Логотип Идель
Бу – тема!

ИҢ ЯКЫН ДУСТЫҢНЫ БЕЛӘСЕҢМЕ?

«Без бер-беребез турында барысын да беләбез!» – дип уйлыйсызмы? Ә хәзер тикшереп карыйк. Бу уен өчен сиңа бары тик иң якын дустың гына кирәк. Бер-берегезгә чиратлап сораулар бирәсез һәм икенче кеше синең турында җавап бирергә тиеш.

1. Мин иң еш нинди сүз яки фраза әйтәм?

Синең «коронный» сүзең бармы? «Кыскасы...», «җә», «вообще», «мин әйттем бит»? Дустың моны күптән ишетеп йөри, тик хәтерлиме икән?

2. Минем иң яраткан ризығым нинди?

Монда «тәмле әйберләр» дигән җавап саналмый. Конкрет булсын: пицца, өчпочмак, ролл, бәрәңге фри, ә бәлки әбиең пешергән коймактыр?

3. Мин нәрсәдән иң тиз ачуым чыга?

Кемдер соңга калса? Хәбәреңне укып җавап бирмәсә? Интернет әкрен эшләсә? Бу сораудан соң дустың сине чынлап та яхшы беләме-юкмы аңлашыла башлый.

4. Минем идеаль ялым нинди?

Көне буе өйдә сериал карап ятумы? Дуслар белән шәһәр буйлап йөрүме? Сәяхәтме? Әллә бөтен кешедән качып, телефонны сүндереп ял итүме?

5. Минем иң зур «юк, моны мин беркайчан да эшләмим» дигән әйберем нәрсә?

Парашюттан сикерү? Сәхнәгә чыгып җырлау? Куркыныч фильм карау? Ә бәлки иртәнге сәгать алтыда тору?

6. Мин кайсы предметны мәктәптән бөтенләй алып ташлар идем?

Әгәр сиңа мәктәп программасын бер көнгә үзгәртергә рөхсәт итсәләр, кайсы дәрес беренче булып юкка чыгар иде?

7. Мин кайсы җырны йөз тапкыр тыңласам да туймыйм?

Дустың синең плейлистыңны беләме? Җырның исемен генә түгел, башкаручысын да әйтсен!

8. Минем иң сәер гадәтем нинди?

Иренне тешләү? Телефонны һәр биш минут саен тикшерү? Йоклар алдыннан бөтен нәрсәне планлаштыру? Бу сорауда компроматлар ачылырга мөмкин.

9. Мин кайчан иң бәхетле булам?

Яхшы билге алганда? Якын кешеләр белән булганда? Берәр нәрсә килеп чыкканда? Яраткан җырың уйнаганда?

Бу инде дустыңның синең холкыңны никадәр аңлавын күрсәтә.

10. Әгәр мин хәзер теләсә кайсы илгә китә алсам, кая барыр идем?

Диңгез буенaмы, зур мегаполискамы, тауларгамы? Ә бәлки бернинди чит ил дә кирәкми – авылга кайтып ял итү җитәдер?

11. Минем балачактагы иң зур хыялым нинди иде?

Космонавт булу? Җырчы? Ветеринар? Блогер? Ә бәлки супергерой? Дустың синең «лор»ыңны беләме икән?

12. Мин кайсы кешегә яки персонажга охшарга теләр идем?

Бу танылган кеше дә, фильм герое да, хәтта үз гаиләңнән берәү дә була ала.

13. Миңа начар булганда мин нәрсә эшлим?

Бөтен кешегә сөйлимме? Дәшмичә каламмы? Музыка тыңлыйммы? Йоклыйммы? Әллә «миңа барыбер» дигән кыяфәт ясыйммы?

Якын дустың моны белсә, плюс бер балл гына түгел, плюс йөз балл.

14. Безнең бергә булган иң көлке вакыйгабыз кайсы?

Монда бер генә дөрес җавап булмаска да мөмкин. Әмма икегез дә бер үк хәлне искә төшерсәгез – димәк, ул чынлап та легендар булган.

15. Мин синдә иң күбе нәрсәне яратам?

Ә менә монысы – финал соравы.

Дустың синең җавапны беләме?

Ә аннары җавапны чынлап та әйт. Чөнки кайчак без якын кешеләребезгә аларны ни өчен яратуыбызны бик сирәк әйтәбез.

Нәтиҗәләрне саныйбыз

0-5 балл – сезгә әле бер-берегез турында күп нәрсә белергә бар. Ләкин бу начар түгел: тагын күпме кызыклы сөйләшүләр көтә!

6-10 балл – син дустыңны яхшы беләсең. Кайбер детальләр генә качып калган.

11-14 балл – сезнең дуслык дәрәҗәсе бик көчле. Бер-берегезне сүзсез дә аңлый башлагансыз диярлек.

15 балл – синең дустың синең турында синнән күбрәк белә түгелме соң?

Иң мөһиме – бу уенда җиңү түгел. Сорауларны биреп бетергәч тә таралышырга ашыкмагыз. Бер җаваптан икенче тема килеп чыгарга мөмкин, ә кайчак нәкъ шундый гади сөйләшүләрдән дуслар бер-берсен тагын да яхшырак аңлый башлый.

Ә син иң якын дустың турында 15 сорауның ничәвесенә дөрес җавап бирә алыр идең?

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев