Бу – тема! рубрикасы буенча яңалыклар
-
БЕР ЧЫНАЯК ТАРИХ: ДӨНЬЯНЫ ЯУЛАГАН КАҺВӘ ТӨРЛӘРЕ
29 сентябрь – Халыкара каһвә көне. Бу көн – дөньяның төрле почмакларында яшәүче миллионлаган кешене берләштергән яраткан эчемлеккә багышланган бәйрәм. -
ИГЕЛЕК МАРШРУТЫ: ДӨНЬЯНЫ ЯХШЫРАК ИТҮ ӨЧЕН БИЛЕТ КИРӘКМИ
Бик тиз үзгәрә торган дөньяда без еш кына: «Яхшылык эшләү өчен күп акча яки ниндидер сәләтең булырга тиеш», – дип уйларга күнеккәнбез. Янәсе, волонтёрлык ул – ниндидер зур проектларда катнашуны таләп иткән, махсус әзерлекле кешеләр эше. Чынлыкта исә, яхшылык эшләү өчен очкычка билет, зур чемодан яки меңләгән акча кирәкми. Аның өчен бары тик ачык йөрәк, бераз игътибар һәм «мин бүген ничек файдалы була алам?» дигән сорау да җитә. -
ТЕЛ ӨЙРӘНҮНЕҢ КЫЗЫКЛЫ 7 ЫСУЛЫ
Яңа тел өйрәнү дигәндә күз алдына калын сүзлек, кагыйдәләр һәм озын-озак күнегүләр киләме? Ә бит телне бөтенләй башкача да өйрәнеп була! Тел – ул дәрес кенә түгел, ә музыка, мемнар, сериаллар, уеннар һәм хәтта дуслар белән аралашу да. Менә сиңа күңелсезләнергә ирек бирмәячәк 7 ысул. -
БУ ЯЛЛАРДА КАЯ БАРЫРГА?
Бу ялларда өйдә утырасы килмиме? Казанда 26-27 сентябрьдә яшүсмерләр һәм яшьләр өчен бушлай чаралар шактый: урам спектакльләре, фестивальләр, мастер-класслар, спорт һәм күргәзмәләр. -
ШПАРГАЛКА ЯСАУНЫҢ ФАЙДАСЫ БАРМЫ?
Имтихан алдыннан күпләрнең өстәлендә бер үк күренеш: китаплар, дәфтәрләр, төрле төстәге маркерлар һәм кечкенә генә кәгазь битләре. Кемдер аны «коткаручы» дип саный, кемдер кагыйдә бозу чарасы дип карый. Ләкин шпаргалканың бөтенләй башка ягы да бар: аны куллану түгел, ә әзерләү процессы үзе белемне ныгытырга мөмкин. -
ТАКТА ЯНЫНА ЧЫГУ КУРКУЫН НИЧЕК ҖИҢӘРГӘ?
«Такта янына чык әле!» – бу сүзләрне ишеткәч, күп укучылар курка башлый һәм үзләрен уңайсыз хис итә. Җавапны белсәң дә, дулкынлану аркасында сүзләрне онытырга, ялгышырга яки үзеңне ышанычсыз тоярга мөмкин. Ләкин бу куркуны җиңеп буламы? -
БЕРЕНЧЕ «ЖВАЧКА» КАЙЧАН БАРЛЫККА КИЛГӘН?
Сумала, агач кайрысы, хәтта резинага охшаган матдә. Бүгенге җиләкле, бөтнекле һәм төрле төстәге жвачканың тарихы менә шулардан башлана. Ә кешеләр аны меңнәрчә ел элек үк чәйни башлаган. -
«СӘЛӘТ»ТӘ ХӘЗЕР КӨЗЕН ҺӘМ КЫШЫН ДА ЯЛ ИТЕП БУЛА
Җәен Сәләт оешмасының 24 аланы һәм 4 сменасында 4 меңгә якын катнашучы ял итте. Моның белән генә сезон ябылмады: оешма үзенең көзге һәм кышкы программаларын да тәкъдим итте. Шулай итеп 24 октябрьдән алып 7 ноябрьгә кадәр Сәләт аланнары йөзләгән сәлкешләргә көзге программаларын тәкъдим итәчәк, 5 декабрьдән 27 декабрьгә кадәр исә кышкы сменалар аларга үз ишекләрен ачачак. -
«РӘХМӘТНЕ АКЧАГА САТЫП АЛЫП БУЛМЫЙ»
Ильяс Нәгыймов – Олы Чакмак мәктәбенең «Тылсым» волонтерлар отряды әгъзасы. Ул өлкәннәргә ярдәм итә, экологик акцияләрдә катнаша, солдатлар өчен кирәк-ярак әзерли, форумнарга йөри һәм киләчәктә авыл балалары өчен IT-волонтерлык проекты ачарга хыяллана. Ә кайчандыр ул кешеләр белән сөйләшергә дә ояла торган булган. Волонтерлык аны ничек үзгәрткән? -
АЛАР ДА – БЕЗНЕҢ ГАИЛӘ
Алар безне ишек төбендә каршы ала, иртән янга килеп ята, кайчак суыткыч ачылган тавышны да әллә кайдан ишетеп йөгереп килә. Песи һәм этләребез «йорт хайваны» гына түгел, ә гаиләнең тулы бер әгъзасы. Димәк, алар өчен җаваплылык та безнең өстә. -
ХӘТЕРНЕ ЯХШЫРТАБЫЗ
Хәтерне ничек яхшыртырга? Кайчак дәрестә укыганны өйгә кайткач онытабыз, ә берничә ел элек булган вакыйганың һәрбер детален хәтерлибез. Ни өчен? Чөнки хәтер – компьютердагы папка түгел: ул мәгълүматны гел үзгәртеп, яңартып тора. -
ПРЕЗЕНТАЦИЯ ЯСАГАНДА БӨТЕН СЫЙНЫФНЫ КЫЗЫКСЫНДЫРЫР ӨЧЕН 7 КИҢӘШ
Син такта янына чыгасың. Беренче слайд ачыла. Анда вак хәрефләр белән язылган дүрт абзац. Син укый башлыйсың. Бер минуттан соң кемдер тәрәзәгә карый, кемдер дәфтәр читенә рәсем ясый, ә соңгы партада инде телефон тикшерәләр... Таныш хәлме? -
РУС ЕЛЕ БУЕНЧА БДИДА ИҢ ЕШ ОЧРЫЙ ТОРГАН ХАТАЛАР
2026 елда урыс теле буенча БДИ тапшырган укучылар сүз тамырларын, кушымчаларны һәм суффиксларны язганда ешрак ялгышкан. Федераль педагогик үлчәүләр институты (ФИПИ) белгечләре имтихан эшләрендә очраган иң характерлы хаталарны туплаган. -
ЯХШЫЛЫКНЫҢ ЯШЕ ЮК
Яңалыклар ташкынында без еш кына борчулы яки авыр хәбәрләргә тап булабыз. Әмма тирә-ягыбызга игътибар белән карасак, дөньяда яхшылык та җитәрлек. Сезнең кәефне күтәрү өчен илебез буенча соңгы вакытта булган җылы хәбәрләрне бергә барларбыз. -
СИҢА НИНДИ УКУ ЫСУЛЫ ТУРЫ КИЛӘ?
Бер үк теманы бөтен кеше дә бертөрле өйрәнми. Кемдер конспект язып истә калдыра, кемдер укытучының аңлатуын тыңлагач кына теманы аңлый, ә кемгәдер «үзем эшләп карыйм әле» дигән юл якынрак.
Белми калма
-
12 ноября 2026 - 10:07
РОССИЯНЕҢ ТӨРЛЕ ТӨБӘКЛӘРЕННӘН ЭКОАКТИВИСТЛАР КАЗАНГА ҖЫЕЛАЧАК
-
11 ноября 2026 - 09:10
ФИЗИКА ТУРЫНДА МУЛЬТСЕРИАЛ ЧЫККАН!
-
10 ноября 2026 - 10:25
БҮГЕН «КУРКЫНЫЧСЫЗ ИНТЕРНЕТ» БӨТЕНРОССИЯ ОЛИМПИАДАСЫ БАШЛАНА
-
9 ноября 2026 - 11:02
МӘКТӘПЛӘРДӘ ТӘРТИП ӨЧЕН КУЕЛГАН НАЧАР БИЛГЕНЕҢ СӘБӘБЕН АҢЛАТАЧАКЛАР