Логотип Идель
Бу – тема!

БӘРӘҢГЕ ДӨНЬЯ БУЙЛАП СӘЯХӘТ ИТӘ

Бәрәңге – бөтен дөньяда диярлек яратылган ризык. Әмма һәр ил аны үзенчә әзерли. Кайдадыр аны уып кыздыралар, кайдадыр камырга әйләндерәләр, ә кайбер илләрдә бәрәңге хәтта милли ризыкның төп өлеше булып тора.

Россия – бәрәңге боламыгы.

Бәрәңгене суда пешереп изәләр, сөт, май, кыздырган суган салырга мөмкин.

Беларусь – драник

Уылган бәрәңгегә суган, йомырка һәм аз гына он кушып, табада кыздыралар. Тышы кетердәп тора, эче йомшак була. Драниклар Беларусь кухнясының иң танылган ризыкларының берсе.

Италия – ньокки

Пешкән бәрәңгене изеп, он белән камыр ясыйлар һәм кечкенә кисәкләргә бүләләр. Ньоккины суда пешереп, төрле соуслар белән ашыйлар. Күренеше макаронны хәтерләтсә дә, составында бәрәңге зур роль уйный.

Испания – tortilla de patatas

Бу – бәрәңге һәм йомыркадан ясалган калын омлет. Гадәттә бәрәңгене юка итеп турап, башта майда пешерәләр, аннары йомырка белән бергә кыздыралар. Испаниядә аны иртәнге ашка да, тапас буларак та бирәләр.

Швейцария – rösti

Уылган бәрәңгене зур коймак кебек итеп табада кыздыралар. Элек rösti Швейцариядә, бигрәк тә Берн төбәгендә, иртәнге аш булып саналган. Хәзер аны ит яки йомырка янына гарнир итеп тә бирәләр.

Бельгия – фри

Нечкә итеп туралган бәрәңгене күп майда кыздыралар. Бельгиядә фри аеруча популяр: аны урам киоскларында да, кафеларда да очратырга мөмкин. Еш кына төрле соуслар белән ашыйлар.

Канада – poutine

Фри өстенә сыр кисәкләре һәм кайнар ит соусы – gravy – салалар. Бу ризык Квебекта барлыкка килгән һәм бүген Канада кухнясының иң танылган символларының берсенә әйләнгән.

Бөекбритания – jacket potato

Зур бәрәңгене кабыгы белән мичтә пешерәләр, аннары урталай ярып, эченә сыр, фасоль, тунец яки башка эчлекләр салалар. Тышы кетердәп тора, ә эче йомшак һәм көпшәк була.

Һиндстан – aloo tikki

Пешкән бәрәңгене изеп, тәмләткечләр белән кушалар һәм кечкенә котлетлар ясап кыздыралар. Aloo tikki – Һиндстандагы популяр урам ризыкларының берсе.

Швеция – hasselbackpotatis

Бәрәңгене тулысынча кисеп бетермичә, бик юка телемнәр ясыйлар һәм мичтә пешерәләр. Нәтиҗәдә бәрәңге тыштан кетердәп, эчтән йомшак булып кала.

Перу – papa a la huancaína

Пешкән бәрәңгене телемләп, өстенә сыр, сөт һәм сары борычтан ясалган куе соус салалар. Перуда бәрәңгенең йөзләгән төре үстерелә, шуңа күрә ул җирле кухняда аеруча мөһим урын алып тора.

 

Бер үк бәрәңге, ә ун төрле илдә – ун төрле ризык. Бәрәңге чыннан да дөнья кухнясының иң күпкырлы продуктларының берсе.

Ә сез кайсын татып карар идегез?

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев