Логотип Идель
Бу – тема!

МӘКТӘПТӘ ИҢ КИРӘКЛЕ 7 SOFT SKILL

Мәктәптә барысы да билгеләр тирәсендә генә әйләнә кебек: өй эше, БДИ, олимпиада, контроль эш... Әмма тормышта «5ле»ләр генә җитми. Кемдер күп белә, ләкин фикерен аңлата алмый. Ә кемдер авыр хәлдә каушап калмыйча, тиз генә чишелеш таба.

Әлеге язмада мәктәптә кирәк була торган 7 төп soft skillны карыйк.

1. Аралашу

Сөйләшә белү – күп сөйләү дигән сүз түгел. Яхшы аралашу өчен үз фикереңне төгәл әйтә, башкаларны тыңлый һәм кирәк чакта сорау бирә белергә кирәк. Мәсәлән, син төркем белән проект ясыйсың. «Миңа барыбер» дип утыру бер вариант. Ә менә: «Мин дизайн ясый алам, ә кем текстны ала?» - инде файдалы коммуникация.
Көнгә бер тапкыр булса да үз фикереңне кыска һәм аңлаешлы итеп әйтеп кара. Һәм җавап бирергә ашыкканчы, кеше нәрсә әйткәнен ахырга кадәр тыңла.

2. Вакыт белән идарә итү

«Әле вакыт күп» – өй эшенең иң куркыныч дошманы. Дүшәмбе бирелгән проектны якшәмбе кичендә искә төшерү танышмы? Вакыт белән идарә итү –бөтен көнне планлаштырып, робот кебек яшәү түгел. Ул мөһим эшләрне соңгы минутка калдырмаска ярдәм итә.

Гади ысул:
Зур эшне кечкенә өлешләргә бүл.

Мәсәлән:
дүшәмбе – мәгълүмат табу,
сишәмбе – текст язу,
чәршәмбе – презентация,
пәнҗешәмбе – тикшерү.

3. Командада эшләү

Төркемдә эш башлануга ук бер кеше бөтенесен эшли, икенчесе «мин нәрсә эшлим?» дип йөри, өченчесе бөтенләй югала. Таныш ситуациямы?

Командада эшли белү – барысын да үз өстеңә алу да, читтә утыру да түгел. Ул уртак максат өчен җаваплылыкны бүлешә белү.

Көчле командада:
һәркемнең эше аңлашыла,
кешеләр бер-берсен тыңлый,
ялгыш ясалган хата өчен бер-берсен гаепләмиләр,
ә проблема чыкса, бергәләп чишәләр.

4. Тәнкыйди фикерләү

Интернетта язылган һәр нәрсә дөрес түгел. «Галимнәр исбатлаган», «100% эшли», «барлык белгечләр дә әйтә» дигән сүзләрне күрүгә үк ышанырга кирәкми. Тәнкыйди фикерләү – һәрнәрсәгә шикләнеп карау түгел. Ул мәгълүматны тикшерә белү.

Үзеңә өч сорау бир:
Моны кем әйтә?
Кайдан белгән?
Моны башка ышанычлы чыганаклар да раслыймы?

5. Проблема чишү

«Булмый» дип әйтү иң җиңеле.

Ә менә «ничек эшләп була?» дип уйлау – инде күнекмә.

Әйтик, презентацияң ачылмый. Беренче реакция: паника. Икенче вариант: файлны башка форматта ачып карау, укытучыга алдан әйтү, телефоннан җибәрү, иптәшеңнән ярдәм сорау.

 

6. Үз эмоцияләрең белән идарә итү

Контроль эштән «3ле» алдың. Дустың җавап бирми. Укытучы кисәтү ясады. Проект барып чыкмады. Мондый чакта ачу, оялу, борчылу – нормаль халәт. Ләкин эмоция белән идарә итү – аларны юкка чыгару түгел. Бу хисләреңне аңлап, алар синең белән идарә итмәсен өчен туктый белү.

Мәсәлән:
«Мин хәзер бик ачулы, шуңа җавапны соңрак язам» – көчсезлек түгел.

7. Адаптация

Яңа укытучы. Яңа сыйныф. Яңа расписание. Көтмәгәндә проектның темасы үзгәрде. План эшләмәде. Тормыш һәрвакыт без теләгән сценарий буенча бармый. Шуңа күрә бик кирәкле күнекмәләрнең берсе – үзгәрешкә тиз җайлашу.

Ә боларга кайда, ничек өйрәнергә?
Сыйныфта җавап биргәндә – аралашу,
өй эшен планлаштырганда – вакыт белән идарә итү,
төркем проектында – командада эшләү,
интернеттагы мәгълүматны тикшергәндә – тәнкыйди фикерләү,
авыр ситуациядән чыгу юлын эзләгәндә – проблеманы чишү.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев