Логотип Идель
Бу – тема!

«РӘХМӘТНЕ АКЧАГА САТЫП АЛЫП БУЛМЫЙ»

Ильяс Нәгыймов – Олы Чакмак мәктәбенең «Тылсым» волонтерлар отряды әгъзасы. Ул өлкәннәргә ярдәм итә, экологик акцияләрдә катнаша, солдатлар өчен кирәк-ярак әзерли, форумнарга йөри һәм киләчәктә авыл балалары өчен IT-волонтерлык проекты ачарга хыяллана. Ә кайчандыр ул кешеләр белән сөйләшергә дә ояла торган булган. Волонтерлык аны ничек үзгәрткән?

 

Мөслим районы Олы Чакмак мәктәбендә волонтерлык хәрәкәтен үстерүгә зур игътибар бирелә. Мәктәпнең «Тылсым» волонтерлар отряды инде 16 ел эшләп килә һәм районда беренчеләрдән булып оешкан волонтерлык берләшмәләренең берсе булып санала. Отряд укучылары өлкәннәргә ярдәм итә, экологик һәм патриотик акцияләрдә, өмәләрдә, хәйрия чараларында катнаша. «Картлык белән янәшә» проекты кысаларында алар райондагы картлар йортына айга ике тапкыр барып, өлкәннәр өчен бәйрәмнәр, остаханәләр үткәрәләр, көндәлек эшләрдә ярдәм итәләр. Шулай ук укучылар «Киемнәргә икенче тормыш», «Ярдәм янәшә», «Язгы һәм көзге игелек» акцияләренә кушыла, авыл һәйкәлен тәртиптә тотуда һәм башка социаль проектларда актив катнаша. Бу отряд күп республикакүләм бәйгеләрдә җиңүләр яулаган, премия, грантлар откан.

«Минем өчен иң мөһиме – волонтерлык аша балаларда мәрхәмәтлелек, җаваплылык һәм өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләү. Картлар йортыннан кайткач, укучыларның: «Без үз әби-бабайларыбызны беркайчан да картлар йортына бирмәячәкбез», – дип әйтүләре күңелгә аеруча тәэсир итә. Волонтерлык балаларның лидерлык һәм оештыру сәләтләрен үстерә, аралашырга, башкаларга ярдәм итәргә өйрәтә. Аларның күңелендә игелек уты сүнмәсен, киресенчә, тирә-юньдәгеләрне дә яхшылыкка рухландырып торсын иде», – ди «Тылсым» волонтерлар отряды җитәкчесе Нәгыймова Миңнур Зәйнетдин кызы.

 

Тулы исеме: Нәгыймов Ильяс Мөнәвир улы, 

Туган елы: 12.10.2011

Укыган урыны: Мөслим районының Олы Чакмак мәктәбе

– Ильяс, влонтерлыкка ничек килеп кердең? Бу эш белән шөгыльләнә башларга нәрсә этәрде?

– Минем әнием 16 ел инде «Тылсым» волонтерлар отрядын җитәкли. Аннан калышасым килмәде. Без – сыйныфыбыз белән волонтерлар. Отрядка кабул итү тантанасын яхшы хәтерлим. Безгә волонтер китаплары, сары футболкалар бирделәр. Бик дулкынландыргыч мизгел иде, мин үземне зур команданың бер өлеше итеп тойдым. 2023, 2025 елларда безнең отрядыбыз Республикада «Игелекле Татарстан» конкурсының «Иң яхшы мәктәп волонтер отряды» премиясенә лаек булды.

– Сезнең отрядта гадәттә нинди эшләр башкарыла?

– Бик күп төрле юнәлештә эшлибез. «Чиста урам», «Парклар маршы», «Чиста яр буе», «Чүпне дөрес аеру» акцияләрендә катнашабыз, һәйкәл тирәсен кардан чистартабыз, Мөслим районы картлар һәм гарипләр йортына айга ике тапкыр ярдәм итәргә йөрибез, авылдагы өлкәннәргә һәм ярдәмгә мохтаҗ балаларга мастер-класслар күрсәтәбез, концертлар куябыз, хәрби хәрәкәттәге солдатларга шәмнәр ясыйбыз, дару үләннәрен җыеп чәйләр тутырабыз, мәдәният йортында чаралар үткәргәндә ярдәм итәбез. «Мәдәният волонтерлары» дигән проектта катнашып безнең отряд Элвин Грей концертына бушлай билетлар белән бүләкләнде.

– Үзеңә иң ошаган яки иң истә калган волонтерлык проекты кайсы булды?

«Игелеклелек юлында» проекты белән без республиканың «Алдынгылар хәрәкәте» беренчел бүлекчәләренең социаль проектлар гранты җиңүчесе булдык. 2025 елның декабрендә Казанда ИТ-паркта үткәрелгән «Татарстан – безнең йортыбыз» форумында безгә «Игелекле Татарстан» премиясен тапшырдылар. Анда мин заманча технологияләр белән таныштым, робот белән шахмат уйнадым.

– Волонтер булу җиңелме? Иң авыр ягы нәрсәдә?

– Волонтер булу өчен ихтыяр көчең булу кирәк. Кайбер чакта, дәресләрдән арып кайткач, кая да булса барасы килмәгән вакытлар була. Картлар йортына барып, авыру олы кешеләрне күргәч, күңел нечкәрә. Алар безгә елый-елый рәхмәт әйтәләр.

– Волонтерлык вакытында кызык яки көтелмәгән хәлләргә юлыкканың бармы?

– Көз аенда без урман караучы белән урмандагы хайваннарга улакка тоз куярга бардык. Мин шунда пошиларның ашханәсе булуын белдем һәм алар өчен тоз бик мөһим ризык икәнен аңладым.

– Волонтерлык сине үзгәрттеме? Үзеңдә нинди яңа сыйфатлар ачтың?

– Үзгәртте. Элек мин оялчанрак идем, кешеләр белән сөйләшергә курка идем. Хәзер теләсә кем белән уртак тел таба алам. Сабырлыкка да өйрәндем. Кайбер кешеләрне тыңлау өчен йөрәк кирәк икәнен аңладым. Волонтер булгач без төрле проектларда, форумнарда, слетларда катнашабыз, җиңүләр яулыйбыз. Бу мотивацияне, үз-үзеңә ышанычны арттыра, кешене үстерә.

– Яшьләр ни өчен волонтерлык белән шөгыльләнергә тиеш дип уйлыйсың?

– Телефон экраннарыннан баш күтәреп, реаль тормышны күрергә кирәк. Тирә-якта ярдәмгә мохтаҗ кешеләр бик күп. Син яхшылык эшләсәң, дөнья да сиңа яхшырак булып тоела башлый.

– «Миңа моның өчен акча түләмиләр, нигә мин моны эшләргә тиеш?» дигән кешегә нәрсә дип җавап бирер идең?

– Акча бит ул кибеттә товар алу өчен. Ә кешеләрнең күзләрендәге рәхмәт чаткысын, үзеңне файдалы кеше итеп тоюны кибеттән сатып алып булмый. Син яхшылык эшләсәң, ул барыбер кире кайта, тик башка формада.

– Әгәр үзең теләгән теләсә нинди волонтерлык проектын оештыра алсаң, ул нинди булыр иде?

– Авыл балаларына IT-волонтерлык ясар идем. Зур шәһәрләрдә балалар программалау түгәрәкләренә йөри, ә бездә мондый мөмкинлек юк. Мин үзем белгәннәрне өйрәтер идем, белмәгәннәрен өйрәтү өчен белгечләр чакырыр идем.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев