Логотип Идель
Бу – тема!

АЛАР ДА – БЕЗНЕҢ ГАИЛӘ

Алар безне ишек төбендә каршы ала, иртән янга килеп ята, кайчак суыткыч ачылган тавышны да әллә кайдан ишетеп йөгереп килә. Песи һәм этләребез «йорт хайваны» гына түгел, ә гаиләнең тулы бер әгъзасы. Димәк, алар өчен җаваплылык та безнең өстә.

«Без кулга ияләштергәннәр өчен үзебез җаваплы» дигән фикерне күпләр белә. Әмма аның мәгънәсен өйдә сине дүрт аяклы дустың көтеп торганда аеруча нык аңлыйсың. Вакыт узу белән аларның гадәтләренә ияләшәсең, холкын таный башлыйсың, ә алар үз чиратында өйнең аерылгысыз бер өлешенә әверелә.

Редакциябездә һәм журналыбызны укучылар арасында да шундый дүрт аяклы дуслар аз түгел. Аларның һәркайсының үз холкы, үз гадәтләре һәм гаиләгә килеп эләгү тарихы бар. Әйдәгез, алар турында укып китик.

Ландыш Борһанова

Таныш булыгыз, бу – безнең Черный. Ул бездә инде ике ел яши. Әти аны көз көне авылдан алып кайтты. Дөресен генә әйткәндә, хәзер инде өйне аннан башка күз алдына да китерә алмыйбыз.

Песиебезнең ишетү сәләте искиткеч әйбәт. Машина тавышыннан ук безнең кайтып җитүебезне аңлый һәм шунда ук ишек төбенә каршы алырга йөгерә. Өйгә кайткан һәркемне дә шулай каршы ала. Әмма моның бер тискәре ягы да бар: суыткыч ишеге ачылган тавышка да ул яшен тизлегендә реакция бирә. Ерактан ишетеп ала да, шунда ук тикшерергә килеп җитә.

Ул баллы ашамлыклар – туңдырма белән йогурт ярата, гәрчә песиләргә андый ризыклар ярамаса да. Кулда берәр тәмле әйбер күрсә, күз ачып йомганчы яныңда була.

Черный – чын мәгънәсендә безнең «койрык»: көне буе артыннан калмыйча ияреп йөри. Ә йоклаганда бөтенләй гаҗәп, кызык позаларда ята – карап торуы үзе бер рәхәт.

Тагын бер кызык үзенчәлеге бар: ул үзе кап-кара, ә бер мыегы – ак. Кыскасы, песиебез – характерлы, күңелле һәм бик кадерле дустыбыз!

Алинә Закирова

Минем өйдә 2 песикәй яши. Без аларны икесен дә авылдан алып килдек. Ветеринарларга ничә сум киткәнен санарга да куркыныч…

Назлыбикә Персик назланырга, янәшәдә утырып торырга ярата. Ул хәтта «сөйләшә» белә: аңа ничек кенә эндәшсәм дә, «мияу» дип куя. Иртә белән аның яныма килеп ята торган гадәте бар. Персик бик куркак, ят кешеләр янына килми. Өйдә кунаклар булса, кача һәм алар киткәнчегә кадәр чыкмый.

Бәйләнчек Фичага әле нибары 3 ай гына. Ул «ярамый» дигән сүзне белми. Арлы-бирле чабып йөрергә, Персикка бәйләнергә һәм уйнарга ярата. Фичаның авылда әнисе үлеп китте, абый-апаларын башка ана мәче кабул итте, ә Фича берничә көн үзе генә ятты. Йөрәгебез түзмәде – алып киттек. Тамызгыч белән махсус катнашма эчертеп тордык, чәйнәргә, каты ризык ашарга да үзебез өйрәттек.

Алар һаман кайтачыгымны көтеп торалар һәм килеп керүгә «сыйпа мине» дигәндәй корсакларын өскә күтәреп яталар.

 

Энҗе Габдуллина

Мин бик тә куяннар яратам. Шуңа күрә кечкенә чакта уенчыкларым да гел куяннар иде. Шәһәрдән бер апам миңа туган көнгә чын куян алып кайтты. Беренче мәлдә тырмый торган булгач, аңа Тырмаш дип исем куштым. Ул үз читлегендә куна, ә көндез хуҗалык буйлап үз көенә йөри, өйгә дә керә иде. Хәтта диванга сузылып ятып телевизор да карый иде. Миңа чын дус булды, гомергә хәтеремдә балачакның кадерле истәлеге булып калды Тырмаш. 

Ә хәзер бездә Мәмди исемле песи яши.

Ул салынкы колаклы Шотландия токымыннан. Аны апам алып кайтты. Башта шәһәрдә яшәде, хәзер инде тулысынча авыл мәчесенә әйләнеп бетте ул.

Мәмди тәмле ашарга, иң йомшак җирдә төрле аңлаешсыз позаларда йокларга ярата. Авыл песиенә әйләнеп бетсә дә, бөтен нәрсәне дә ашамый. Әлбәттә, сыйпаганны, иркәләүне ярата. Сирәк кенә булса да, өйгә тычканнар ташый. Кыскасы, үзенең иң рәхәт стабиль тормышын яши (дип өметләнәм).

 

Әдилә Закирова

Безнең Йолдыз исемле этебез бар. Ул безне үзе сайлады. Башка авылдан кемдер берничә көчек баласын китереп ташлаган иде. Алар авыл буйлап йөрделәр, һәм шуның берсе безнең ишегалдындагы почмакка кереп ятты. Аны чыгарып җибәрәсе килмәде, жәлләдек. Ә хәзер ул – тулаем безнең гаилә әгъзасы.

Йолдыз бик акыллы һәм сакчыл. Ашау чыгаргач (гадәттә, камыр ризыкларын) җиргә яки карга күмеп куя. Аннары тамагы ачкач, казып чыгара. Кайчак алдына ризык куйгач та, аңа әллә ни исе китмәскә мөмкин. Ләкин янына песиләр килсә яки «хәзер песиләр килеп ашап китә бит» дисәң аңлый, ашарга тотына.

Без берәр җирдән кайтканда Йолдыз капка төбендә безне каршы ала. Эшләгән рәвеш китерер өчен һәм «күрдегезме мин ничек өегезне саклыйм» дигәндәй ул өреп, тирә-якны тикшереп килә (якында беркем дә, берни дә булмаса да). «Булды, Йолдыз, молодец» дигәч тә туктый.

Йолдызга быел ун яшь була. Безнең өчен бик кадерле этебез тагын шуның хәтле яшәвен телибез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев