. Өстәвенә, мондый ысулның куркыныч ягы да бар: кайнар су яки пар белән пешәргә мөмкин.
«Аш тозлы булса, бәрәңге сал!»
Имеш, чи бәрәңгене тозлы ашка салсаң, ул артык тозны үзенә «суырып» ала.
Чынлыкта бәрәңге пешкәндә сыеклыкны үзенә сеңдерә һәм аның белән бергә тоз да керә. Әмма бәрәңге нәкъ менә тозны гына сайлап алып бетерми.
Шуңа күрә аны «тоз өчен губка» дип әйтү дөрес түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
4 сентября 2026 - 11:46
РОССИЯДӘ ЯШЬЛӘРНЕ ВЕРБОВКАЛАУДАН САКЛАУГА ЮНӘЛДЕРЕЛГӘН «ВЫХОД 31» ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
4 сентября 2026 - 09:01
9 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН «ЗАЧЕТ/НЕЗАЧЕТ» ФОРМАТЫНДА БУЛАЧАК
-
3 сентября 2026 - 09:35
«РАЗГОВОРЫ О ВАЖНОМ»ДА УКЫТУЧЫЛАРГА УКУЧЫЛАРНЫҢ ПАССИВЛЫГЫН ҺӘМ РИЗАСЫЗЛЫГЫН КҮЗӘТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘЛӘР
-
2 сентября 2026 - 10:35
ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫ ДЕПУТАТЫ DOTA ҺӘМ COUNTER-STRIKE УЕННАРЫН МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНА КЕРТҮ ИДЕЯСЕН ХУПЛАДЫ
Нет комментариев