Логотип Идель
Бу – тема!

МӘКТӘП МИФЛАРЫ: ДӨРЕСМЕ, ЮКМЫ?

Мәктәптә рәсми дәресләрдән тыш тагын бер «фән» бар. Аның дәреслеге юк, контроль эшләре дә үткәрелми, ләкин кагыйдәләрен һәркем белә кебек. Мәсәлән: соңгы партада начар укучылар утыра, отличниклар барысын да беренче тапкырдан аңлый, контроль эш алдыннан төне буе укысаң – бишле аласың, ә күп китап укысаң – күзләрең начарлана.

Мәктәп мифларының иң кызык ягы да шунда: алар һәрвакыт чынбарлыкка туры килеп бетми.

Мәсәлән, соңгы парта.

Кинода, гадәттә, анда дәрес белән кызыксынмаучы, укытучыдан качарга тырышучы яки бөтен сыйныфны көлдереп утыручы геройлар урнаша. Шуңа күрә соңгы партага карата, хәтта аерым бер стереотип барлыкка килгән кебек.

Чынлыкта исә партаның урыны кешенең белем дәрәҗәсен билгеләми. Берәү артта дусты янында утыра, икенчесенә анда тынычрак, өченчесе, киресенчә, алгы партада үзен уңайсыз хис итә. Әлбәттә, тактаны начар күрсәң яки соңгы рәттә гел читкә бүленсәң, алгарак күчү файдалырак булырга мөмкин. Әмма «соңгы парта = начар укучы» дигән тигезләмә барыбер эшләми.

Күп укыма, күзең начарланыр!

Мондый сүзне ишетмәгән кеше сирәктер.

Китап үзе –  дошман түгел. Күзләргә озак вакыт ял бирмичә, якынга карап утыру, телефон экранына текәлү, хәрәкәтнең һәм саф һаваның аз булуы проблемага әйләнергә мөмкин. Шуңа күрә китаптан куркырга түгел, ә уку режимын дөрес оештырырга кирәк.

«Төне буе укысаң, контроль эшне яхшы язасың».

Әлеге фикердә мантыйк бар кебек. Күбрәк вакыт укыйсың икән, күбрәк белергә тиешсең бит?

Ләкин төнге өчтә инде икенче хәл башлана. Күзләр йомыла. Бер үк җөмләне бишенче тапкыр укыйсың. Иртән исә контроль эштә кичә бик таныш күренгән формуланың кайсы ягыннан башларга кирәклеген искә төшереп булмый.

Йокы – әзерлектән урланган вакыт түгел. Киресенчә, өйрәнгән мәгълүматны эшкәртү өчен организмга кирәкле процесс. Шуңа күрә өч көн дәвамында аз-азлап әзерләнү еш кына бер төн эчендә бөтен дәреслекне ятларга тырышудан яхшырак.

«Мин телефон белән дә утыра алам, дәресне дә эшлим»

Нәкъ менә шунда «мультизадачность» дигән матур сүз пәйда була. Математикадан мәсьәлә чишәсең. Телефонда хәбәр килә. Җавап бирәсең. Кире мәсьәләгә кайтасың. Аннары кемдер видео җибәрә. Бер минутка гына ачасың. Шуннан соң тагын бер видео чыга. Һәм кинәт кырык минут үткән.

Шуңа күрә дәрес әзерләү өчен иң файдалы «лайфхак» махсус кушымта да, мотивацион видео да түгел. Бары тик телефонны читкәрәк куярга гына кирәк.

«Күп утырдым = күп укыдым».

Ләкин өч сәгать дәфтәргә карап утыру өч сәгать нәтиҗәле эшләү дигән сүз түгел. Бер мәлне каләмне әйләндерә башлыйсың. Аннары тәрәзәдән карыйсың. Өстәлдәге кәгазьләрне тәртипкә китерәсең. Кинәт биш ел элек булган бер хәлне искә төшерәсең. Тән өстәл артында. Ә баш мие күптән башка җирдә.

Шуңа күрә ял – ялкаулык түгел. Кыска тәнәфес кайчак эшне ташлау түгел, ә аны дәвам итә алу өчен кирәкле шарт. Әлбәттә, «биш минут ял итәм» дип телефонга кереп, бер сәгатьтән чыгу инде башка мәсьәлә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев