ОЗАК ЯШӘҮ СЕРЛӘРЕ
100 яшькә кадәр яшәргә теләр идеңме? Ә 100 яшьтә дә сәяхәт итәргә, дусларың белән очрашырга, үз аягыңда йөрергә һәм яңалыклар белән кызыксынырга? Озак гомер турында сөйләгәндә, гадәттә, без әби-бабайларны күз алдына китерәбез. Әмма сәламәт картлыкның кайбер нигезләре нәкъ менә яшүсмер чакта салына.
Әлбәттә, «менә моны эшлә дә, һичшиксез 100 ел яшәячәксең» дигән рецепт юк. Әмма галимнәр сәламәтлеккә уңай йогынты ясый торган гадәтләрне күптән өйрәнә. Һәм иң кызыгы – аларның күбесе акча да, суперсәләт тә таләп итми.
1. Йокы – вакытны әрәм итү түгел
«Тагын бер серия генә», «тагын биш минут TikTok», «иртәгә контроль эшкә әзерләнергә кирәк»... Ә сәгать инде төнге икеме?
13-18 яшьлек яшүсмерләргә тәүлегенә 8–10 сәгать йокы кирәк. Йокы җитмәү игътибарга, хәтергә, укуга, кәефкә һәм гомуми сәламәтлеккә йогынты ясый.
Шуңа күрә «иртәрәк йокларга яту» картлар киңәше генә түгел.
2. Спортчы булмасаң да хәрәкәтлән
Озак һәм сәламәт яшәү өчен һич тә марафончы булырга кирәкми. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы 5-17 яшьлек балаларга һәм яшүсмерләргә көненә уртача ким дигәндә 60 минут актив хәрәкәт тәкъдим итә. Атнага кимендә өч тапкыр мускул һәм сөякләрне ныгыта торган активлык та файдалы. Ә «активлык» дигән сүз тренажёр залы гына түгел: җәяү йөрү, велосипед, бию, футбол, йөзү, чаңгы, эт белән урамга чыгу, хәтта музыка кушып өй җыештыру да санала.
3. Тәлинкәңдә төсләр күбрәк булсын
«Сәламәт туклану» сүзен ишетүгә брокколи белән суда пешкән тавык күз алдына киләме? Чынлыкта төп принцип күпкә гадирәк: төрлелек.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы 10 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә көненә кимендә 400 грамм җиләк-җимеш һәм яшелчә ашарга киңәш итә. Шулай ук рационда ярмалар, кузаклылар, чикләвекләр һәм башка төрле азыклар булуы файдалы.
Димәк, максат – «беркайчан да бургер ашамаска» түгел. Максат – көндәлек ризык арасында организмга кирәкле әйберләр дә булсын.
4. Вейп «зыянсыз пар» түгел
Кайчак вейп турында «ул бит сигарет түгел» дигән фикер ишетергә туры килә. Әмма никотин яшүсмер организмы өчен зыянсыз түгел. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы никотинның бәйлелек тудыруын һәм үсеп килүче баш миенә аеруча куркыныч булуын искәртә.
5. Дуслар да сәламәтлек өчен кирәк
Озак яшәү турында сөйләгәндә без йөрәк, үпкә, витаминнар турында уйлыйбыз. Ә менә аралашу турында сирәгрәк искә төшерәбез.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы социаль бәйләнешләрнең физик һәм психик сәламәтлек өчен мөһим булуын билгели. 2025 елгы мәгълүматлар буенча, дөньяда якынча һәр алтынчы кеше ялгызлык хисе кичерә, һәм бу проблема яшүсмерләр белән яшьләр арасында аеруча еш очрый.
Шуңа күрә дустың белән сөйләшү, гаилә белән вакыт үткәрү, түгәрәккә йөрү, командада уйнау – «вакыт уздыру» гына түгел.
Озак гомер яшәү кечкенә сайлаулардан җыела: бүген вакытында йокларга яту, бер тукталышны җәяү үтү, су эчү, яшелчә ашау, вейп тарту тәкъдименнән баш тарту, дустыңа шалтырату, машинада каешны эләктерү...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
28 августа 2026 - 14:47
РОССИЯ МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ 1 СЕНТЯБРЬДӘГЕ МӘКТӘП ЛИНЕЙКАЛАРЫНА ТӘКЪДИМНӘР ӘЗЕРЛӘДЕ
-
27 августа 2026 - 14:05
ТР МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ: ЯСАЛМА ИНТЕЛЛЕКТ МӘГАРИФНЕҢ БАРЛЫК ЮНӘЛЕШЛӘРЕН КОЛАЧЛЫЙ
-
26 августа 2026 - 11:17
1 СЕНТЯБРЬДӘН МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕС ВАКЫТЫНДА СМАРТФОН КУЛЛАНУ ТЫЕЛА
-
26 августа 2026 - 08:39
АБИТУРИЕНТЛАРГА УКУ КРЕДИТЫН ВУЗГА КАБУЛ ИТЕЛГӘНЧЕ ҮК БИРЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘЛӘР
Нет комментариев